"Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”. Әминә исемле кызның эшләгән юмартлыгы, үзенә кире әйләнеп кайта. Хикәядә аның юмартлыгы, яхшы күңеллелеге ачык чагыла.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.34 КБ |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей”
Гилазова Сәйдә Илнар кызы
3 нче “Б” сыйныф укучысы.
I юнәлеш. Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”.
Өчпочмаклар.
Укытучы: Бариева Д.В., туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.
Бүген Әминәнең әнисе бигрәк тәмле өчпочмаклар пешерде. Өстәл өстенә китереп куйгач, бөтен өйгә тәмле ис таралды. Әминәнең борынын кытыклап, авыздан сулар китерде. Беренче таба өчпочмакларны әле ашарга ярамый, чөнки аларны әнисе ашъяулык белән каплап куя, шулай алар йомшап торалар.
Әнисенең өчпочмак пешергәнен Әминә карап торырга ярата, өчпочмакларны ясарга да булыша. Әнисе башта чүпрәне суга салып җебетә. Аннан суга сөт өсти, тоз, песок, май сала, өстенә он салып баса. “Кулыңнан камыр төшкәнче, җиде кат тирең чыкканчы басырга кирәк” - ди әнисе. Ә үзенең маңгаенда бернинди дә тир әсәре юк, гел пешергәч остарган шул инде ул. Аннан әлеге камырны газ өстенә куеп кабарта, камыр чистый ташып, табактан чыгарга җыенгач, куна тактасы өстенә алып, әнисе белән бергәләп өчпочмаклар ясап куялар.
Өчпочмакның эчлеге инде күптән әзер. Бәрәңгене Әминә үзе турашты. Итне, суганны әнисе турый. Суганны ул бик яратып бетерми, ул күзгә кереп елата, әнисе бик файдалы дигәч кенә ашый инде.
Өчпочмакларның барысы пешеп чыккач, алар бергәләп чәй эчәләр. Өстәлнең иң түрендә әбисе Әсмабикә утыра. “Әнкәй өчпочмакларны ашап карачы, тозы җитәме, камыры йомшакмы икән" - дип гадәттә әнисе иң беренче әбисен чакыра. Аннан алар бергәләп чәй эчәләр. Әтиләре эштән бик соң кайта, шунлыктан аңа дигән өлешне әнисе төреп алып куя.
Бүген өчпочмакларны вакытында ашап булмады, күрше кызы Алинә килеп керде.
Өчпочмакларның иң соңгы табасы әле пешмәгән, пешкәч тә әле әнисе төреп куя, шунлыктан мин әле өлгерәм дип Әминә чыгып чапты.
Балалар Карлыган елгасы буенда җиләк ашап, бик кызык итеп уйнап, көннең кичкә таба авышканын да сизми калдылар. Кайта- кайта арыганлык та сизелде, тамаклар да ачты.
- Әниләр апаларга кунакка киттеләр, өйдә ашарга да юк инде, - диде Алинә.
- Йомырка булса да кыздырып ашарбыз - диде Әсхәт.
- Аны апаларга күчтәнәч итеп алып киттеләр - диде Алинә.
- Мин әнигә бүген өчпочмак пешерергә булыштым, ашарга гына өлгермәдем. Бездә өчпочмак бик күп, өч таба , - диде Әминә.
- Минем иң яратканым өчпочмак – диде дүрт яшьлек Адилә.
- Безнең өчпочмаклар бөтенегезгә дә җитәчәк, әйдәгез безгә – дип балаларны чакырды Әминә.
Алар кайтып кергәндә, Әминәләрнең өйләрендә кунаклар бар иде. Әтисе дә эштән кайтырга өлгергән. Бергәләп, сөйләшеп чәй эчеп утыралар. Әминә кунаклар белән исәнләште дә, читтә генә аларның чәй эчеп бетергәннәрен көтеп тора башлады.
Чәй эчеп бетергәч, әтисе кунаклар белән зал ягына чыгып китте. Әнисе савыт – саба юып калды. Әминә әнисе янына килеп:
- Әнием, иптәшләрем урамда көтеп тора, мин аларга өчпочмак алып чыксам буламы? – дип сорады.
- Кызым, өч өчпочмак калды, үзара бүлешегез – диде әнисе.
Иптәшләре Әминәнең чыкканын сабырсызланып көттеләр.
Әминә өчпочмакларны балаларга берешәрне бирде, ә үзенә калмады. Дусты Алинә аңа ярты өчпочмакны бүлеп бирде. Баскыч төбенә утырып, бик тәмле итеп өчпочмакларны ашадылар, аннан сусагач, Әминә дусларына су да алып чыгып эчертте. Балалар рәхмәт әйтеп өйләренә таралыштылар.
Икенче көнне Әминәләргә балалар йөгереп керделәр, кулларнына төргәк тотканнар.
Әнисе төргәкне чишеп җибәрде, ә аның эченә, нәкъ Әминә яратканча, сап – сары итеп пешкән май кабартмалары салынган.
Әбисе көлеп:

Муравьиная кухня

Рисуем крокусы акварелью

Как нарисовать портрет?

Три загадки Солнца

Пятёрки