Демо ЕГЭ по тат. яз 4класс

Хасаншина Диляра Дианисовна

Ребята! Всего 3 варианта заданий. Выбирайте тот, который подходит вам по программе. А если решите все - хуже не будет.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 261_tatarskiy_1.doc81 КБ
Microsoft Office document icon 261_tatarsiky_2.doc61 КБ
Microsoft Office document icon 261_tatarskiy_3.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телендә  башлангыч гомуми белем бирү  мәктәпләренең

4 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен  биремнәр

Эшне башкару өчен күрсәтмә.

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез !

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А20) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесе куегыз.

А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз?

      1)  кояш

      2) җәй

      3) җәя

      4)  яры

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

  1. валчык, вокзал, тавыш, вәкил
  2. ваза, витамин, веранда, паровоз
  3. витрина, җавап, Володя, волейбол
  4. Шәүкәт, вакыт, ялкау, Вәли

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

1) ямьле

2) көньяк  

3) сәгать

4) руль

А4. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

     1) 39

 2) 40

 3) 33

 4) 35

А5. Татар телендә генә булган сузык авазлар рәтен күрсәтегез:

      1) [ы], [э/е], [и]

      2) [у], [а]

      3) [ә], [ө],[ү]

      4) [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленмәгән рәтне күрсәтегез:

      1) гөл-ләр-гә, әй-те-гез

      2) сүз-ләр-нең, ө-чәр

  1. кил-еп,таш-ый
  2. ур-наш-кан, үс-те-рә

А7. Сүзләрнең  дөрес язылышын күрсәтүче сүзлек:

  1. синонимнар сүзлеге
  2. орфографик сүзлек
  3. татарча-русча сүзлек
  4. антонимнар сүзлеге

А8. Исем:

  1. предметның билгесен белдерә
  2. предметның эшен белдерә
  3. предметны белдерә
  4. предметның санын, исәбен белдерә

А9. Ялгызлык исемнәр булган рәтне билгелә:

  1. дәү әни, әти
  2. Мырауҗан, Актүш
  3. салават күпере, кояшкай
  4. кош, песи

А10. Бирелгән мәкальдә күп нокталар урынына нинди кушымча ялгана?

      Тел... барның ил... бар.

  1.  - ем
  2. - ең
  3. - е
  4. -  егез

А11. Аңа  алмашлыгының килешен билгелә:

  1. баш килештә
  2. юнәлеш килешендә
  3. иялек килешендә
  4. төшем килшендә

А12. Фигыль:

     1) предметның билгесен белдерә

     2) предметны белдерә

     3) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә

     4) предметның санын белдерә

А13. Дөнья сүзендә ничә аваз бар?

  1. 5
  2. 6
  3. 7
  4. 4

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

  1. төнбок, кәгазь, савыт
  2. карабодай, Агыйдел, кулъяулык
  3. кап-кара, бала-чага, савыт-саба
  4. Ильнур, Алия, Зилә

А15. Кайсы рәттәге сүзләр  II зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

  1. укый, яза, ашый
  2. укысыннар, язсыннар, ашасыннар
  3. укы, яз, аша
  4. укыган, язган, ашаган

А16. Кайсы рәт сүзләренә -ячак, -ячәк кушымчасы ялгана?

  1. сөйлә, җырла, атла
  2. бар, кил, кит
  3. утыр, ки, ал
  4. бас, яз, күр

А17. Эндәш сүз:

  1. сөйләм төбәп әйтелгән предметны яки затны
  2. предметны белдерә
  3. предметның билгесен
  4. предметның санын, исәбен

А18. Дөрес язылышны тап:

  1. ике мең тугыз йөз алтмышсигезенче
  2. икемең тугыз йөз алтмышсигезенче
  3. ике мең тугыз йөз алтмыш сигезенче
  4. ике мең тугызйөз алтмышсигезенче

А19. Тартым алмашлыклары зат алмашлыкларына нинди кушымчалар ялганып ясала?

  1. -ынчы,-енче
  2. -ныкы,-неке
  3. -нчы,-нче
  4. -ның,-нең

А20. Алмашлыклар төрле сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?

  1. алыштырып килә
  2. алыштырмый
  3. турыдан-туры белдерә
  4. дөрес җавап бирелмәгән

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Мин гаиләбезнең иң кадерле истәлекләре саклана торган чемоданны ачтым һәм дәфтәр битенә төрелгән яулыкны алып карадым. (2)Зәңгәр читле ак яулык. (3)Минем туган көнемнең бердәнбер бүләге бит ул. (Н. Әхмәдиев)

В1. Тексттан үткән заман хикәя фигыльләрне язып алыгыз.

В2. 1-2 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны язып алыгыз.

В3. 2 нче җөмләдән сыйфатланмышны язып алыгыз.

В4. 3 нче җөмләдән I зат берлек сандагы исемне язып алыгыз.

В5. 2 нче җөмләдәге ак сүзенең антонимын языгыз.

В6. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын күрсәтегез.

Җаваплар

1 өлеш (А)

А1

2

А2

4

А3

2

А4

1

А5

3

А6

3

А7

2

А8

3

А9

2

А10

3

А11

2

А12

3

А13

1

А14

2

А15

3

А16

1

А17

1

А18

3

А19

2

А20

1

2 өлеш (В)

В1

Ачтым, карадым

В2

Иң кадерле

В3

Яулык

В4

Көнемнең

В5

Кара

В6

1



Предварительный просмотр:

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучыларының

татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен

биремнәр

Эшне үтәү буенча кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А12), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез !

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесе куегыз.

А1. Калын сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

  1. олы, солы, борыч
  2. торт, вышка, орден
  3. орлык, эшче, ыргак
  4. артист, сәфәр, балык

А2. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз:

  1. көзге
  2.  каз
  3. яңгыр
  4. авыл

А3. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына һ хәрефе языла?

  1. ...әтер, ...езмәт, ...ат, ...ыял
  2. шә...әр, ...өнәр, ...ава, зин...ар
  3. ...урлык, ...әбәр, бә...ет, ...әреф
  4. ...олык, ...ата, ...айван, ...исап

А4. Кайсы сүздә ъ (аеру билгесе) бар?

    1)  ашъяулык

2) мәгънә

3) вәгъдә

4) тәкъдим

А5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:

  1. бишлек, сөенеч, такталы
  2. урманда, сөлге, туктадык
  3. ямьләнгәч, берләштек, хәйләле
  4. күзлек, китаплы, кыргыч

А6. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:

  1. урак, урман, урды
  2. көйлә, көйле, көйсез
  3. сөлге, сөрт, сөртенде
  4. карга, карлы, карсыз

А7. Дәү, олы, зур  сүзләре нинди сүзләр?

     1)  охшаш мәгънәле сүзләр

      2) капма-каршы мәгънәле сүзләр

     3) әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

     4)  дөрес җавап бирелмәгән

А8. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

  1. 3
  2.  6
  3. 4
  4. 2

А9. Бирелгән җөмләдә ничә сыйфат бар?

Башына яшел түбәтәен, өстенә ак күлмәген, кара камзулын һәм чалбарын, чуар читекләрен киеп тә куйды. (Ә. Еники).

  1. 5
  2. 7
  3. 6
  4. 4

А10. Дөрес язылышны тап:

  1. бер мең тугыз йөз җитмешбишенче
  2. бермең тугыз йөз җитмеш бишенче
  3. бер мең тугыз йөз җитмеш бишенче
  4. бер мең тугызйөз җитмеш бишенче

А11. Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ничек дип атыйлар?

  1. җөмлә кисәкләре
  2. сүз төркемнәре
  3. ярдәмче сүз төркемнәре
  4. ия белән хәбәр

А12. Җыйнак җөмләне күрсәт:

  1. Кар ява.
  2. Ак кар ява.
  3. Тиздән кар явар.
  4. Кар көчле ява.

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Урам тын. (2) Салкынча. (3) Тар сукмактан бераз баруга, чалбар балаклары авыраеп калды. (4)Мул булып чык төшкән иде.

        (5)Җәйге кыска төнне куып таң беленде. (Р. Төхфәтуллин)

В1. Тексттан тамыры борын авазына беткән исемнәрне язып алыгыз.

В2. 3 нче җәмләдәге сыйфатның антонимын язырга.

В3. 3 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.

В4. 1-3 нче җөмләләр арасыннан сыйфатны  язып алыгыз.

В5. 5 нче җөмләнең иясен, хәбәрен язып алыгыз.

В6. 1-4 нче җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне язып алыгыз.

Җаваплар

1 өлеш (А)

А1

2

А2

1

А3

2

А4

1

А5

2

А6

2

А7

1

А8

3

А9

3

А10

3

А11

1

А12

1

2 өлеш (В)

В1

Төнне, таң

В2

1

В3

Киң

В4

Тар

В5

Таң беленде

В6

Сукмактан



Предварительный просмотр:

Тесты по татарскому языку для учащихся  4 классов русскоязычных групп общеобразовательных учреждений с русским языком обучения

 

При выполнении заданий этой части в бланке ответов под номером выполняемого задания (А1-А10) поставьте знак «х» в клеточку, номер которой соответствует номеру выбранного вами ответа.

1 өлеш

А1. Найди слово, которое произносится мягко:

      1) дәүләт                                                          

      2) урам                                                            

      3) башкала                                                      

      4) китап                                                          

А2. Найди противоположное по значению слово:  

     зур                                                          

  1. зәңгәр                                                  
  2. салкын                                                  
  3. бай                                                        
  4. кечкенә                                                

А3. Найди правильный перевод:

     Казанга кадәр                                                    

  1. после Казани                                        
  2. до Казани                                              
  3. в Казани                                                
  4. в центре Казани                                    

А4. На какой вопрос отвечают эти слова:

     Мәктәптә, театрда                                  

  1. кая?                                                          
  2. кайда?                                                      
  3. кайдан ?                                                    
  4. нәрсәдән ?                                                

А 5. Найди словосочетание с ошибкой:                

  1. ун китаплар                                            
  2. беренче дәрес                                          
  3. кызыл алмалар                                        
  4. матур күлмәк                                          

А6. Найди слово, отвечающее на вопрос нишли?

  1. укый                                                        
  2. укучы                                                      
  3. мәктәптә                                                  
  4. китаплар                                                  

А7. Найди лишнее слово:

  1. яза                                                                
  2. язмый                                                          
  3. язачак                                                          
  4. язган                                                            

А 8. Найди правильный ответ:

      Сатучы кайда эшли?                                          

  1. кибеттә                                                        
  2. мәктәптә                                                      
  3. хастаханәдә                                                
  4. тетрда                                                          

А 9. Найди слово, отвечающее на вопрос кемнең?

  1. абыйның                                                      
  2. шәһәрнең                                                    
  3. кызга                                                            
  4. урамның                                                      

А 10. Найди предложение с  отрицанием:

  1. Ул мәктәптә укый.                                    
  2. Әниемне яратам.                                        
  3. Алсу мәктәпкә килмәде.                          
  4. Мин кинога барам .                                  

2 нче өлеш

При выполнении заданий этой части запишите ваш ответ в бланке ответов справа от номера задания (В1-В5), начиная с первой клеточки. Каждую букву или цифру пишите в отдельной клеточке. Слова пишите без пробелов, между числами в отдельной клеточке ставьте запятую.

В 1. Расположи предложения, чтобы получился текст:

1. Аның башкаласы – Казан.

2. Республикабызның исеме – Татарстан.

3. Казан – борынгы шәһәр.

В 2.

1) Татарстанның дәүләт флагында нинди төсләр бар?

В 3.

1) Татарстанда дәүләт телләре  

В 4.

Татарстанның беренче президенты кем (фамилиясе)?

Маски ответов

1 өлеш

А1

1

А2

4

А3

2

А4

2

А5

1

А6

1

А7

2

А8

1

А9

1

А10

3

2 өлеш

В1

2,1,3

В2

Яшел, ак, кызыл

В3

Рус, татар

В4

Шаймиев