• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Йолдыз апа китабыҺ

Опубликовано Сафиуллина Гульфия Минехаковна вкл 07.05.2024 - 21:29
Сафиуллина  Гульфия Минехаковна
Автор: 
Гизатуллин Әмир.

5Б сыйныф укучысы Гизатуллин Әмирнең  шагыйрә Йолдыз Шәраповага багышлап язган шигыре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yoldyz_apa_kitaby.docx14.51 КБ

Предварительный просмотр:

 “ Йолдыз апа китабы”

Бик яратып укыйбыз без
Йолдыз апа китабын.
Колакчын киеп елмаеп,
Кояш карап торганын.

Йолдыз апа бик шәп яза,
Әйтерсең үзе бала.
Безнең эчкә яшеренгән
Бар серне ачып сала.

Шигырьләре белән безгә
Туры юлны күрсәтә.
Туган җирне, туган телне
Кадерләргә өйрәтә.

Бик матур итеп аңлата
Яхшы белән яманны.
Кадерен белергә өйрәтә
Әти-әни тапканны.

Бу дөньяда һәр нәрсәнең
Кирәклеген күрсәтә.
Кечкенә бер бөҗәкне дә
Рәнҗетмәскә өйрәтә.

Ачуланмый берәүне дә,
Шаян телдә аңлата.
Дөньядагы бар баланы
Йолдыз апа ярата.

Аңлатырлык әйтә белә,
Балаларча һәр сүзе.
Шигъриятебез күгендә
Йолдыздай балкый үзе.


Поделиться:

Денис-изобретатель (отрывок)

Снежная книга

Два морехода

Юрий Алексеевич Гагарин

Именинный пирог