"Татарстанның халык язучысы , Г Тукай исемендәге премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII Районара Мәһдиев укулары"ның "М.Мәһдиев иҗатын беләсезме?" юнәлешендә катнашып Гобәев Ильназ 3 нче урын алды
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 2.02 МБ |
Слайд 1
М.Мәһдиев иҗатын беләсезме ? Башкарды: Гобәев ИльназСлайд 2
М. Мәһдиев әсәрләрен билгеләгез ? « Без – кырык беренче ел балалары » « Торналар т өшкән җирдә » « Хуҗалар » « Хәзинә » « Кеше китә – җыры кала »
Слайд 3
Әдипнең иң популяр әсәрен беләсезме? Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга , белем алырга киләләр һәм бик күп авырлыклар аша узалар . Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел , укучыларның тырышлыгы , фидакарьлеге дә тасвирлана . Бу яшьләр — сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә , ш ул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүчеләр дә .
Слайд 4
Мәһдиевның мәктәп тормышы , фронтовик укытучыларның фидакарь хезмәте турындагы әсәренең исеме ? « Фронтовиклар » Романда сугыштан соңгы авыл һәм мәктәп тормышы , балаларны укуга җәлеп итү , тәртип тасвирлана . Романның үзәгендә — сугышка китеп , аннан исән-сау кайткан укытучылар . Алар — сугышның ачысын-төчесен күреп , үз җилкәләрендә аның авырлыгын тоеп , күпме иптәшләрен шул ерак җирләрдә югалтып кайткан фронтовиклар .
Слайд 5
Язучының сугыш чорындагы һәм аннан соңгы авыл тормышын үзәккә куйган , милли рухлы тагын нинди әсәрләрен беләсез ? “ Каз канатлары ” “ Мәңгелек яз ” “Кеше китә – җыры кала” “ Торналар төшкән җирдә ” “ Ут чәчәге ” “ Исәнме , Кәшфи абый !”
Слайд 6
М. Мәһдиев язган « моңсу повесть»ның исеме ? « Бәхилләшү » М. Мәһдиев бу әсәрдә тормышның бик күп якларын ача . Әсәрдә авыл белән бергә татар халкының йолалары , гореф-гадәтләре дә бетә баруы тасвирлана . Авыл үзенең үткәне белән хушлашкан кебек , язучы да яшь леге, узган авылы белән хушлаша, хәтта “бәхилләшә” .
Слайд 7
Бу өзек М. Мә һ диевнең кайсы әсәреннән ? “...Теге тальянның иске моңында авыл , аның тарихы ыңгыраша , авыл үзенең үткәне , бүгенгесе белән хушлаша , елый-елый аерылыша иде ”. « Бәхилләшү »
Слайд 8
Бу өзек М. Мәһдиевнең кайсы әсәреннән ? “ Җәй буе борчак , яңа бәрәңге , әвендә киптерелгән , төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап , капчык күтәреп , тән ныгып беткән – бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк . Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп , бүген битен дә юмаган унбиш – уналты яшьлек малайлар училище коридорында колхоз тузанын кагалар ”. «Без – кырык беренче ел балалары »
Слайд 9
Бу өзек М. Мәһдиевнең кайсы әсәреннән ? “... Масра басуы әле тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә , дөнья сабырлык , акыл чәчә , кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә , ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам. Бу – минем туган җирем ...” « Торналар төшкән җирдә »
Слайд 10
Халык улы Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты хакында җыеп әйтергә кирәк булса, мин аны туган җиребез Татарстан табигатенең һәм шул табигат ь кә тиң замандашларыбызның җанлы эн циклопедиясен тудырган әдип дип әйтер идем. Минтимер Шәймиев

Огонь фламенко

Иван Васильевич меняет профессию

За еду птицы готовы собирать мусор

Как нарисовать зайчика

Сказка про Серого Зайку