Сугыш ветераннарының тәҗрибәләре һәм батырлыклары — безнең тарихыбызның мөһим өлеше. Аларның истәлекләре киләчәк буыннар өчен кыйммәтле, шуңа күрә бу проектның актуальлеге зур.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
ГБМБУ “Иске-Казан төп гомуми белем мәктәбе”
Тема: “Минем бабам турында истәлекләр”.
Проект эше.
Хезмәтне башкарды: 1 сыйныф укучысы Гарипова
Ләйсән Фәнис кызы
Җитәкче: Гимадеева Рәмзия Рәис кызы
1нче категорияле башлангыч сыйныф
укытучысы
2025 нче ел
Эчтәлек.
1.Кереш..............................................................................................................2
2.Төп өлеш (карт бабам Гарипов Солтан Гарип улы улы турында истәлекләр)
.........................................................................................................................3-4
3.Йомгаклау.......................................................................................................4
Теманың актуальлеге:
Сугыш ветераннарының тәҗрибәләре һәм батырлыклары — безнең тарихыбызның мөһим өлеше. Аларның истәлекләре киләчәк буыннар өчен кыйммәтле, шуңа күрә бу проектның актуальлеге зур.
Максат:
Проектның төп максаты — сугыш ветераннарының тарихын, батырлыкларын һәм җәмгыятьтәге ролен өйрәнү һәм аларга хөрмәт белдерү.
- Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларыбызның язмышы белән танышу;
- Бабаемның сугыш чоры турындагы истәлекләрен туплап, киләчәк буынга җиткерү.
Бурычлар:
1 . Бөек Ватан сугышы турындагы материалларны өйрәнү;
2. Сораштырулар үткәрү, истәлекләрне туплау;
3. Сугышны үз күзләре белән күргән туган җирен саклауда аяусыз көрәшкән әби-бабайларыбызнын данын яклау;
4. Презентация төзү.
Кереш
Хәтер...
Бөек Җиңү — безнең тарихыбызның иң зур һәм әһәмиятле вакыйгасы. 1945 елның 9 мае, дөньяда тынычлык һәм азатлык символы булып, безнең халыкның батырлыгы һәм фидакарьлеге белән бәйле. Быел без бу тарихи вакыйгага 80 ел тулуны билгелибез.
Сугыш еллары — халык өчен авыр сынау, югалтулар һәм фаҗигалар чорына әверелде. Милли горурлык, патриотизм һәм бердәмлек кебек хисләр, шул вакытта кешеләрне берләштерде. Фронтка китеп, яу кырында батырлык күрсәткән солдатлар, туган җирләре өчен көрәшеп, безнең киләчәгебезне сакладылар. Аларның батырлыгы безнең хәтеребездә мәңгегә калыр.
Бөек Җиңү — ул бары тик хәрби җиңү генә түгел, ул шулай ук рухи җиңү дә. Сугыштан соңгы елларда илебезне торгызу, яңа тормыш төзү — бу да зур эш булды. Ветераннарның тырышлыгы һәм хезмәте нәтиҗәсендә, без бүген тыныч тормышта яшибез. Аларның фидакарьлеге безгә һәрвакыт үрнәк булып тора.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый. Сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була, дистәләрчә миллион хатын-кызлар – тол, бик күп балалар ятим кала. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы хәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык хәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы алар үлемсезлеккә атлады. Аларның батырлыклары буген дә яши хәм мәңге яшәячәк. Шәһәр-авыллардагы мемориаллар һәм һәйкәлләр сугышчан һәм хезмәтданы музейлары, Ватанны күкрәкләре белән каплаган фидакарьләрнең кыюлыгын чагылдырган китаплар, кинофильм һәм спектакльләр нәкъ менә шул турында сөйли.
Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре Хәтер Китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Татарстан Республикасы Хәтер Китабында сугыштан кайтмаган 350 мең якташыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бу безнен ата-бабаларыбызга аерым бер һәйкәл.
Төп өлеш (Гарипов Солтан Гариф улы турында истәлекләр)
Сугыш чоры...
Минем дәү әтием Гарипов Солтан Гариф улы 1923 елның унбишенче июлендә Коркачык авылында туган.
1940 елнын беренче февралендә Казан тимер юлына ремонт эшчесе булып урнаша. Аңа ул вакытта 16 яшь була.
1942 елнын уналтынчы апрелендэ 18 яшендә Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышында катнашып, 1945 елның апрель аенда Германиянең башкаласы Берлинга барып җитә. Сугыш барышында берничә тапкыр яралана. Орден медальләр белән бүләкләнә.
Хәрби хезмәттән кайткач, 1947 елның унынчы мартында Биектау районы Коркачык авылы советы председателе булып сайлана. Гаилә корып дәү әнием белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
1950 елның егерме өченче февралендә Биектау районының Вахитов исемендәге колхозга колхоз рәисе булып сайлана, бу вазифада егерме дүрт ел эшли.
1974 елның уникенче маенда Биектау районы Чыпчык авыл советының башкарма комитеты рәисе булып сайлана.
1986 елның унынчы октябрендә лаеклы ялга чыга.1995 елның июнь аенда 72 яшендә дәү әтием вафат була.
Сугыш авырлыкларын күргән Солтан бабамның тормышы, аның әйткән сүзләре, безгә яшь буынга хәзерге бәхетле тормышның нинди бәягә яуланганын тагын бер тапкыр тоярга, аңларга ярдәм итә.
Йомгаклау.
80 ел узу — бу вакыт эчендә күп нәрсәләр үзгәрде. Ләкин Җиңүнең әһәмияте һәрвакыт югары булып кала. Без яшь буынга бу тарихи вакыйганың әһәмиятен аңлатырга, сугышның авырлыгын һәм тынычлыкның кадерен белергә тиешбез. Бөек Җиңү — ул безнең бердәмлегебез, көчебез һәм киләчәгебезнең нигезе.
Бүгенге көндә без Бөек Җиңүне искә алып, ветераннарга хөрмәт күрсәтәбез, аларның батырлыгын данлыйбыз. Тарихыбызны онытмыйча, киләчәккә өмет белән карыйк. Бөек Җиңү — ул безнең бердәмлегебезнең, көчебезнең һәм тынычлык өчен көрәшебезнең символы.

Иван Васильевич меняет профессию

Городецкая роспись

Огонь фламенко

Нечаянная победа. Айзек Азимов

Рисуем осенние листья