• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укучылар иҗаты

Опубликовано Сафиуллина Нурзида Шайдулловна вкл 29.03.2022 - 18:03
Сафиуллина Нурзида Шайдулловна
Автор: 
Хисамиев Тахир

Укучылар язган иншалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gr_min_soldat_bulsam.docx97.55 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Мәмәшир урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Мин солдат булсам...

C:\Users\1\Desktop\урамнар сочинение\35f5d81f-bb9b-46c8-82cc-dbb1685dc74e.jpg

Язды:  7 нче сыйныф укучысы

                                                                             Хисамиев Таһир

2021

   

    Без төннәрен рәхәтләнеп йоклыйбыз, көндезләрен тынычлап укыйбыз, эшлибез. Ә солдатлар, безнең җиребезгә беркем дә явыз ният белән яшеренеп кермәсен дип, көне-төне сакта торалар. Миңа хәзер 13 яшь. Тагын 5 елдан мин дә армия сафларына басармын. Мин кечкенәдән үк солдат булырга хыялланам. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин үз-үземне хәзердән үк чыныктырам. Иртәмне зарядка ясаудан башлыйм, турникта тартылам, кулымда идәннән күтәреләм. Хәрби кешеләр җитди, төгәл, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга тиеш. Мин үземдә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Минем әтием дә армия сафларында хезмәт иткән. “Армия – егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп ул. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә”, - дип сөйли әтием. Ватанны саклау - һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы. Мин үземә йөкләнгән бу бурычны төгәл үтәрмен дип уйлыйм. Безнең күгебез гел аяз, әниләрнең йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, минем солдат буласым килә. Солдат ул илебездәге тынычлыкны саклаучы, дошманнардан яклаучы. Безнең авылдан да илне саклап, сугышта катнашучылар бар. Менә алар... Фаттахов Рафил Мингали улы, Сабирзянов Азат Әскәр улы, Габдурахманов Ринат Минихан улы, Хисматов Фәрит Минегали улы.

     Безнең барыбызның да теләк бер: Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде.


Поделиться:

Хризантема и Луковица

Привередница

Карандаши в пакете

Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)

Компас своими руками