Укытучы булып тумагандыр...

Ахметзянова Эндже Тагировна

Безнең бәхет җылы кулларданмы?

    Күңел күлең тулып, чишмәләрдәй

         Битең  буйлап яшьләр юл алган.

Кем соң сине, сеңлем, елаткан?

Сеңлемнең тавышыннан ук  аңлыйм, тагын нидер булган, йөрәге әрнүгә түзә алмаудан миңа шалтыратуы. Ни дип тынычландырыйм, каян табыйм кирәкле сүзләрне? Үзем дә бу хәлгә гаҗәпләнәм, шаккатам, түзәм, чөнки без биредә көчсезләр. Кызганыч, ә без бит өчебез дә бертуган, без өчебез  дә укытучы хезмәтенең асылын педагогия училищесында өйрәндек, өчебез дә чын укытучы булырга хыялландык. Елдан-ел укытучылар өчен эш катлаулана баруга карамастан, икебез үзен хезмәт юлын дөрес сайлаган дип саный, өченчебез исә, теләге чиксез булса да, мәктәп дигән могҗизалы дөняда үз урынын табалмый интегә. Замана үзгәрүме, әллә дилбегәнең нинди директор кулында булуыннанмы бу хәл? Мин, сеңлемнең бимазалануын күреп, укытучы бәхете – хезмәт юлын башлап җибәргән мәктәп җитәкчесе һәм остазлардан дигән фикергә килдем. И, сеңлем, нигә юллар сине Әлмәтнең 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенә илтте икән? Нигә юл башың Әлмәтнең башка берәр мәктәбеннән башланмаган?

Әти-әниебез тәрбияләп үстергән өч кызның олысы мин. Без Зәй районының матур гына бер татар авылыннан. Тату, бик тыйнак, тәртипле гаиләдә үстек. Өчебезне дә язмышлар Әлмәткә китерде. Минем 11 елым сизелми дә мәктәптә балалар укытып   үтеп китте. Ә бит хезмәт юлы Зәй   шәһәренең 4 нче номерлы урта мәктәбеннән башланган иде. Ул вакытта мәктәп директоры Степанов Константин Васильевич иде. Эшли башладым, горурланыр сәбәп юк, дистә еллар эшләгән укытучылар белән һич тә чагыштырырлык түгел, әмма беркем дә гаепләмәде, киресенчә, биюче бии-бии остара дигәндәй тынычландырдылар, ачык дәресләргә йөрттеләр. Язмыштан узмыш юк диләр. Зәйдән китәргә туры килде. Әлмәттә 10 нчы мәктәпкә эшкә урнаштым. Ул хәзер дә алдынгы мәктәп дип йөртелә. Бу лаеклы рәвештә яулап алынган исем. Биредә укучылар белем туплап кына калмый, кечкенәдән матурлыкны сакларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсә. Мәктәп директоры – Мингазова Гөлсем Гумеровнага зур рәхмәт. Ул бик оста җитәкче, укытучыларга карата күзе үткен. Укытучы буларак бер казанышым булмаса да, эшкә алды, кирәк чакта мактады, кирәк урында орышты. Ә миннән чын укытучы ясаучы – Закирова Резеда Хәйдәровнага аеруча рәхмәтлемен. Ул әлеге мәктәптә директор урынбасары булып эшли. Резеда Хәйдәровна кебек алдынгы карашлы кешеләр күбрәк булсын иде. Ул белем бирү өлкәсендәге барлык яңалыклардан хәбәрдар,  кешене тоеп, һәркемнең күңеленә кирәкле юл таба белә. Резеда Хәйдәровнаны үземнең остазым дип саныйм. Тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләр бирде, кызыксындыра белде, укытучы хезмәтенә мәхәббәт уята алды. Мин бәхетле укытучы, укучыларым бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулады гына түгел, һәрдаим балаларның яратуын тоеп яшәдем. Мәктәптә эшләвемә үкенмим.  Үкенмим диюнең сәбәбе бар – 4 ел мәгариф өлкәсенә карамаган башка урында эшләдем, әмма мәктәп тартты, укучыларның күз карашларын, елмаюларын сагындым. Бүгенге көндә 21 нче мәктәптә эшлим. Коллектив яхшы кабул итте, яңа кеше булсам да, ярдәм сорап килсәм бер генә укытучы да кире бормасына ышанам.

Икенче сеңлем 21 яшеннән бирле Әлмәтнең 13 нче мәктәбендә эшли. Мәктәп директоры Азизова Гөлсинә Нәдершановна яшь булуына карамастан сеңлемә класс җитәкчелеген, җәйге хезмәт лагеры җитәкчелеген ышанып тапшырды, сеңлем шулай ук мәктәпнең бердән-бер информатигы да, урта классларда математика укытучысы да иде. Ул Гөлсинә Нәдершановнаның ышанычын аклап кына калмады, эш аралый укучыларга, мәктәпкә ияләнде, хезмәтен яратты. Декрет ялы да бетмәс борын сеңлем инде үз урынына эшкә чыкты. Аның эшлисе килә, шул урында, шул мәктәптә. Чын күңелдән рәхмәт, хезмәткәр күңелендә эшенә карата ярату уята алган җитәкчеләргә.

Өченчебез педагогия училищесын бетергәч читтән торып Әлмәт институтларының берсендә белем алуын дәвам итте. Уку өчен түләргә укытучы хезмәт хакыннан өлеш чыгарып булмаячагын алдан ук чамалап шәһәр кафеларының берсенә официант булып эшкә урнашты. Бик юаш бит, эшли алыр микән дигән сеңлебез хәтта “Иң яхшы хезмәткәр” дигән диплом белән бүләкләнде. Октябрь аенда Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлады. Сөендек. Ул да шат иде. Аңа ошый иде. Укучылырның әти-әниләре тәҗрибәсезлектә гаепләвен дә, атналар буе дәресләрендә утыруларына да, эшендә хата өстенә хата табуларына да түзгән, безгә сиздермәгән сеңлем. Февраль аенда соңгы ике сессиянең беренчесенә киткәч, сеңлем урынына башка укытучы алганнар. Шушы хәбәр инде аны сындырды, озак елады ул, гарьләндеме, көчсезлегеннәнме, бу дөньяга тәҗрибәле булып туа алмагангамы? Эштән кумадылар, сеңлем озынайтылган көн төркемнәрендә аена 5 мең хезмәт хакына эшләп йөри. Кафеда ул аена 16-18 мең эшли иде. Укытучы булу теләге акчадан өстен шул, әмма яшь белгечләр бөтен мәктәпкә дә ярамый икән шул. Сеңлебезгә дә башка урыннан эш эзләргә тәкъдим иткәннәр. 1 нче мәктәптә ул җәйгә кадәр генә эшли алачак.

Эх, сеңлем! Авыр да соң синең тавышта чарасызлык салкынлыгын тою. Сине алабыз диделәр, 21 нче мәктәптә яшь булуны гаеп дип санамыйлар, без дә кайчандыр яшь идек дип яңа килгән яшь укытучыга булышырга тырышалар биредә. Әмма килерсеңме син, әллә синдә укытучы булу теләге сүрелдеме инде? Безнең төпчегебез, синең язмышыңа без берничек тә битараф була алмыйбыз. Син һаман да апаларың кебек укытучы булырга телисеңме? Сеңлем, түз, тәҗрибәсезлек  һәм яшьлек мәктәпкә эшкә алмаска сәбәп ул димәгән, сине чын укытучы итәр өчен тәҗрибә уртаклашыр, хаталарыңны аңлатып киңәшләр бирерлек, ярдәм кулын, җылы кулын сузарга әзер мәктәп директорлары да бардыр җирдә синең бәхеттән...                                                                                                                                              май.2012.

2012.12.09. Сеңлем мәктәптән китте. Шәһәребезнең йөзләгән кибетләренең берсендә көнкүреш кирәк-яраклары сатучы булып эшкә урнашты...                                                                  

 

Комментарии

Бик дөрес, матур итеп язылган!