стихотворение
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 24.5 КБ |
Мин бит авыл малае
Улыбыз үсеп җитте, дип
Куана бабай, әби.
Нигә дисәң? Мин бит инде
Икенче класста укыйм.
Ләкин мәктәп еллары
Тиз узып китәр диләр.
Кем булырга – белмим шул,
Беләдер өйдәгеләр.
Бер көн мәктәптән кайткач,
Өйдә зур бәхәс купты.
Кем булырга?соравыма
Һәркем җавабын әйтте.
Әтием әйтә: “Улым, син
Военный булсаң әгәр,
Туган илгә хезмәт итеп,
Булырсың син генерал”.
Ә әбием мине гел
Президент итеп күрә.
“Бар сорауга җавап таба,
Башлы бит безнең бала”.
Диеп әбием мине
Күбрәк укырга өнди.
Түрә булгач, оныгым,
Акыл кирәк булыр, ди.
Әниемнең киңәше:
Табиб булырга кирәк.
Кемдер авырта башласа,
Уңалтыр идең тизрәк.
“Туктагыз әле – диде
Әнине бүлеп бабам,
Ә үзең кем булырга
Телисең, әйт син, балам?”
Мин бераз уйлап торгач,
Шундый килдем фикергә.
“Һәркем туган җирендә
Тиеш файда китерергә.
Авылда туып-үстем,
Яратам хайваннарны.
Фермер булырга уйлыйм.
Мин бит авыл малае!”
Стихотворение «Мин бит авыл малае»
Автор: Касимов Айнур Ильсурович, 12 лет
Руководитель: Касимова Алсу Мусиновна

Сверчок

Лиса и волк

Астрономический календарь. Декабрь, 2018

Карты планет и спутников Солнечной системы

Плавает ли канцелярская скрепка?