• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Гөлчәчәк чәчәге" шигыре

Опубликовано Сафина Лилия Гавасовна вкл 10.03.2022 - 16:37
Автор: 
Ганиева Нурия

Ганиева Нуриянең  "Гөлчәчәк чәчәге" шигыре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ganieva_nuriya.docx10.83 КБ

Предварительный просмотр:

Ганиева Нурия

Гөлчәчәк чәчәге

Җирнең ямен, төсен, тәмен

Тоеп алган бер чәчәк.

Коймага терәлеп үскән

Ялгызы бер гөлчәчәк.

Үсеп чыккан урынында

Туфрагы да таш кебек.

Тик гөлчәчәк шат елмая

Яшәүнең кадрен белеп.

Шау чәчәккә күмелгән гөл

Моңаюны белми һич.

Үткән-киткән аңа карап

Сокланалар иртә-кич.

Хуш исеннән гөлчәчәкнең

Әйләнерлек башларың.

Юккамыни шытып чыккан

Җиңеп, тишеп ташларны?!


Поделиться:

Что есть на свете красота?

Рисуем домики зимой

Пустой колос голову кверху носит

Рыжие листья

Хризантема и Луковица