Классный час "Наркомания"

Максат:1) Наркомания авыруының асылын ачыклау; укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру;

2) наркомания буенча укучыларның фикерләрен ачыклау;

3)  начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык  сыйфатлары тәрбияләү 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kl._sg._narkomaniya.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлки муниципаль районы Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе

 Наркомания –

үлем ул

        (БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА КЛАСС СӘГАТЕ)                                                                                  

         

                                                                           Башлангыч сыйныф укытучысы:                  

        Кашапова Р. И.

Максат: 1) Наркомания авыруының асылын ачыклау; укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру;

2) наркомания буенча укучыларның фикерләрен ачыклау;

3)  начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык  сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: наркомания турында плакатлар, укучыларның  ясаган рәсемнәре,  слайдлар, газет-журнал материаллары, компьютерлар, биремле һәм җаваплы карточкалар.

                                             Барышы.

  1. Оештыру.

Укытучы: Балалар ,тәмәке һәм аракы кеше организмына нинди куркыныч китерүен сез яхшы беләсез. Ә наркотиклар нәрсә ул ? Кемнәр алар наркоманнар?

         Балаларның  җавапларын тыңлау.

  1. Тема һәм бурычлар белән танышу.
  2. Информацион этап. Тулырак мәгълүмат алу өчен интернет кулланырга тәкъдим итү.

 

  1.  Наркотикларның барлыкка килүе турында бер укучы интернеттан укый.( Слайд күрсәтелә.)

      Наркотиклар борынгы заманнардан ук билгеле. Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер, мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Бик борынгы заманнардан ук  йотканнар, чәйнәгәннәр, сулаганнар, ә соңгы араларда шприц ярдәмендә кертәләр. Аңны томалаучы әлеге матдәләр социаль һәм дини йолаларны үткәрү өчен кулланылган.

   Күп цивилизацияләрнең наркотик матдәләр кулланганлыгы билгеле. Майя һәм ацтеклар кока яфракларын тел астына салганнар – походларда җиңү өчен, кытайлылар меңәр еллар буе опиум тартканнар- стресслардан котылу һәм йоклау өчен, борынгы Аравиядә йокы даруы өчен  гашиш кулланганнар. Борынгы Мисырда, Борынгы Греция, Борынгы Римда опиум, җитен орлыгы һәм башка наркотик матдәләр авыртуны басу өчен кулланылган.

  Наркотикларның Европага килеп керүе турында икенче укучы сөйли.

Сәүдәнең үсүе нәтиңәсендә наркотиклар Европага үтеп керә, медицинада киң кулланыла. Наполеонның мисыр җирләренә походы нәтиҗәсендә гашиш Европага килеп керә.

   Һәр чорда да наркотикларга каршы көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән.

  Хәзерге вакытта наркотиклар куллануның балигъ булмаганнар арасында киң таралуы борчуга сала.

  1. Икенче  укучы интернеттан укый.( Брошюралар тәкъдим ителә.) Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм  тирә-юньне аңлау сәләтенә, кефенә йогынты ясый, алар “наркомания” дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотикларсыз яши алмый башлый, бу матдәләр организм өчен даими ихтыяҗга әверелә.
  2. Өченче укучы укый.( Плакатларга игътибар ителә.)  “Наркотик” грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Төп билгесе- психик бәйлелек. Бу шундый халәт, кулланылган матдә канәгатьләндерү тудыра һәм психик яктан күңел күтәренкелеге бирә. Начар булудан котылу өчен, организм даими матдә кертеп торуны сорый. Ләкин ул матдә бик кыйммәт, сатып алу өчен көненә300-500 сум акча кирәк була. Кешгә шулкадәр акча каян килсен.Шулай  итеп алдашу, кеше талау, урлашу кебек  начар юлга басалар.
  3. Дүртенче укучы укый. Наркотиклар кешене юләрләндерә, аның баш миенә бик зур зыян сала, күңел күзен томалый. Наркоман кеше  дөнья- ның рәхәтен, аның татлы минутларын бары тик наркотиклар кадап һәм тартып кына татый ала, аның өчен тормыш яме, мәгънәсе калмый. Андый затлар наркотиклар хакына,хәтта, әти-әнисен, дусларын сатарга, үтерергә дә мөмкин.

Укытучы: Әлеге чирнең яшәрүе, ягъни малайларның 14,2 яшьтә, кызларның 14,6 яшьтә наркотиклар куллана башлавы бик аянычлы күренеш.

Исерткеч, кешенең аңын томалаучы матдәләр куллануга һәвәслек  - дәвалауга кыен бирелә торган авыру ул. Аның нәтиҗәләре кеше, җәмгыять, милләтнең физик, әхлакый һәм рухи сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра.

   Наркоманнарны дәвалау сизелерлек файда бирми һәм бу кыйммәткә төшә.

 Икъдисадый яктан нык үсеш алган илләрдә бер наркоманны 2 ел дәвамында давалау 10-20 мең долларга төшә.

     Яшүсмерләр арасында наркоманлыкка каршы алып барыла торган көрәш шуны күрсәтә: яшьләрне наркоманлыкка каршы пропагандалау күпкә файдалырак һәм күпкә арзанрак.

  Кайчак тәмәке тарту һәм аракы эчү бик үк зарарлы түгел, моның чамасын гына белергә кирәк, дигән фикерләр очрый. Әмма махсус тикшеренүләр күрсәткәнчә, сыра яки шәраб; аракы һәм сигаретлар, марихуана; башка тыелган наркотиклар куллану наркоманлыкка юл ача. Тәмәке тарту һәм аракы эчү нәтиҗәсендә организм наркотик матдәләргә күнегә. Чөнки тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану – наркотик матдәләр куллануның I этабы.

  3.Тема буенча биремнәр үтәү.(Карточкаларда).Биремнәрне үтәү тәртибен аңлату.

Укучыларга 1 бирем.

 1. Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар?

2. Наркотиклар сату кемгә табыш китерә?

Көтелгән җаваплар:

1. Наркотикларны табуы кыен түгел.

2. Чөнки яшьләр проблемалардан чыгу ысулын наркотикларда күрә. Моның тагын да күңелсезрәк хәлләргә китерүен аңламыйлар.

3. Чөнки наркотиклар тәэсире аз-азлап башлана һәм кеше үзенең корбанга әйләнгәнен сизми кала. Бер-ике кулланудан берни булмас әле дип уйлый һәм соңыннан әлеге бәйләнештән котыла алмый.

4. Дус-ишләре наркоманнар булса, алар этәргеч ясавы мөмкин.

5. Наркотиклар җитештерү һәм сатудан кергән акча миллиард долларлар белән исәпләнә һәм күп илләрнең дәүләт бюджетына тиң дияргә була. Бу акчалар гади сатучыларга түгел, ә наркомафия кулына эләгә.

 

 II  бирем.

Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк.?

Көтелгән җаваплар:

1. Ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсәргә, белемгә тартылырга. Шул сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин.

2. Кечкенәдән үк дару, алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә кирәк.

3. Таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга.

4. Рекламаларга тәнкыйть күзлегеннән карарга, чөнки һәр макталган әйбер чынбарлыкта кирәкле, файдалы булмый, “ бездән күбрәк акча суырыр өчен” начар әйберне дә мактыйлар.

5. Наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат белеп барырга.

6. Кечкенәдән яраткан шөгылең булдырырга. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый.

7. Гаиләдә дуслык булсын, үзара аралашу булсын. Өй,  гаилә, балалар өчен терәк.

8. Бөтен дөньяда да террористларның акча чыганагы – наркотиклар. Мәскәүдә, АКШта, Испания, Лондонда булып узган коточкыч терактлар шул акчага оештырылды. Наркотиклар сатып алмыйча син терроризмга каршы көрәшәсең.

4. Наркотиксыз яшәү күңелле.

Укытучы:

  - Ә хәзер,  бергәләп уйлыйк әле, дөньяда яшәүнең, вакыт үткәрүнең нинди кызыклы һәм файдалы юллары бар? Сез буш вакытта нишлисез? Башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез, нинди тәкъдимнәрегез бар?

Фикер алышулар.  Һәр төркемнең фикерләре тыңланыла.

 Укучылар:

-Спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнергә була.

-Сәнгать белән кызыксынырга мөмкин.

-Әдәби китаплар  укырга кирәк.

-Иҗат итү дә кызыклы.

-Кроссвордлар чишәргә була.

-Берәр хобби булдырырга кирәк...

Укытучы: -Әйе, бик күп шөгыльләр санап китәргә мөмкин. Ләкин алар сезгә дә, башкаларга да.файда китерсен.

 5.Йомгаклау.

 Тәрбия сәгатен  “ Афәт” дигән шигырь белән тәмамлыйбыз.

Класстагы бер укучы укый.

“Наркомания гасыр афәте” – дип

Халык әйтмәгән юкка.

Наркотикның зыяны күп,

Кулланма аны, тукта!

    Кирәкми ул эчкечелек,

    Тәмәкене тартулар.

     Шуның нәтиҗәсе бит

     Наркоманнар артулар.

Кеше яшәү өчен туа,

Ә гомеркәй бер генә.

Наркоман булырга бит

Җитә бары бер энә.

     Шулай булгач, наркотиклар

      Кирәкми бу дөньяга.

      Кеше наркотик кулланып

      Үз-үзенә кул сала.

        

Максат: Һәркемнең бәхете үз кулында икәнен, тырыш хезмәтнең данга илткәнен аңлату; намуслы, воҗданлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: “ Бәхет үзе килми ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар”,

“ Иң бәхетле кеше шул, кем бик күпләрне бәхетле итә ала ( тактага языла)

Схема:

Рухи дөнья

                           Хыял         Намус

        

                                                    Укучы         Бурыч

                           Хезмәт

                                                                               Терәк

        Акча, байлык

Укытучы сөйләме:

“ Җиде юл чатында” .

Җиде юл чатында ...

Тик кайсын сайларга?

ә хыял чакыра:

- Оч, - диеп, - айларга!

ә без бит – бабамнар

туган җир кешесе –

Аларның хыялын

Чынбарлык эшлисе.

Иң гади эштә дә

Кирәк шул яшьнәргә:

Ак – кара аерып,

Бәхетле яшәргә.

Кем булу күренә

 Тик кылган эшләрдән.

Туган йорт, туган җир

Терәге – яшьләрдә

        ( Ахметова Рәмзия шигыре)

Җыр Айдар Галимов “ Бәхет бит ул”

Без сезнең белән зур сөйләшүгә җыелдык:

  1. Нәрсә соң ул бәхет?
  2. Бәхеткә ничек ирешергә?
  3. Ничек яшәргә? Бәхетле булу өчен
  4. Нинди кеше булырга? Бәхетле? Матур? Бай? Ялганчы?
  5. Кешеләргә, илгә, әти - әниеңә ничек хезмәт итәргә?

Сезнең алда бу сораулар.

Сез 7 юл чатында: кайсыннан китәргә? Кайсы бәхеткә илтә?

Дистәләгән, йөзләгән, меңләгән карарларның берсе дә үзенең әһәмияте, роле буенча шушы сорауларга тәңгәл булмый.

7 юл, омтылыш, хыял.

 

Нәрсә соң ул бәхет?

- тулы канәгатьләнү хисе

- сәламәтлек

- көнкүреш уңайлыклары

- акыллы кеше бәхетле

- әти - әниең булу

- туасы көнгә ышаныч

- тамагы тук, өсте бөтен

- яраткан эше

- бәхет китерүчеләрең булса ( дус, бала, мәхәббәтең)

- тирә - юньдәге кешеләрнең сиңа хөрмәте сине бәхетле итә, теләсә нинди проблеманы хәл иткәндә дә контрольдә тоту үзеңне.

Бәхет бәхетсезлек белән янәшә.

Л.Н.Толстой сүзләре:

“ Мин үз гомеремдә чын мәгънәсендә ике бәхетсезлекне генә беләм: воҗдан газабы һәм чир. ( Ничек аңлыйсыз?)

  1. үкенерлек яшәмәскә
  2. ярдәм кулы суза белергә
  3. яхшылык эшләргә
  4. яшәешең матур.

Ата-аналар чыгышы.

Нәрсә ул матурлык?

Нинди кеше матур?

  1. тышкы кыяфәте
  2. сөйләшүе
  3. эш сөя белү
  4. үз – үзеңне тота белү
  5. табигый матур
  6. җаны матур ( гадел, тыйнак, намуслы, саран түгел, дус, киң күңелле)

Матурлыкны тоя да белергә кирә -  шушы бәхет.

Димәк, беренче чиратта рухи дөньясы матур кеше иң бәхетле кеше.

Әле синең өчен боларның күбесе хыялда  гына.

  1. Нинди хыяллар була? / якын, ерак/.
  2. Бүгенге көндә нинди хыяллар белән яшисең?
  3. Хыялыңа ирешер өчен нишләргә кирәк?

Димәк хыялыңны тормышка ашырыр өчен нык тырышырга, намуслы хезмәт итәргә.

Намус төшенчәсе зур әйбер.

  1. Нәрсә әйтер идегез ? Сезнең кулда дөреслек микрофоны.
  2. Үз – үзең белән намуслы бул
  3. Үз –үзеңә, тәртибеңә бәяләү хисе
  4. Алдашма
  5. Дөреслекне әйтү авыр
  6. Кайвакыт ялган да ( әйтеп бетермәү кирәк була)
  7. Ояла белү ( начарлык өчен үкенү, воҗдан газабы,  уңайсызлану)

1) намусыма тап төшермәдем

2) яхшы исем ( ил намусын яклап сугыш кырында һәлак булганар)

- эшләгән эшләрең кыенлык китермәсен, тормышыңны куркыныч астына куйма.

- ихтыяр көчен онытма, көчле булырга

- яхшылык эшләргә ашыгыгыз.

Укытучы Шаемова чыгышы.

 3) Кеше кеше исемен горур йөртсен

Бу – бәхет

4) Һәркем сайлау алдында. (Һәр минут, һәр секунд, һәр сәгать)

- кайда?

- Ничек?

- Нәрсә ярый?

- Ә нәрсә ярамый?

- Бар, ә нәрсә юк?

Бәхеткә юл авыр ул.

Барсы да рухи дөньясына, хыялына, намусына бәйле кешенең. Ничек тәрбияләнүенә. Намус призмасы аша үткәрә.

Г.Ларисаның әбисе З.Нәсимә апа чыгышы.

4)  Нәрсә соң ул хезмәт?

Һәр кеше үзенә ошаганны сайлый. Күңеленә якынны. Эшкә бөтен күңелеңне салсаң, ул ихтыяҗга, тормыш максатына әверелә.

Кем булып эшләвең түгел, ә нәрсә һәм ничек эшләвең әһәмиятле. Һәрбер хезмәт мактаулы. Булдыксыз, сәләтсез кешеләр юк. Үз эшен яратып бетермәүче генә булырга мөмкин.

“ Илһам ялкауларга килми”, - ди А.С.Пушкин

     Ата-ана сөйли, укытучы чыгышы.

  1. Хезмәт , тырышлык нәрсә тудыра? Байлык, акча
  2. Байлыкны ничек табып була? (җиңел юл белән, теләсә ничек, тырышлык белән, хезмәт белән (һөнәр, эш кирәк)
  3. Байлык бер айлык. (ничек аңлыйсың?)

Байлык кешене акылдан да яздырырга мөмкин, төшенкелеккә төшерергә, үз –үзләрен үтерергә этәрә. Джек Лондон гомере буе байлыкка омтыла. Хыялына ирешкәч, ул үкенеп әйтш: “ Мин ярлы яшәгәндә генә бәхетле идем”.

5) Димәк, байлык яшәү чыганагы гына булсын иде. Җиңел табылган әйбер җиңел югала.

Алдан ихтыяр көче турында сөйләштек.

  1. Ихтыяр көче кемгә күбрәк кирәк?
  2. Егетләргә?
  3. Кызларга?

Егетләрдер. Ни өчен7

Ата –аналар чыгышы.

Терәк. Ил терәге. Ата- ана терәге.

6) Терәк-укытучы -әти-әни-  яңадан үзе.

Тормыш сынауларын әзерләп кенә тора. Кайгы дигәнең дә читләтеп үтми. Әти -әни, укытучылар, мәхәббәтең дә, дустың да гел яныңда булмаска мөмкин. Үзеңә сайлый белергә, юлын табарга. Заяга уздырмаска тормышны.

Берәүгә сокланабыз ( әти -әнисенә ягымлы, хөрмәт итә)

Икенче кешегә нәфрәтләнәбез ( эчә, тәмәке тарта, өйдәгеләргә көн юк)

Кайсысыныңдыр әшәкелеген күрергә дә теләмибез.

Кеше үзе теләмәсә аңа ярдәм итеп булмый.

Толстой сүзләре.

  1. Сез кайсын сайлар идегез?

( Терәк ныклы булырга тиеш бит инде)

Разведкага кем белән барыр идең?

Бәхетле кешенең дус лары күп.

Димәк, тормышка өмет белән карарга,  стрессларга бирелмә.

7) Бурыч дигән әйбер  бар бит әле.

Күңелең алдында, намусың алдында, хезмәт алдында, ата-ана, ил алдында бар уең шушы төп юнәлешләрне үтәү бурычы булырга тиеш.

Барсы өчен дә ихтыяр көче, тырышлык, җан тынычлыгы кирәк.

Тормыш сынаулары алдында югалып калмаска, максатыңа омтылырга,  әти-әниләребез кебек нинди дә булса һөнәрне үзләштерергә,

яратып эшләп, матур,намуслы яшәвегезне, ил, әти - әни алдында бурычыгызны үтәвегезне, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

8) Класс сәгате Марат Файрушин башкаруында “ Рәхмәтеңнән ходаем ташлама” дигән җыр белән тәмамлана.