АВЫЛЫМ – ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ
Туган авылга мәхәббәт нидән туа? Тәрбиядән? Әллә әхлакый кыйммәтләрдәнме? Бәлки, бу күнегүдән туа торган хис кенәдер? Кайчаннан без үзебезнең кече Ватаныбызга булган амбициоз хисләрне төгәл һәм турыдан-туры җиткерә белә башлыйбыз?
Минемчә, һәр нәрсә тәрбиядән башалана. Бала тәпи йөри киткән көннән бирле, кулдан тартып торгызырлык терәк тә, сине шәхес буларак формалаштыручы төп фикердәш тә – ул гаилә. Бары гаиләдә генә син яхшыны яманнан, караңгыны яктыдан, мәхәббәтне нәфрәттән аера, үзеңнең кемлегеңне һәм ни өчен туганыңны аңлый башлыйсың. Ул гына синдә күп көч, тулы амбиция һәм эчкерсез хисләр булдыра. Шундый хисләрнең берсе – ул туган авылга мәхәббәт.
Мәхәббәт төрле була. Әмма туган авылга карата мәхәббәт – уналты ел яшәү дәверемдә татып өлгергән барлык мәхәббәт хисләреннән иң кадерлесе, иң эчкерсезе һәм иң кирәге. Балтач районы Көшкәтбаш авылы – минем кече Ватаным гына түгел, ул мине зур эшләргә канатландыру чыганагы да, олы максатларыма менү этәргече, матурлык үрнәге дә. Барысы да монда башланды: тәпи китү, беренче авазлар, беренче көлү, мәктәп бусагасын атлап керү, абыну, ялгышулар... Ничек мин үз авылыма рәхмәтле булмыйм да, аңа туйганчы мәдхия җырламыйм, ди?!
Тирә-юнемдә авылым өчен җан атып, аны яратып, горурланып яшәүчеләр бик күп. Туган җиреңнең үсешенә, киләчәгенә, көнкүрешенә битараф булмаганнар гына зур уңышларга ирешә ала, минемчә. Авылдашларымның шундый киң күңелле, юмарт һәм чын ватанпәрвәр булганлыкларына мин сөенып туя алмыйм. Чөнки һәр баскычка, һәр яңа үргә менгәндә иң зур таяныч – ул кешеләр. Сине аңлый белердәй, кызыксынуларыңа битараф калмастай, бәхет-шатлыкларыңны, кайгы-хәсрәтләреңне бүлешә алырдай авылдашлар, дуслар һәм әти-әниең булу, алар белән бер дулкында яшәү – Җир йөзендәге иң зур бәхет ул!
Матур итеп яшәү – иң элек авылның бай рухына, кешеләрнең тынгысыз йөрәгенә, күңел җылылыгына бәйләнгән. Кеше күңеленә һәрвакыт туган авылы кирәк. Хәтта ерак җирләрдә дә кеше читтәге матурлыкны үзенең туган авылы белән чагыштырып яши. Рухи яктан авылда туган һәр кеше өчен үз авылы - зур эшләргә канатландыру чыганагы да, биек булып тоелган максатына менү этәргече дә, матурлык үрнәге дә.
Минем, үз чиратымда, бай һәм тирән рухлы туган авылым хакында язып үтәсем килә. Балтач районы Көшкәтбаш авылында туып үскән кыз буларак, мин аның мәдәниятен, мәгариф өлкәсен, авылымдагы күп кенә чараларны күзәтеп барам; авылымның рухын үстерүче кешеләрне дә яхшы беләм дип саныйм.
Бер карашка кечкенә һәм гади генә булып тоелган Көшкәтбаш авылына килеп керү белән, аның гүзәл табигатенә, искиткеч талантлы кешеләренә таң каласың. Көшкәтбашның биек тавыннан төшү белән, шаулап аккан Шушма елгасы, әллә каян елмаеп торучы Галләм бабай чишмәсе, куе урманнар безгә берни дә сөйләми дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз.
Авылымдагы иң зур бина - клуб һәм китапханә бинасы. Шушы мәһабәт бина эчендә һәрдаим күңелле, файдалы чаралар, мавыктыргыч уеннар һәм викториналар, зур эчтәлектәге концерт, тамашалар үтә. Клубта безнең авылга гына хас "Шалкан бәйрәме" уза (Искәртмә: Шалкан - авылымның кушаматы). Биредә төрледән-төрле конкурслар, фотозона, концерт тамашасы әзерләнгән була. Шуңа өстәп, клубта һәр бәйрәм, истәлекле дата саен авыл беренчелегенә төрледән-төрле ярышлар уздырылып тора. Авылдашлар бу чараларның барысында да актив катнашалар. Китапханәдә исә китап укучылар саны кимеми, компьютер һәм роботлар чорнап алган заманада да китап сөючеләр аз түгел дип саныйм.
Мәгариф өлкәсендә дә авылыбыз төшеп калганнардан түгел. Авылымда башлангыч мәктәп кенә калса да, балалар бакчасы белән бергәлектә, ул да зур уңышларга ирешә бара. Мәктәптә балалар тырышып белем алалар, районкүләм уздырылган күп кенә чараларда актив катнашалар. Укытучылар исә дәресләрне сыйфатлы һәм файдалы итеп үткәрү өчен бар көчләрен куялар.
Мәчет язмышы - халык язмышы, диләр. Авылыбызда белем нурларын, дингә карата мәхәббәт уятырга мәчетебез барлыгы куандыра. Бездә азан тавышының тынганы юк, мәчеттә зурлар да, балалар да бик теләп намаз укыйлар. Авылыбыз имамы Габделфәрт Нәкыйпов укучыларга төрле сабаклар бирә, ислам дине серләренә төшендерә. Шулай ук, мәчеттә гарәб графикасына өйрәнү курслары да эшләп килә.
Көн тудымы - һәрберебезне бетмәс-төкәнмәс эш, мәшәкатьләр көтә. Авыл кешесенең ел дәвамында эшләгән эшләрен тау итеп өйсәң, ул тау күккә кадәр тияр иде. Авылыбыздагы тормышны терлекчелектән һәм игенчелектән башка күз алдына да китереп булмый. Безнең авылда бу эшләрне оештыруда күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәсәнҗанов Гомәр Мөбәрәкҗан улының тырышлыгы зур. Колхозда уңган механизаторларыбыз, комбайнчыларыбыз бар. Кечкенә генә авыл булсак та, фермерларыбыз, эшмәкәрләребез дә шактый.
Авылыбызда иҗатка тартылган кешеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Лилия Гарифуллинаның "Бәхетле сагыш", Зөһрә Рамазанованың "Бәхет төсе" дип аталган шигъри җыентыкларын укып, сокланмый мөмкин түгелдер. Аларның күп кенә шигырьләреннән туган авыл җылысын, туган як тәэсирен сизәргә була. Шулай ук, ТНВ каналында баручы күп кенә сериалларда катнашкан Ильяс Шаһиев турында да язмый мөмкин түгел. Ул да үзенең талантын, бик ихтимал, туган авылыннан алгандыр.
Көшкәтбаш авылының табигате турында күп языр идем мин. Аның куе, буеннан буена сузылып киткән урманнары дисеңме... Үзенә дәшеп торган чиста сулы чишмәләре... Биек-биек таулары... Юкка гына авылыбыздан Мәскәү каласында яшәүче оста рәссам - Сафин Фаяз абый, авылның бөтен нечкәлекләрен сурәтли белүче фотограф кызыбыз - Назлыгөл Нәкыйпова, стилист, "Мин" тапшыруы хезмәткәре - Лилия Исмәгыйлева чыкмагаган бит. Кыскасы, авылым гүзәллеге белән якыннан танышырга теләсәгез, сезгә аны һичшиксез күрергә кирәк, тоярга кирәк.
Авыл – минем илһам чыганагы ул. Кагыйдә буларак, һәркемнең үзен тыныч һәм рәхәт хис итә торган урыны була. Табигатьме ул, бүмәңнең кечкенә генә бер почмагымы – мөһим түгел. Иң мөһиме – анда гына син үзеңне дөнья белән бербөтен һәм аерылгысыз итеп тоясың, үзең дә шул дөньяның кечкенә генә өлешенә әйләнеп куясың. Минем өчен андый урын – ул үземнең туган авылым. Көшкәтбашым! Йөрәккә ярсулы чакта, илһам килми йөдәткән вактларда миңа авылым, аның гүзәл табигате ярдәмгә килә.
Авылым табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. Аның бер ягында боргаланып-боргаланып Шушма елгасы ятса, икенче ягында иксез-чиксез киң басулар сузылган. Авылымда минем кендек каным тамган нигезем, ялан тәпи йөреп үскән ишегалдым, һәрвакыт мине кайнар чәй, тәмле сүз белән көтеп торган якыннарым...
Йомгаклап, үз алдыма тагын шул сорауны куясым килә: «Туган авылга мәхәббәт нидән туа?» Минем җавапны инде аңлагансыздыр. Шуңа сез дә бу сорауга үз җавабыгызны эзләп карагыз... Чөнки мәхәббәт юктан гына тумый ул...
Гөлназ ӘХМӘДИЕВА
Самый богатый воробей на свете
Две лягушки
Рисуем кактусы акварелью
Кто чем богат, тот тем и делится!
Самый главный и трудный вопрос