• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Бәхет" шигыре

Опубликовано Сафина Лилия Гавасовна вкл 10.03.2022 - 16:39
Автор: 
Мөхәммәткәримова Әдилә

Мөхәммәткәримова Әдиләнең "Бәхет" шигыре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mohmmtkrimova_dil.docx11.58 КБ

Предварительный просмотр:

Мөхәммәткәримова Әдилә

Бәхет

“Нәрсә соң ул бәхет?” –диеп,

Көне-төне уйландым.

Менә хәзер аңладым мин:

Бик бәхетле булганым.

Бәхет икән туганнарым

Янәшәдә булганда.

Әти-әни, апам, сеңлем

Гел елмаеп торганда.

Дәү әтием , дәү әнием

Бер дә авырмаганда.

Дус-ишләрем белән бергә

Гөр килеп уйнаганда.

Тын кичләрдә ялгыз калып

Таганда атынганда.

Төнге күктән бертуктамый

Йолдызлар атылганда.

Бар дөньяны акка төреп

Кар-буран дулаганда.

Кыр-болыннарны сугарып

Шаулап яңгыр яуганда.

Язгы таңда, җилкендереп,

Былбыллар сайраганда.

Көз агачлар аллы-гөлле

Күлмәкләр сайлаганда.

Туган өем һәр көн саен

Сөеп каршылаганда.

Илләр имин, көннәр тыныч,

Күкләр аяз торганда.


Поделиться:

Сила слова

Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым

Новогодние гирлянды

Петушок из русских сказок

Любили тебя без особых причин...