Язмыштан узмыш юк

Ахметзянова Эндже Тагировна

Бабайны искэ алган саен йөземдә елмаю барлыкка килә, ә күзләр яшь элпәсе белән каплана. Озак еллар буе синең исемеңне аклый алмаганга гафу ит безне, бабай!

         Кечкенәдән мин янында иң күп бөтерелгән, минем белән чын күңелдән балаларча сөенеп уйнап утырган кеше ул.  Калтырап торган ябык бармаклары белән пластилиннан төрле хайваннар ясый иде, ә мин тәрәзә төбенә ферма итеп тезә барам, күргәч, бабай шундый сөйкемле итеп елмая, күзләре бәхет бөркеп балкый иде.

       Аяклары авырту сәбәпле, ул гомеренең соңгы елларын урын өстендә уздырды, урамда аны бер күрдем: яңа йортка күчкәндә әти бабайны арбага утыртып алып барды. Кояшлы көн иде, башында эшләпә, үзе һәрвакыттагыча матур итеп елмая... Бу урамнарны күрү шатлыгымы, гомеренең соңгы көзе шундый сөенечле булуны тоеп сөенүе булгандырмы... Бабай 84 яшендә дөньядан китте. Сугыш турында безгә беркайчан берни сөйләмәде. Бары тик аның артиллирист булганын, Венгрия, Чехия җирләрендә сугышларда катнашуын, Монголиягә җибәрелүен белә идек һәм сугышта мөмкин булган иң көтелмәгән күрешү – авылдашы Сафа абый белән булган көтелмәгән очрашу турында сөйләгәне бар иде.

        Гомер уза торды, ветераннар елдан-ел кими барды, мәктәп стенасында урнаштырылган геройлар һәм сугышта үлгәннәрнең фотолары мәктәп музейларына күченде. Әнинең бабасы үзенең бертуган энесе белән сугышта яралардан һәлак булып чит җирләрдә күмелгәннәр, алар мәктәп стендында бар иде, күкрәгенә медальләрен таккан минем бабай да бар иде...

       Бервакыт әти мәктәп музеенда сугышта булганнар исемлегендә бабайны күрмәвен әйтте. Хатамы бу? - дип сорагач, әтигә бабайның сугышта булуын исбатлаучы кәгазьләр юклыгын әйткәннәр. Бу мөмкин хәлме дигән сорауга, бабайның документлары сакланган архивның пожарда януын ишеткән. Бу тетрәндергеч хәбәр иде. Хисләрне сурәтләү кыен, чөнки әллә безнең бабай бу исемлектә булырга лаек тугелме дигән уй да туа бит. Бабайның медальләре югалуны да әти үз гаебе итеп санады. Бөек Ватан сугышы каһарманнары  хөрмәтенә ачылган һәйкәл исемлегендә бабай искә алынмый. Әтинен шул һәйкәл янында басып торганда ни өчен күзләрендә яшь булганны аңлыйм мин. Бабабызның керсез исемен акларлык юллар таба алмадык без. Коточкыч һәм без кузаллый да алмаган аяусыз сугышны башыннан ахырынача үзен кызганмый көрәшеп узган, йөзләгән үлем угыннан сау котылган, туганнардай якын иткән күпме көрәштәшен югалту ачысын кичергән, күргән вәхшәтне хәтеренә яшерергә тырышып, сугыш юллары алып калган саулыгы булмаганга дистә еллар йори алмый яшәгән бабай, әйтерсең бу авыл кешесе булырга лаек тугел иде.

      Газетада Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алу турында белгәч, яңадан эзләнә башладым. Бу омтылыш безне бәхетле итте! Ничә мәртәбә бабай турында хәбәр табу уңыш белән тәмамланмаган иде, сәбәбе ачыкланды – фамилия, туу урыны дөрес күрсәтелмәгән. Тапкан докуменлар безнең бабай турында сөйли, шик юк. Хәтта исбатлау буларак икенче бабамның язмышы турында хәбәр иткән соңгы хатны курсәтә алам, Чыбыклы урынына Субуилы дип теркәлгән. Документларда татар атамалары, исемнәре күп хаталар белән язылган.

       Бабай! Рәхмәт сиңа, туган җиребез өчен сугышта яулап алынган Бөек Җиңү өчен! Рәхмәт сиңа күеңлләргә нур булып иңгән якты истәлекләр өчен! Зинһар өчен, кичер безне, бабай, синең хакта дөреслекне соң ачыклаган өчен!

      Әхмәтҗанов Әхтәм. Красноармеец. 1900. Татар. Беспартийный. Служба 18.10.1941., 152 апабр.  Медаль “За боевые заслуги”. Даты подвига – 23.04.1945, 11.08.1945...

     2022 ел. Бабайның исемен һәйкәл янындагы исемлеккә быел теркәделәр.