• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем ял көнем.

Опубликовано Шарипова Раиса Васильевна вкл 02.11.2024 - 19:18
Шарипова Раиса Васильевна
Автор: 
Файзрахманов Рамазан

Көзге шимбәләрнең берсендә без гаилә белән урманга сөяхәткә барырга булдык. Тиз генә җыендык та, машинага чыгып утырдык. Юл буе күңелле җырлар тыңлап, көлешеп бардык. 

Менә ул әкияттәге кебек алтын урман! Агачлар кызыл, яшел, сары, саргылт-кызыл һәм әллә нинди сихри төсләр белән җемелдиләр. Агач араларыннан төшкән кояш нурлары күзне чагылдыра, битне иркәли. Аяк астында яфрак кыштырдый. Ә һавасы сулап туймаслык чиста, саф.

Рәхәтләнеп уйнадык, гербарий өчен яфраклар, гөмбә җыйдык. Йөгереп арыгач, өйдән алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алдык. 

Без өйгә кайтырга җыенганда, көн кичкә авышкан иде инде. Урман белән саубуллашып, юлга кузгалдык. Ял көнебез бик яхшы үтте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ял көнем11.23 КБ

Предварительный просмотр:

Минем ял көнем

Көзге шимбәләрнең берсендә без гаилә белән урманга сөяхәткә барырга булдык. Тиз генә җыендык та, машинага чыгып утырдык. Юл буе күңелле җырлар тыңлап, көлешеп бардык. 

Менә ул әкияттәге кебек алтын урман! Агачлар кызыл, яшел, сары, саргылт-кызыл һәм әллә нинди сихри төсләр белән җемелдиләр. Агач араларыннан төшкән кояш нурлары күзне чагылдыра, битне иркәли. Аяк астында яфрак кыштырдый. Ә һавасы сулап туймаслык чиста, саф.

Рәхәтләнеп уйнадык, гербарий өчен яфраклар, гөмбә җыйдык. Йөгереп арыгач, өйдән алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алдык. 

Без өйгә кайтырга җыенганда, көн кичкә авышкан иде инде. Урман белән саубуллашып, юлга кузгалдык. Ял көнебез бик яхшы үтте.

Файзрахманов Рамазан

5И сыйныф


Поделиться:

Кактусы из сада камней

Фильм "Золушка"

Карандаши в пакете

Полярные сияния: о явлении с научной точки зрения

Мастер-класс "Корзиночка"