Блог пользователя Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

26 нчы апрель- Тукайның туган көне!

26 нчы апрель- Тукайның туган көне!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Яңа ел белән!

Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Әниләр көне.

Әниләргә багышланган шигырьләр.

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Имтиханга әзерләнәбез!

Берничә ел дәвамында татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә.Чыгарылыш сыйныфында укучыларга татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек буларак җыентык тәкъдим итәбез.Ярдәмлектә татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен С вариантында бирелгән темаларның бер өлеше чагылыш таба. Җыентык өч өлештән тора:
1 нче өлештә сочинение язу өчен кайбер киңәшләр бирелә.
2 нче өлештә сочинение үрнәкләре.
3 нче өлештә сочинение калыплары тәкъдим ителә.