• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Парчалар

Опубликовано Галимьянова Руфина Фаритовна вкл 10.04.2023 - 22:42
Галимьянова Руфина Фаритовна
Автор: 
Солтанова Алсу

Парчалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Парчалар 14.25 КБ

Предварительный просмотр:

Парчалар

Солтанова Алсу Ильдар кызы, 9нчы сыйныф

Дүртөйле шәһәре беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Җитәкчесе: Галимҗанова Руфина Фәрит кызы

Һәрнәрсәнең үз урыны бар

Бакчадагы алмагач ботагына эленгән сыерчык оясы түбәсендә күршебезнең мәче баласы кызынып утыра. Биек дип тә тормаган, күр, әнә кая үрмәләгән. Иии, бахыркай җан иясе! Күрәсең, ул җылы кояш нурларын сагынган, аңа якынрак буласы килә. Кеше генә түгел, барча тереклек язгы назга, ямьгә сусый, аны көтә шул...

Әлбәттә, сыерчык оясын мыраубайлар менә алмаслык итеп, биек багана башына җайлап күчереп куйдык. Елгыр мәче малаеның сыерчыкларны куркытуы мөмкин бит. Җырчы кошлар матур ояларга, ә шук мәчекәй ишек алдындагы иң уңайлы җирне сайлады. Менә шундый дөнья - һәрнәрсәнең үз урыны.

Тәрбияле Сорыкай

Берничә көн рәттән каршыдагы йорт алдындагы агач башында соры мәче күренә башлады. Сорыкай көн саен бер үк вакытта агач башына менеп утыра, тирә-якны күзәтә. Кайвакыт рәхәтләнеп изрәп китә, тәпиләрен сәлендереп яки ботакны кочаклап тәмле генә итеп йокымсырап та ала (агачның ботаклары ярыйсы гына юан, егылып төшәрлек түгел). Шулай беркадәр вакыт агачта утыра, ә бераздан үзе тагын төшеп югала.

Күп тә үтмәде яз хәбәрчеләре - кошлар кайтты. Кара каргалар шәрран ярып, үзләре турында хәбәр итеп карылдаштылар. Хуҗа-мәче итәгатьлелек белән кунакларга “түрдән” урын бирде, алар белән даулашмады. Башта ул җайлап кына капка төбендәге утыргычта сузылып ятты. Аннары күзләрен кыса төшеп, борын астыннан гына мырлап җибәрде һәм әйләнә-тирәне күзәтүен дәвам итте.                                                                 ©  Солтанова Алсу, 2023 ел


Поделиться:

Извержение вулкана

Рисуем зимние домики

Осенняя паутина

Нечаянная победа. Айзек Азимов

Три способа изобразить акварелью отражения в воде