Фәнни эштә халык авыз иҗатына караган әсәрләр кулланылган.
Вложение | Размер |
---|---|
Янкә авылының фольклор әсәрләре | 514.31 КБ |
Сарытау өлкәсе Базарлы - Караболак районы
“Янкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Фәнни – гамәли конференция
Юнәлеш: татар теле һәм әдәбияты
Фәнни - эзләнү эше
Тема:“Авылым фольклоры”
Эшне башкарды: 7нче сыйныф
укучысы, Тугушев Рәсим Юсеп улы
Фәнни җитәкче: Исхакова Гөлфия
Әхәт кызы
Янкә,2023
Эчтәлек
I. Кереш өлеш........................................................................................................2 бит
II. Төп өлеш
1 .Йола һәм уен- бию җырлары.................................................................................3 бит.
2. Лирик җырлар.........................................................................................................1 бит
3. Мөнәҗәтләр.............................................................................................................4 бит
4. Бәетләр......................................................................................................................2 бит
III. Йомгаклау.................................................................................................................1бит
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.............................................................................1 бит
Кушымта.......................................................................................................................4 бит
I.Кереш
“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”
Г.Тукай
Тәкъдим ителә торган фәнни эшебездә туган авылым кешеләренең телендә, тормышында милләтебезнең рухи дөньясын чагылдырган җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләрнең кулланылу үзенчәлекләре тикшерелә.
Белгәнебезчә, халык авыз иҗаты әдәби жанрлар арасында иң борынгысы. Ул телдән телгә күчә- күчә үзгәрешләр кичереп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән тезмә яки чәчмә әсәрләр җыелмасы. Башлап иҗат итүче онытылу сәбәпле аларны халык авыз иҗаты әсәрләре дип атыйлар.[1]
Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын, тарихын, әхлак тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк.
Татар халкында : Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс, - дигән гыйбарә яши.
Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, үз милләте өчен янып - көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә.
Шушы җитди һәм гаять жаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган фольклор үрнәкләрен куллануда күрәм. Чөнки халкыбызның тәрбияви, рухи азыгы белән сугарылган. Мәдәни, әдәби, дини традицияләрен үз эченә алган татар халык авыз иҗаты кешеләрдә милли үзаң, әхлакый – эстетик сыйфатлар булдыруда, туган телгә, халкыбызга мәхәббәт, башка халыкларның теленә, мәдәниятенә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә, милли кыйммәтләрне булдырырга сәләтле, иҗади шәхес формалаштыруда төп әһәмиятле рольне уйный.[2]
Минем иң яраткан җанрларым әкиятләр, мәзәкләр, мәкальләр, табышмаклар.
Быел без әдәбият дәресләрендә мөнәҗәт, бәет җанрлары белән таныштык. Укытучы безгә авылның өлкән буын кешеләреннән мөнәҗәтләр язып алырга эш бирде. Әлеге эшне башкарганда кызыксыну хисләре кичердем.
Минем уйлавымча , күптәннән яшәп килгән фольклор әсәрләребезнең күбесе югала бара. Аларны саклап калу өчен эзлеклелек җитми. Бәет, мөнәҗәтләрне буыннан буынга тапшыру механизмы югала.
Бу фәнни – тикшеренү эше гасырлар аша безнең хозурга килеп җиткән фольклор әсәрләребезне түкми - чәчми киләчәк буынга тапшыруга юнәлдереп язылды.
Тикшеренү объекты – Янкә авылында яшәүче халыкның фольклор әсәрләре.
Максатлар - авылымның фольклор әсәрләрен барлау;
Янкә авылы фольклоры, аның жанрлары турында кыскача бәян итү.
Эшнең максатларыннан чыгып, бурычлар куелды:
-халыкның рухи мирасын яктырткан әсәрләр турында өлкән буыннан сорашу;
-иҗат хәзинәләрен хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклап калуда ярдәм итү.
Фәнни эшемне мин түбәндәге алымнарны кулланып башкардым:
Югарыда әйтелгән максат һәм бурычлардан чыгып, эшебезне түбәндәге планда төзедек.Ул кереш, төп өлеш, йомгаклаудан, кулланылган чыгнанак исемлегеннән, кушымтадан тора.
Фәнни эшне башкарганда ”Әдәбият белеме сүзлеге”, Фоат Галимуллинның “Әдәбият дәреслеге”, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының фондлар юлкүрсәткече, Казан галимнәренең экспедиция материаллары, җирле фактик язмалар кулланылды.
Мәктәп дәреслегендә бирелгән теоретик материалларны да яңадан укып чыктым.
II. Төп өлеш.
Минем уйлавымча, теге яки бу халыкның зирәклеге. акылы күбрәк авыз иҗатында тупланган Һәм ул буыннардан буыннарга күчеп сакланып килә. Борынгыларның бу бай сүз сәнгате хәзерге тормышта кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, ата – баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә. Халык авыз иҗаты - ул халык педагогикасының энциклопедиясе, һәркем яттан белергә тиеш булган тормыш дәреслеге, гасырлар дәвамында ничәмә буынны тәрбияләүдә тупланган уңай тәҗрибәләр, язылмаган кагыйдәләр кодексы.
Шунлыктан фольклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра. Яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.
1.Йола һәм уен – бию җырлары
Җырлар халык авыз иҗатының бер жанры.
Татар халык җырлары гадәттә 4 төркемгә бүлеп күзәтелә:
Татар халык җырларының иң борынгы төре- йола җырлары. Алар x йөздан үк билгеле уен җырлары белән тыгыз бәйләнештә тора.[3]
Йола җырларыннан “Кыз елату” җырын фәнни эшебезгә керттем. Әлеге йола Сарытау губернасы мишәрләре арасында таралган була.Елатмыйча һичбер кыз кияүгә озатылмаган.Туй булудан берничә көн элек китәсе кызның йортына иптәш кызлары җыелалар. Шунда бер карчык та чакырыла. Бу карчык кызның башына ак чаршау яба да йоланы җыр белән башлый. “Йола һәм уен җырлары” китабында 45 кә якын текст урнаштырылган. Мин эшебезгә 1963нче елгы экспедиция материалын керттем. Әдәбият галиме Талгат Галиуллин тарафыннан Дамаев Кәшафтан 15нче июнь 1963нче елда язып алынган.
Кыз елату
Биек чиләк, зур чиләк
Талдыра икән беләкне,
Усал каниш, әй кырыс ир.
Яндыра икән йөрәкне.
Тулы чиләк китерсәм
Идән черетә әйтерләр,
Ярты чиләк әй китерсәм,
Көчең айый әйтерләр.
Энәгенәм җеп кенәм
Калды сандык төбендә
Уйнаганым әй көлгәнем
Калды әтием өендә. [4]
Шулай ук “Әтекайның өйләрендә, сандугач сандугач идем түрләрендә” җырын да мисал итеп китерергә мөмкин. Әлеге җыр 1963нче елда Тугушева Мәдинә ападан язып алынган булган.
Соңгы вакытта йола җырлары җырлау бөтенләй бетеп бара диярлек. Киләчәктә әдәби әсәрне йолаларның аерым чорда ни рәвешле башкарылуы турында мәгълүмат алу өчен бердәнбер чыганак итеп карау куркынычы да бар.
Янкә авылында язып алынган уен – бию җыры әйлән – бәйлән яки түгәрәк җырына керә. Кулга кул тотынышып түгәрәк әйләнгәндә салмак ритмга һәм озын көйгә җырланучы лирик строфадан һәм уртада калган кеше, пары белән култыклашып, биеп әйләнгәндә башкаручы такмактан тора.
Әй дусларым сезнең белән уйнашу да көлешү
Бер айрылгач мөмкин булмас сезнең белән күрешешү
Агыйделнең аръягында җырлап каен кисәләр
Безнең кебек бәхетсезләр тагыда микән үсәләр.[5]
Әйлән –бәйлән җырлаганда үзенчәлекле үрелү барлыкка килә:уен такмаклар белән лирик җырлар хәзинәсеннән алынган текст бергә кушылып китә.Ләкин яшьләр башкару өчен теләсә нинди җыр текстын сайлап алмыйлар.Рухына һәм күңеленә якын дүртьюллыкны сайлыйлар. Алар яшьлек, дуслык, танышу турында һәм күпмедер дәрәҗәдә тарих елъязмасын күзалларга мөмкинлек тә бирә.[6]
Күпер уены көе:
Ап - ак идән илләрдә лә, чәчерәдем чит җирләргә
Тагын чәчәк атыр идем кайтсам туган илләргә
Агыйделгә төшмим лә дә, төшмим дә уйламыйм да
Булмады бәхем булмады булыр дип уйламыйм да.[7]
2. Лирик җырлар да авылым кешеләре телендә киң таралган булган.
Аларда аһ-зар да, сагыш та яңгырый. Ләкин ул җырларда тормыш авырлыгына түзәргә ярдәм итүче көч тә бар. [8]
Әнә тау башында ялгыз каен
Яфраклары җилферди
Язгы таң җиленә башың иеп,
Тыңлаганың бармы ни сөйли.
Аның да бит булган яшь вакыты
Җыя безнең кебек ул чәчен
Ничек үткән аның яшь вакыты
Ул бездән дә шулай үтәчәк.
Җыр Тугушева Сәрия ападан 1963 нче елда язып алынган.
Әлеге җырда яшь гомернең кабатланмавы турында җырлана һәм каен кеше белән чагыштырыла. Җыр табигатькә һәм кешеләргә карата сизгер булырга, фикерләргә өйрәтә.
Агыйделкайларның аръягында
Җиз самовар кайный да җил белән
Җиз самовар кайный да җил бәрә
Маңгайларга язган язмышларны
Себереп алып булмый да тир белән.[9]
Әлеге җырда кеше язмышының алдан билгеләнгән булуы турында җырлана. Җыр Тугушева Зәйнәп Идрисовнадан язып алынган.
3.Мөнәҗәтләр
Халык күңелендә һәм язма чыганакларда күп санлы мөнәҗәтләр сакланып калган. Мөнәҗәтләр халыкның узган тарихи чорлардагы милли аңын, иҗтимагый – эстетик һәм әхлакый идеалын, этник психологиясен, хәтта характерын аңларга ярдәм итәләр.
“Мөнәҗәт”- гарәп сүзе, Аллага сыену, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә.[10]
XX гасыр ахырында җәмгыятьтә кешенең рухи хәләтенә игътибар көчәю сәбәпле. Мөнәҗәт җанрының чәчәк ату чоры башланды.
Мөнәҗәтләрне М.Бакиров китабында 8 төркемгә
бүленеше күрсәтелгән.
1.Дини мөнәҗәтләр;
2. Мөэмин-мөселманның тормыштагы урыыныы һәм яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи мөнәҗәтләр;
3.Туган җирдән, якыннарыңнан аерыылу сагышын тасвирлаган мөнәҗәтләр;
4.Ялгыз аналар моңын гәүдәләндергән мөнәҗәтләр;
5.Ятим бала зарын һәм хәләтен чагылдыручы мөнәҗәтләр;
6. Картлык-карыйлык турында мөнәҗәтләр;
7.Үлем хәлләре һәм үлемсезлек хакыындагы мөнәҗәтләр;
8.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр.
Авылыбызда дини мәҗлесләрдән соң көйләп мөнәҗәт әйтү бар. Сораштырулар үткәрдем, әңгәмәләр кордым.”Мөнәҗәтләр беләсезме?”-дигән сорауларга күбрәк өлкән буын вәкилләре уңай җавап бирде.
Бала диеп кенә йөрмә
Гыйбадәтең куя күрмә
Дөнья диеп гыйбадәтсез
Кара гүргә керә күрмә
Рәсүлулланың өммәте.[11]
Ходайдан килгән барыбызга да,
Күпме гомер юлын үтәргә.
Кемнәр алдарак, кемдер соңрак
Барыр юлларыыбыз бер җиргә.
Якыннар китә безне калдырып
Вакытлыча түгел, мәңгегә.
Кайтарып булмый бергә чакларны
Эх, күрешеп бер сөйләшергә.
Алдан киткәннәр белмиләр икән
Югалтуның ачы газабын.
Киткәннәр белән соңрак калганнр
Яннарына мәңге килмәсләр.[12]
Җырлыймын карышмыймын
Сүз севекле
Дусларымны
Кемгә дә алышмыймын
Йырлыйм йөзләр,
Дуслар йөзләрне
Йырламас идем йөзләрне
Уважаю сезләрне.
Иртә торып тышка чыктым
Су тулган олтаннарга
Канат куеп очар идем
Сез торган урыннарга.
Таулар- ташлар арасында
Үзбәкләрнең юллары,
Бармагыз ят кулларына
Тимәсен ят куллары.[13]
Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара соң?Бу сорауга җавапны мин төрле җыентыклардан һәм чыганаклардан эзләдем.
Җ.Зәйнуллинның “Хан кызы” җыентыгында мөнәҗәтләрне ир - атлар да, хатын- кызлар да башкаруы турында әйтелә.Шулай да мөселманнарда хатын- кыз аларны беркайчан да ир- ат булган урында башкармавын әйтә.
4.Бәетләр мөнәҗәт жанрына якын торалар . Вакыйганы тулаем эпик характерда тирән сүрәтләү бәетнең мөнәҗәттән төп аермасы булып сакланган.
Гарәпчәдән- ике юллы.
Татар әдәбияты белемендә:а) язма һәм сөйләм формаларындагы. Көйләп яки көйсез әйтелүче ике юллы шигырьдән торган, тәмамланган шигъри әсәр. 2 дән 500 строфага кадәр. Татар халкының шигъри иҗат жанры. Жанр буларак, XIV-XV йөзләрдә барлыкка килә.[14]
Бәетләр тарихи вакыйгаларны. Тормыш көнкүрешне җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре. Бәет тыңлаучы. Укучы күңеленә кызгану хисләре сала. Гыйбрәт алырга өйрәтә. Безнең халкыбыз хис тойгыларга бай халык.бу турыда бөек шагыйребез Габдулла Тукай:”Чү, әз генә бернәрсә шылт иттеме, хәзер бәет чыгарыла”- дигән.
Безнең мәктәпнең музей материаллары арасында Бөек Ватан сугышы чорына караган бәет бар. Ул бәет белән мине татар теле укытучысы таныштырды.
Китте егет бара поездларда,
Фашист бандаларын атарга.
Фашист бандаларын тар-мар итеп,
Сау- сәламәт өйгә кайтарга.
Китте солдат утырып поездларга,
Уйлар төште аныың башына.
Үзе уйлый. Үзе хатлар яза
Хатлар яза ата- анасына.
Ата анасы алды хатын,
Укыдылар моңлы сүзләрен,
Кара каннар каплады күзләрен.
Әле балам син юк инде,
Почта миңа хатлар китермәс.
Күпме генә сагыынып еласам да,
Тавышларым сиңа ишетелмәс.
Һаваларда очкан кошның,
Канатлары җиргә кагыла,
Сугыш җирләрендә үлеп калган,
Гәүдәләремне килеи кем ала.
Февраль айларында искән җилләр,
Тәрәзәмне чиртеп үтәләр,
Бәгеркәең читтә үлде диеп,
Минут саен хәбәр әйтәләр.[15]
III. Йомгаклау
Бу фәнни эшне башкарганда мин яңа белемнәр тупладым.
Үз авылым халкының фольклор әсәрләре - татар халык авыз иҗатының бер өлеше икәнен аңладым.Тарихның төрле елларында да йөзебезне, динебезне саклырга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның бер өлешен мәңгеләштерүгә үз өлешемне керттем. Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының архивыннан алып кайткан кулъязмаларны компьютерда яздым, иске форматта яздырылган 1963нче елгы җырларны махсус студиядә яңа форматка күчерүдә миңа якыннарым ярдәм итте. Ләкин бу җырларның күбесе әле эшкәртмәгән, тырышлык һәм кеше кулы сорый. Киләчәктә, Алла бирсә, үз максатларыбызга ирешербез . Эшебезне мәктәп музеена тапшырам.
Авылымның фольклор әсәрләре
Яшь буынга мирас булып калсын.
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Халкыбызның күңел бизәкләре
Килә ерак чорлардан.
Үссен татар балалары
Илһам алып шулардан
IV, Кулланылган әдәбият исемлеге
2. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.7нче сыйныф.1нче кисәк/Ә.Р.Мотыйгуллина.-“Казан:Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014.-135б.
3.tatartelem.biogspot.com сайты
4 .Татар фольклоры http:antat.ru
5.Татар халык иҗаты.Р.Ягъфәров.төзү, кереш мәкалә.искәрмәләр,1993
6. Әдәбият теориясе: Ф.Хатипов.Тулыландырылган икенче басма.-Казан:Раннур,2002.-352б.
Кушымта №1
Кушымта №2
Кушымта №3
Кушымта №4
[1] Татар әдәбияты:рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.6нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия/Ф.Г.Галимуллин.-Казан:Мәгариф.2005.-206б.
[2] Http:ahtat,ru
[3] Tatarika.org tat/razdely/harody Татарская энциклопедия TATARICA
[4] 1963нче елның июнь аенда Саратов өлкәсендә уздырылган экспедиция вакытында Янкә авылында Дамаев Кәшафтан, 1906нчы елда туган, белеме башлангыч, язып алынган.
[5] 1963нче елның июнь аенда Саратов өлкәсендә уздырылган экспедиция вакытында Янкә авылында Гугушева Сария ападан язып алынган.Аудиоязма. Уен көе. (Карлыган авылыы көе)
[6] Татар халык иҗаты: Хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2005
[7] 1963нче елның июнь аенда Саратов өлкәсендә уздырылган экспедиция вакытында Янкә авылында Дамаев Саид җырлаган.
[8] Татар әдәбияты:рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.6нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия/Ф.Г.Галимуллин.-Казан:Мәгариф.2005.-206б.
[9] 1963нче елның июнь аенда Саратов өлкәсендә уздырылган экспедиция вакытында Янкә авылында Тугушева Сәрия җырлаган.
[10] Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.7нче сыйныф.1нче кисәк/Ә.Р.Мотыйгуллина.-“Казан:Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014.-135б.
[11] Кулахметова Наҗия Абделәхәт кызы (Янкә авылы, Базарлы-Караболак районы 27сентябрь 1940нчыы елда туган) 2020нче елда язып алынды/, Г.А.Исхакова архивыннан.
[12] Абушаева Гөлҗиһан Җәфәр кызыннан (1954нче елда туган), 2021нче елда Абушаев Амир язып алды./Г.А.Исхакова архивыннан.
[13] Тугушева Мәҗүдә Каюм кызыннан(1944нче елда туган),26.02.2021нче елда Тугушев Салават, 8нче сыйныыф укучысы, язып алды./Г.А.Исхакова архивыннан.
[14] Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.7нче сыйныф.1нче кисәк/Ә.Р.Мотыйгуллина.-“Казан:Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2014.-135б.
[15] Тугушева Мөршидә Исхаковнадан (Янкә авылы Базарлы- Караболак районында 1929нчы елда туган) 2013нче елның 23нче гыйнварында язып алынды//Г.А.Исхакова архивы.
Ночная стрельба
Как нарисовать ветку ели?
Рисуем крокусы акварелью
Рисуем домики зимой
Компас своими руками