Блог пользователя Фаттахова Гульфина Хамитовна

Тәрбиядә мәктәп оешмасы йогынтысы.

Бүгенге көндә безнең мәктәптә 40 бала  белем һәм тәрбия ала. Балалар аз булуның уңай һәм тискәре яклары бар. Кечерәк коллективта педагоглар һәм укучылар арасында шәхси һәм эшлекле элемтәлр булдырыла, күмәк эштә үз-үзеңне уүрсәтү, берләшү, килешеп эшләү мөмкинлеге ачыла. Кечкенә авыл мәктәбедә педагогларның һәм балаларның, өлкәннәр һәм балалар хезмәттәшлеге, уртак эшчәнлеге, аралашуы һәм иҗаты өчен аеруча уңайлы шартлар бар.