Минем исемем – Шәвәлиева Надия. Мин Алабуга шәһәренең 1нче гимназиясендә 3Б сыйныфында укыйм. Бүген сезгǝ тǝкъдим итǝсе эзләнү эшемнең темасын «Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра» дип атадым.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 85.5 КБ |
Эзләнү эше
Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра
Шәвәлиева Надия Булатовна
Алабуга муниципаль районы
“1нче гимназия-Милли белем
бирү үзәге” гомуми белем
муниципаль бюджет учреждениясе,
3Б сыйныфы
Җитәкчесе: Зиннәтуллина И. Ф.,
югары категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы
Алабуга, 2026
Эчтәлек битләр
I.Эшнең актуальлеге 2
II. Төп өлеше
1.Тылсымлы сүзләрнең барлыкка килүе 2-3
2.Күрешү сүзләре 3-4
3.Рәхмәт сүзләре 4-5
4. Үтенеп сораганда әйтелә торган сүзләр 5-6
5. Гафу үтенгәндә әйтелә торган сүзләр 6-7
6. Матур теләк белдерүче сүзләр 7
III. Йомгаклау. 7
IV. Кулланылган материал. 8
I. Эшнең актуальлеге
Яхшы сүз җан азыгы, — ди халкыбыз. Бик дәрес әйтелгән сүзләр бу. Әгәр дә кешегә ягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, аның күңеле күтәрелә, анда башкаларга яхшылык эшләү тойгысы уяна.
Әле балалар бакчасына йөргән чагында ук әти-әниләр, тәрбияче апалар безгә тәмле, әдәпле, тылсымлы сүзләр барлыгы турында әйтеп киләләр. Ә без бу сүзләрнең барлыгына, аларның тылсымлы көченә чын күңелдән ышанабыз. Нинди сүзләр соң бу? Ни өчен алар шулай аталалар? Минемчә, алар без көн дә куллана торган гади сүзләр. Ә аларның тылсымлы булу сере шунда, бу сүзләрдән башка безгә һич кенә дә яшәп булмый. Бу сүзләр кешегә авыр вакытларда ярдәмгә килә. Тылсымлы сүзләрне әйтүгә, безнең кәефебез күтәрелә, елмаясы килә. Якындагы кешеләргә яхшылык эшләргә, алар турында кайгыртырга теләк уяна.
Әти-әниемнән, башка кешеләрдән берәр нәрсә сорасам, әнием миннән еш кына: “Ә тылсымлы сүзең кая?”- дип сорый. Кечкенә чагымда белмәсәм дә, мин хәзер бу сүзнең “рәхим итеп” икәнен беләм. Күптән түгел миндә кызыксыну уянды. Татар телендә тагын нинди тылсымлы сүзләр бар икән? Аларның тылсымы кешеләргә ничек йогынты ясый? Минем сыйныфташларым, яшьтәшләрем әдәпле сүзләр куллана беләме? Тылсымлы сүзләргә ышану балачакта калмый микән? Шушы сорауларга җавап табар өчен укытучы апам белән шушы эзләнү эшен эшләргә уйладык. Бүгенге эшемнең темасын бик кирәкле, актуаль тема дип уйлыйм.
Максат: тылсымлы сүзләр турында белемнәремне киңәйтү, сыйныфташларымны матур сүзләр белән аралашырга чакыру.
Максатка ирешү өчен, мин түбәндәге бурычларны билгеләдем:
-татар телендә кулланыла торган тылсымлы сүзләрне барлау;
- тылсымлы сүзләрне куллану турында кызыклы фактлар белән танышу;
- сыйныфташларыма тылсымлы сүзләрне урынлы һәм дөрес куллануны күрсәтү.
II .Төп өлеш
Матур сүзләр кулланып сөйләшү кешенең әдәпле булуын күрсәтә, ди укытучы апабыз. Нәрсә соң ул әдәп? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгьнәсе үзеңне тота белү кагыйдәләре, яхшы гадәт, йола дип бирелгән. Минемчә, әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарын, дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора. Димәк, әдәпле булу өчен без һәрвакыт тылсымлы сүзләр кулланып сөйләшә белергә тиеш булабыз.
Татар телендә тылсымлы сүзләр шактый. Без бу сүзләрне берничә төркемгә бүлдек:
1. Күрешү сүзләре.
2. Рәхмәт сүзләре.
3. Үтенеп сораганда әйтелә торган сүзләр.
4. Гафу үтенгәндә әйтелә торган сүзләр.
5. Матур теләк белдерүче сүзләр .
1. Күрешү сүзләре
Мин үзем өлкән кешеләр белән исәнләшкәндә, “Исәнмесез!”, “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”, “Хәерле кич!” сүзләрен кулланам. Сыйныфташларым белән “Сәлам!” дип тә күрешәм. Татар халкында “Саумы!” дип күрешү дә очрый. Әбиемнең еш кына күрше апа белән “Әссәламегаләйкүм!” дип исәнләшкәнен ишеткәнем бар. Бу сәламләү гарәп илләрендә, мөселман халкында киң таралган, тынычлык теләүне аңлата. Шагыйрь Госман Садәнең шигыренә Резеда Ахиярова көй язган җыр да бар:
Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм!
Нәрсә соң ул исәнләшү? Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү, игътибарлылык билгесе. Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү. Шулай ук кеше белән күрешү, әлбәттә, әдәплелек билгесе булып тора.
Төрле илләрдә кешеләр төрлечә күрешә икән. Мәсьәлән, русларда күрешкәндә кочаклашып, битләреннән үбеп алу гадәте бар. Кытай халкы күрешкәндә бер-берсенә баш иеп: “Сез бүген яхшы ашадыгызмы?- дип сорыйлар. Израилдә күрешкәндә “Шалом” дип әйтәләр. Гарәп илләрендә бер-береңне сәламләү тынычлык теләүне аңлата.
Исәнләшкәндә генә түгел, кеше белән аерылып киткәндә дә ягымлы сүзләр кулланабыз: “Сау бул!”, “Иртәгәгә кадәр!”. Бу сүзләрнең мәгънәсендә дә кешегә саулык-сәламәтлек теләү ята.
Рәхмәт сүзләренең иң киң таралганы, әлбәттә, “Рәхмәт” сүзе. Бу сүзне без яхшылыкка җавап итеп әйтәбез. Рәхмәт әйтү- яхшылык эшләгән, ихтирам күрсәткән, берәр игелекле эш эшләгән өчен зур канәгатьлек белдерү хисе. "Рәхмәт" сүзенең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Хәтта 11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә икән. Чит илләрдә бу көнне туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән.
Нинди матур һәм мәгънәле
Рәхмәт сүзе.
Могҗизалы авазлардан
Тора үзе.
Күтәрелә күңел, кемдер
Рәхмәт әйтсә,
Яхшыдан яхшы буласы
Килеп китә.
Елар-еламас утыра
Сыйныфташым,
Өйдә калдырган онытып
Карандашын.
Үземнекен биреп тордым-
Әй сөенде!
Рәхмәт сүзе бик ягымлы
Ишетелде.
Урын бирдем автобуста
Бер әбигә.
Рәхмәт сүзен әйтте миңа
Әкрен генә.
Ялт иттердем савыт-сабаларны
Өйдә.
Әни миңа:”И, ярдәмчем,
Рәхмәт!”-диде.
Кайчак рәхмәт әйтелүен
Белдем үзем.
Кызганмагыз кешеләргә
Рәхмәт сүзен!- дип яза бит “Рәхмәт” сүзе” шигырендә яраткан җирле шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмова. Юкка гына татар халкында “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, дип әйтмиләрдер.
Әбиемә булышканда еш кына аңардан “рәхмәт яугыры” дигән сүзне дә ишеткәлим. Бу сүз дә шулай ук яхшы теләк теләү, күргән яхшылыкка каршы җылы сүз әйтү өчен кулланыла икән. Шагыйрь Фазыл Шәехнең “Рәхмәт яугыры Әхмәтнур” шигыре дә бар:
Бар иде безнең авылның
Нурлы бер Әхмәтнуры,
Каршылый иде елмаеп:
-Саумы, рәхмәт яугыры!..
Сыйныфташларымнан әдәпле итеп нәрсә дә булса сораганда мин “рәхим итеп” дигән сүз белән башлыйм. Шулай ук үтенеп сораганда “әле” сүзен өстәп әйтергә дә ярый: биреп тор әле, утыр әле һ.б. Татар телендә шулай ук “зинһар өчен” дигән сүзне дә ишетергә мөмкин. Мәсьәлән, шагыйрә Вәсимә апа Хәйруллина “Эретә дә йөгертә” шигырендә болай дип язган:
- Улым, зинһар, алып бирче
Өстәлдән күзлегемне.
- Рәхмәт, балам, гел югалтма
Шушы изгелегеңне.
Менә шундый минем әби,
Сүзләреннән эрисең.
- Тагын ниләр эшлим, - диеп,
Йөгергәләп йөрисең.
Әйе, чынлап та, тылсымлы сүз әйтеп сораганда, кешегә яхшылык эшлисе килеп кенә тора шул.
Еш кына кешеләр берәр гаепле эш эшләсәләр, “Кичерегез! Гафу итегез!” дип гафу үтенәләр. Шәүкәт абый Галиевның “Ике төрле Тәүфикъ” шигырендә дә мондый юллар бар:
Мәктәптә безгә еш кына
Күрсәтәләр Тәүфикъны
Һәм мактыйлар:
— Ул тәүфикълы,
Бер дә бозмый тәртипне.
Кызлар белән дә тату бит,
Мөгамәлә матур бик —
Ялгыш кына кагылса да:
— Кичер мине, гафу ит...
Аңлатмалы сүзлеккә күз салыйк. Гафу- гаепне кичерү, начарлыкны җәзасыз калдыру дип аңлатыла. Бу сүзләрне ишеткәч, безнең күңелебез йомшара, кешегә булган ачуларыбыз юкка чыга.
Татар халкында кешеләргә матур итеп теләкләр белдерүче тылсымлы сүзләр дә бар. Мәсьәлән, йокларга ятканда “Тәмле төшләр! Тыныч йокы!”, ашарга утыргач “Ашларыгыз тәмле булсын!”, төчкергәч “Сәламәт булыгыз!”, юлга чыкканда “Хәерле юллар!” дип матур теләкләр әйтәләр. Мондый сүзләр, һичшиксез, кешеләрнең кәефен күтәрә, авыр вакытларда ярдәмгә килә.
III. Йомгаклау
Галимнәр тылсымлы сүзләр кешегә, аның күңел торышына яхшы йогынты ясый, дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә моның өчен бу сүзләр чын күңелдән әйтелергә тиеш. Шул очракта гына алар тылсымга ия булалар.
Бу эшемне башкару дәверендә мин шуны аңладым: тәмле телле булу- әдәпле кешенең төп сыйфатларыннан берсе. Матур аралаша белгән кеше генә башка кешеләрдә үзе турында яхшы фикер калдыра ала. Ә иң мөхиме, әдәпле аралашкан кешенең үзенә дә шундый ук мөнәсәбәттә булалар. Юкка гына кунак ашы-кара каршы димәгәннәр бит әби-бабайлар.
Татар халкында тәмле теллелек, яхшы сүзләр турында мәкальләр дә шактый:
1.Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.
2. Бер яхшы сүз мең яраны төзәтер.
3. Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, йомшак сүз белән җавап бир.
4. Яхшы сүз җанга рәхәт.
5. Теле татлының дусты күп.
Шушы эшемне башкару вакытында мин үземнең әдәплелек кагыйдәләрен дә төзедем. Бу кагыйдәләрне сыйныфташларыма да тәкъдим итәм.
Әдәплелек кагыйдәләре:
1. Үзең беренче исәнләш.
2. Кешеләрне елмаеп сәламлә.
3. Яхшылыкка рәхмәт әйтә бел.
4. Хаталарыңны танып гафу үтенә бел.
5. Начар сүзгә начар сүз белән җавап бирмә.
6. Кешеләргә тәмле сүзләрне ешрак әйт.
Кулланылган әдәбият
1.Әхтәмова Г.Х. Өчпочмак. – Алабуга, 2012ел.-10 бит.
2.Шәех Ф. Г.Көзге күкрәү.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1993.
2.Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2012.
3. Зиляева Р. А., Абдрахманова Г. Г, Тел, әдәбият һәм тарих институты (СССР фәннәр академиясе Казан филиалы).Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1977.
4. Рухи сыйфатлар, холык-гадәт, әдәп-әхлак (tazbash.ru)

Два плуга

Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен

Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев

Кто должен измениться?

Марши для детей в классической музыке