Тукай һәм Без

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g_tukay_1.docx10.46 КБ

Предварительный просмотр:

Узды кышның салкын бураннары,
Ак болытлар ерак агылды.
Зәңгәрләнде Кырлай урманнары,
Болыннары Тукай ягының.
Урамда яз, яз сулышы булып,
Назлы җилләр исә көньяктан.
Каеннары шаулый Кушлавычның
Апрель җыры килә ерактан.
Апрель,апрель – бөек Тукай туган,
Шигырь – синең алган сулышың.
Гөрләвекләр белән шушы җиргә,
Шигырьләр һәм җырлар юллыйсың.