Биккина Лилия Фандусовна

САЙТ УЧИТЕЛЯ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ

"ҮЗ ДӘРЕСЕҢНЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, УКУЧЫЛАРЫҢНЫ ДА ЯРАТ!"

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: художественная литература

Увлечения: музыка, вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Костенеево, Елабужский район

Место работы: Костенеевское общеобразовательная школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/bikkina-liliya-fandusovna
Без мәктәп өчен түгел, тормыш өчен укыйбыз!
Сенека

Өйрән, бала, анаң телен,

Иман иңәр күңелеңә.

Белсәң дә син башка телне,

Сөйләш туган телеңдә.

О себе

Мин, Биккина Лилия Фәндүс кызы. Миңа 44 яшь. 1986 нчы елда Чаллы педагогик училищесының "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү" факультетын тәмамладым. 14 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем.2000 нче елдан мин рус авылында саф рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытам. Читтән торып Чаллы педагогик институтында 4 нче курста филология факультетында укыйм. Гомуми педагогик стажым - 27 ел. Миңа балаларны укыту бик ошый, ләкин тагын да кызыклырак һәм матуррак дәресләр үткәрәсем килә.

Мой взгляд на мир

laughМИН АЛДАГЫ КӨНГӘ ӨМЕТ БЕЛӘН КАРЫЙМ!!!laugh

Моё портфолио

Якты уйлардан учак ягыйк!

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.

Добавить грамоту в портфолио