Өлгермәүчелекне булдырмау

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

 

Укучыларның югары өлгереше укытучының сыйныф белән эшләү системасының дөрес төзелүеннән килә.

Укыту процессын дөрес оештыруның укытучы тарафыннан ничек тормышка ашырылуын югарыда әйтелгәннәр нигезендә кыскача йомгаклыйбыз.

Уку елы башланганчы ук укытучы үзенең һәр укучысы турындагы мәгълүматларны игътибар белән өйрәнә. Укуның беренче көннәрендә җәйге ялдан соң белемнәрнең торышын тикшерә. Тикшерү өчен үткән уку елы азагында шушы ук сыйныфта уздырылган контроль эш текстларыннан файдаланырга мөмкин.

Уку елы башында уздырылган иң беренче контроль эш өчен билге кую мәҗбүри түгел. Укучыларның үз белемнәрендәге кимчелек һәм җитешсезлекне аңлаулары һәм аларны тизрәк бетерүгә керешүләре әһәмиятле. Бу алга таба ышанычлы хәрәкәт итәргә, яңа белемнәр үзләштерергә мөмкинлек бирер.

Уку елы башында кабатлауны планлаштырганда, укытучы иң беренче тикшерү мәгълүматларын игътибарга ала. Узган елда үткән материал буенча язма эшләр һәм җаваплар өчен билгеләрне берникадәр кабатлау эше уздырганнан соң кую яхшырак.

Укучыларның эшләренә системалы контроль ясап, укытучы аларның белем дәрәҗәсен һәрвакыт белеп тора.

Тикшерү болай эшләнә: укытучы, бөтен сыйныф белән эш алып барган хәлдә, һәр укучыны исәпкә ала, аерым укучыларның эшләрен игътибар белән өйрәнә, аларга юнәлеш бирә. Хаталар өстендә эшләүгә аеруча игътибар итә.

Яхшы укытучы укучылардан берсенең дә өйрәнелә торган материалны аңламый калуына юл куймый. Фактлар һәм исбатлауларны белмичә торып, укучылар нәтиҗәне үзләштерә алмыйлар. Икенче яктан, теманың эчтәлеге тәлап иткән урында, укытучы укучылардан өйрәнелә торган фактларның мәгънәсенә төшенүне, аларны анализлау һәм төркемләүне, берләштерү һәм системалаштыруны, бәя бирүне һәм билгеләмәләр, законнар, кагыйдәләрдә чагыла торган закончалыкларны аңлауны таләп итә.

Укучыларның белемнәрен ныгыту, ныклы белем һәм күнекмәләр барлыкка китерү өчен укытучы күнегүләр системасын акрынлап катлауландыра бара, һәм шул ук вакытта укучының эшендә мөстәкыйльлек дәрәҗәсен күтәрә.

Ул гына да түгел, укытучы укучыларның мөстәкыйль эшләр системасына иҗади характердагы биремнәр кертә (төрле төрдәге сочинениеләр, мәсьәләр төзү, модельләштерә, төрле әйберләр әзерләү һ.б.)

Күнегүләрнең күптөрлелеге, укучыларның мөстәкыйль эшли алу дәрәҗәсе арту һәм аңлылыгы үсү аларны һәрбер яңа очракта гомумиләштерә белергә өйрәтә һәм шуңа күнектерә.

Укытучының һәрбер балага индивидуаль якын килүе бөтен сыйныфның уку- укыту эшендәге уңышларын тәэмин итүче иң әһәмиятле шартларның берсе булып тора. Укучыдагы артта калу озакка сузыла башлагач кына укытучының аны өйрәнә башлавы дөрес түгел, моның сәбәпләрен алдан сизеп чараларын күрсә, эше уңышлырак булачак. Укытучы укучыларның артта калуын икенче планга куймасын иде.

Укыту процессын оештырудагы ялгышлыкларны исәпләмәгәндә, укучылардагы түбән өлгерешкә укытучы үзе сәбәпче булган җитешсезлекләрне карап китик. Алар:

-укытучының укытыла торган фәнне һәм аның методикасын йомшак белүе;

-укучыларның үзенчәлекләрен белмәве;

-аларның белемнәрен исәпкә алуның начар оештырылуы;

-укучы шәхесенә ихтирам белән таләпчәнлекне бергә куша белмәү;

-гаиләне мәктәп белән бергәләп эшләүгә тартмау;

-укытучының ата-аналарга ярдәм итмәве;

-гаилә белән дөрес бәйләнеш урнаштырмау.

Укытучы, барыннан да элек, үз эшендә шушы җитешсезлекләрне булдырмаска, инде булган хәлдә, аларны бетерү өчен җитди чаралар күрергә тиеш.

Эш алымнарын белмәү, игътибарга, хәтергә алу эшендә, ятлауда җитешсезлекләр, фикерләүдә җитешсезлекләр (мәсәлән, фикерләүнең әкренлеге), ихтыяр көче җитмәү (мәсәлән, ныклык булмау, җиңел ышанучанлык һәм шуның аркасында укучының төп эштән читкә алып китүче коткыларга тиз бирелүе һ.б.) кебек балаларның үзләре тарафыннан актив көч куелудан башка бетерелүе мөмкин булмаган иҗитешсезлекләрне укытучының үз вакытында күрә белүе һәм аларны бетерү өчен ата-аналар белән берлектә чараларын табуы мөһим. Шуның белән бергә, үз җитешсезлекләрен җиңүгә укучының үзендә актив көч уята торган тәрбия эше алып баруның әһәмияте бик зур.

Укучының авырып артта калуында укытучының гаебе юк. Ләкин бу очракта да артта калуны бетерү өчен укытучы күп нәрсә эшләргә тиеш: әгәр укучының хәле өйдә шөгыльләнерлек булса, укытучы һәм коллектив авыруга башкалар белән бертигез укып барырга ярдәм итә. Укучы авыру вакытта укый алырлык булмаса, терелгәч аның белән махсус дәресләр оештыру, ә дәрестә мөстәкыйль эш уздырганда аңа индивидуаль биремнәр тәкъдим итү зарур.

Кайвакыт укучыдагы өлгерешнең канәгатьләнерлек булмавы гаиләдә тиешле шартлар тудырылмаудан килә. Укытучы, әлбәттә, бу шартларны белергә һәм  укучының яхшы укуына комачаулык итүче сәбәпләрне бетерү чараларын күрергә бурычлы. Гаиләнең матди хәле начар икән, бу балага ярдәм оештырырга; баланың ата-анасы аңа дәрес әзерләү мөмкинлеген тәэмин итми икән, бу мөмкинлекне булдырырга яки укучының дәресләрне мәктәп бинасында әзерләвен оештырырга кирәк.

    Укучылардагы түбән өлгереш сәбәпләренә анализ ясаганнан соң, без бу сәбәпләрне бетерүдә мәктәпнең, укытучының хәлиткеч роль уйнавын күрдек. Ләкин югары өлгерешкә ирешү күп очракларда ата-аналарның уңай мөнәсәбәтенә һәм укучыларның үзләренең активлыкларына бәйле була. Педагогларга бу активлыкны кузгата белергә, аңа дөрес юнәлеш бирергә һәм аны үстерә белергә кирәк.