Шигъри тәлгәшләр
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 315.9 КБ |
Лияна Фәрдиева , 10 яшь
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы
Җитәкчесе: Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы
Әнием бигрәк уңган.
Минем әни бигрәк уңган.
Тәмле ашлар пешерә.
Белен, коймак, өчпочмагы
Мин кайтуга өлгерә.
Минем әни бигрәк уңган.
Матур гөлләр үстерә.
Яран, фикус, тамчы гөле
Гел чәчәктә утыра.
Мин әнине яратам,
Шулай уңганы өчен.
Йомшак куллы, тәмле телле,
Назлы булганы өчен.
Көз-патша.
Табигатькә сокланып.
Агачларда төрле төсләр,
Көз бит итә патшалык.
Бөтен дөнья шундый матур,
Аяк аслары – келәм.
Аллы-гөлле җепләр белән
Көз-патша бит бәйләгән.
Урманнарга кереп чыгам.
Җәй исләре калганмы?
Чут-чут итеп бертавыштан,
Моңлы кошлар сайрыймы?
Юк инде, юк, җәй исләре
Таралып беткән икән.
Моңлы кошларның сайравы,
Үткәндә калган икән...
Урамнарда йөрим әле,
Табигатькә сокланып.
Уңышлар җыеп алынган,
Бакча калган каралып...
Озакламый, кыш та җитәр.
Табигать киенер актан.
Көзге көннәр артта калыр,
Сокланырбыз без, кышка.


Развешиваем детские рисунки дома

Лиса и волк

Учимся ткать миленький коврик

ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку

Фильм "Золушка"