Ахметзянова Эндже Тагировна

сайт учителя татарского языка

Ашкын кешем, сине җирдә еллар көтә, юллар көтә!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Психология, история, география

Увлечения: Комнатные цветы, аквариумные рыбки, национальная кухня

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Альметьевск

Место работы: МАОУ "СОШ №10"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetzyanova-enzhe-tagirovna
«Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек!»
Фәнис Яруллин

                                                                                                 

                                                                                СӨЙ ГОМЕРНЕ, СӨЙ ХАЛЫКНЫ!

                                                СӨЙ ХАЛЫКНЫҢ ДӨНЬЯСЫН!

О себе

 ТУГАН ҖИРЕМНЕ ЯРАТАМ, ТОРМЫШНЫ ЯРАТЫП ЯШИМ. ТАБИГАТЬКӘ СОКЛАНЫП ТУЯ АЛМЫЙМ.  БУ ИЛАҺИ ДӨНЬЯНЫ ЯРАТМЫЙ МӨМКИНМЕ СОҢ? 

Казан педагогия училищесын тәмамлагач Зәйдә укытучы булып эшли башладым. 2000-нче елда Әлмәткә килеп

урнаштым. Дәресләрен методик яктан дөрес, балалар өчен кызыклы итеп алып бара торган укытучыга әверелү

чоры озак булды. Читтән торып Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамладым. Бүгенге көндә 21-нче

мәктәптә эшлим. Зәй районының Чыбыклы авылы, туган авылым мәктәбе укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләде.

Чын укытучы булып өлгерүдә иң зур өлеш кертүче - Әлмәтнең 10-нчы мәктәбе.

Рәхмәт сезгә, остазларым - Резеда Хәйдәровна, Римма Миңнулловна, Сания Аслаховна, Динара Маратовна!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Әсгать Салах әсәрләре бүенге көндә балалар тәрбияләүдә күп мисаллар үрнәге булып тора.

Яшьлегемдә татар әдәбиятыннан Нурихан Фәттах, Гомәр Бәширов әсәрләре җәлеп итте, ә иң

кызыксынып укыган авторлар Купер, Дюма, Драйзер, Марк Твен, Островский. Укыган кеше күңелендә

онытылмый сакланучы әсәрләр авторы - Н. Гыйматдинова, ә шагыйрьләрдән Ш.Галиев, Такташ

Мой взгляд на мир

Төшләремдә очам кош булып.

Ничә очып, ничә мәтәлсә дә,

Кеше барыбер сайлый кош юлын! (С. Сөләйманова)

Мои достижения

Эшемнең нәтиҗәләре итеп укучыларымның миңа булган хөрмәтен һәм уңышларын саныйм. Ә бирелгән диплом һәм грамоталар фото рәвешендә альбомга җыелды.

Моё портфолио

Укытучының шәхси эш темасы – белем бирү процессында яңа технологияләр куллану. Шәхси теманы үзгәртү турында уйлануның кирәген тапмыйм. Тормыш һәм укытучы үзләштерергә тиешле белемнәр шулкадәр зур тизлек белән үзгәреп тора - җитеш кенә. Укучылар гаджетлар белән укытучыдан яхшырак таныш хәзер, шуңа күрә балаларны кызыксындыру чараларын өйрәнүне туктатырга ярамый. Хәзерге вакытта  https://learningapps.org/ сайтында булган күнегүләрне актив кулланам һәм үземнең биремнәр җыентыгын төзү өстендә эшлим.

Чыгышлар:  «Проведение экологических пятиминуток в школе» темасы буенча доклад «Развитие экологической культуры учащихся и студентов в естественном образовательном процессе»  конференциясендә укылды. Коференция урта һәм югары уку йортлары укытучылары өчен үткәрелде.  РТ, г. Н.Челны, МБОУ «СОШ №24 с углубленным изучением предметов»

Укытучының бастырылган хезмәтләре: Җыентык «Развитие экологической культуры учащихся и студентов в естественном образовательном процессе». 330 бит. Бастырылган - ФГБОУ ВПО «НИСПТР», 2012/МБОУ «СОШ №24 с УИП», 2012  Федерация күләмендә. 20.04.2012

Ачык дәресләр: "Ялкаулык - хурлык", сыйныфтан тыш чара «Особенности и модели организации внеурочной деятельности в современных условиях и в рамках внедрения ФГОС» тәрбия эше буенча директор урынбасарларының шәһәр семинары кысаларында үткәрелде, 2014 ел.

"Безнең гаилә", ачык дәрес «Использование инновационных технологий на уроках татарского языка и литературы» зона семинары кысаларында үткәрелде, 2014 ел.

Мастер-класс  - «Я – учитель ХХI века» һәм  ачык дәрес -  "С. Сәйдәшев" МАОУ "СОШ № 10" , "Учитель года 2013" кысаларында уздырылды.

Предмет атналыгында 6а сыйныфы рус төркеме укучылары белән Ә.Салахның “Балыкчы малайлар” хикәясе сәхнәләштерелде. Мәктәп күләмендә. 24.04.2012.

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан мәктәп күләмендә үткәрелгән атналыкта ачык дәрес. Проблемалы укыту технологиясен куллану үрнәге булган дәрес 9А сыйныфның рус төркеме белән үткәрелде. 21.11.2011

Добавить грамоту в портфолио