Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.
план-конспект урока (9 класс) по теме

Ахметзянова Эндже Тагировна

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучыларга такта янына чыгып, үзләренә иптәшне чакырып чыгарып сөйләшү (диалоглар) ошый. Проблемалы укыту технологияләре кушканча дәрестә укытучы этәргеч бирүче, юл күрсәтүче ролендә. Дәрес Р. З. Хайдарова күрсәтмәләре буенча биремнәрне русча аңлатып алып барыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkr_uroks9a.doc52 КБ
Файл dlya_9a.pptx721.91 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ.

Лесик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

МАКСАТ: 1. Һөнәр сайлау темасы буенча сөйләмгә чыгу. Укучыларны төрле һөнәр ияләре һәм һөнәр үзенчәлекләре

                      турында мәгълумат бирергә һәм алырга өйрәтү.

          2. Диалогик, монологик сөйләм үстерү, һөнәрләр турында күзаллауны киңәйтү. Парлап эшләү осталыгын

                      ныгыту. Тема буенча диалоглар, монологлар төзү осталыгын ныгыту.

          3. Үз-үзеңне кеше арасында тоту әдәбе, әңгәмәдәшеңә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Булышу, ярдәмчел

                      булу һәм дусларыңнан ярдәм кабул итә белү кебек сыйфатларны ныгыту.

ҖИҺАЗЛАУ: Дәреслек (Р.Р. Нигматуллина, К. “Мәгариф” нәшер. 2008.), рәсемнәр, төрле һөнәрләргә  

               бәйле предметлар, тактада презентация.

                                        ДӘРЕС БАРЫШЫ.

   ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ. – Исәнмесез укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз!

Сегодня научимся рассказывать на татарском языке о некоторых профессиях и составлять диалоги с помощью которых будем узнавать кем работает человек. Тема урока – дәрес темасы– Время выбирать профессию. Татарча ничек була?

    АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ. – Ребята чему мы научились вчера? Җавап .

– Ни өчен татар теле өйрәнгәндә профессияләр – һөнәрләр турында сөйләшергә өйрәнергә кирәк?  - Вариантлар. Җавап.

(Ситуатив күнегү. Өстәл артына Егор чакырыла,ул – офис хезмәткәре. Ааның каршына Вероника килә һәм: –Улым, миңа сәркатиб янына керергә куштылар, кая барыйм икән?-ди. Егор җавап бирә алмый.)

 Без Татарстанда яшибез һәм мондый хәл булырга мөмкин. Укучылар, ә кем соң ул сәркатиб? Сүзлектән табып җавап бирү 

Ә сез тагын нинди һөнәрләр беләсез?

   ПРОБЛЕМАНЫ БИЛГЕЛӘҮ. – Укучылар, сез күп һөнәрләр беләсез. Яхшы. А я предлагаю вам научиться еще больше говорить по татарски. Для этого научимся задавать вопросы. Попробуйте узнать профессию этого человека. Сораулар бирегез. А теперь, узнайте, какая профессия у этого человека, но нельзя задавать вопросы: кайда эшли?; кем булып эшли? Не получается. Попробуем по-другому. Өй эшеннән башлыйбыз.

    ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ. – Как вы думаете, каким способом эффективнее проверить дом. работу? Рус балаларын:  - Сергей кил әле монда! - дип чакырып,  сорауларны такта янында укытып җаваплар алу. (34-нче бит, 10-нчы күнегү).

   ТӨП ӨЛЕШ. 1. КЕРЕШ. – Укучылар, -  Укучылар,  Артем әйтә иң кирәкле һөнәр - *, Егор әйтә - * , - ди.

                                (Тактага яза: иң кирәкле һөнәр -  ) Укучылар, ни өчен җаваплар төрле? Җавплар !!!  

                                – Ә сез ничек уйлыйсыз? Иң кирәкле һөнәр нинди? Җаваплар !!!  Чтобы выбрать правильный ответ нам что-то ещё нужно знать! Карагыз, тыңлагыз, уйлагыз!

(Ситуатив күнегү. Дима табиб буларак өстәл артына чакырыла. Янына Вероника килеп утыра. –Улым, син миңа укол ясарга кушасың, авылда врач юк бит, нишлим икән?)  Укучылар, Дима кем булып эшли? Ул институтта укымаган әле, димшк ул кем? (Җавап)

Иң кирәкле һөнәр – фельдшер. Килешәсезме? Әллә дөрес түгелме?  Җаваплар алына  - Авылларда фельдшерлар җитми. Димәк, ( авылда иң кирәкле һөнәр - фельдшер )

Укучылар, спросите у меня какая профессия самая востребованная в Альметьевске. (Әлмәттә иң кирәкле һөнәр - ) Җаваплар.

    ЯҢА БЕЛЕМНӘР ҮЗЛӘШТЕРҮ. – Укучылар, хәзер Равил белән Сергей телефоннан  

                                сөйләшә. Вы определите, какая профессия самая востребованная в Альметьевске.  

(Ситуатив күнегү. Абый - эне телефоннан сөйләшә.-Сәлам, абый! –Исәнме, энем! –Абый, син    кайда? –Гаражда .Ни булды?-Машина ватылды, кил әле төзәтергә булышырга.-Ярар, ике сәгатьтән киләм.-Көтәм! )        

- Әлмәттә иң кирәкле һөнәр нинди?( Машина йөртүче) Килешәсезме? Ничек белдең? Ни өчен  

Әлмәткә машина йөртүчеләр кирәк?( Җавплар) Текст төзү.

- Ребята как вы спросите нашего водителя сколько лет он работает? Спросите его нравится ли ему

 работа? Что ему нравится в работе? Спросите почему он выбрал эту профессию?

-Дима, кил әле. Чакыр Аняны. (Ситуатив күнегү.Кибеттә.Өстәл артында сатучы – Ярослава.          Сергей килә:-Исәнмесез! –Исәнмесез!-Сездә сызыклы дәфтәрләр бармы? –Бар.-Өч дәфтәр бирегез әле. Ничә сум тора? –Унбиш сум. –Рәхмәт. -Рәхмәт )

- Әлмәттә иң кирәкле икенче һөнәр нинди? Сатучы. Ничек белдең? Ни өчен Әлмәткә сатучылар

 кирәк? Җавплар. Текст төзү.

- Ребята а как вы спросите нашего продавца сколько лет он работает? Спросите её нравится ли ей

 работа? Что ей нравится в работе? Спросите почему она выбрала эту профессию?

                                - Укучылар, Әлмәттә бигрәк тә мөһим тагын бер һөнәр бар – ул полиция хезмәткәре.

(Следователь). Ни өчен полициядә эшләргә теләмиләр? Җаваплар.

             НЫГЫТУ.  – Ребята, я знаю кем вы хотите стать. С вашего разрешения мы эти желания огласим.

                                Для этого нужно представить себя репортером газеты  “Әлмәт таңнары” и выяснить у  

                                профессианала кем он работает и где.

(Өстәл артына ике укучы чакырыла. Икенччесе сораулар бирә. Диалоглар).

                    Исползуйте вопросы которые вы задавале во время урока. Нельзя задавать вопросы ”кем булып

                эшлисез?”, “кайда эшлисез?”

             ӨЙ ЭШЕ.  34-нче бит, 12-нче күнегү. Рус телле балалар рәсемнәр буенча 5 сорау язалар, татар телле балалар

                Һәр һөнәр турында сөйләргә әзерләнә. Нәрсә эшләргә кирәк Ирек? Вадим?

     ЙОМГАКЛАУ. – Укучылар, яле, кабатлыйк өйрәнгәннәрне. Бүген хисапчылар көне. Сез хисапчы

                               турында нәрсәләр беләсез?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

время выбирать профессию

Слайд 2

һөнәр сайлар вакыт

Слайд 7

сәркатиб - секретарь

Слайд 8

һөнәрләр Укытучы Т әрбияче Табиб Сатучы Хисапчы Машина йөртүче Эшче Тегүче Төзүче Җырчы Җитәкче

Слайд 9

Иң кирәкле һөнәр нинди?

Слайд 10

Иң кирәкле һөнәр - фел ь дшер

Слайд 11

Авылда иң кирәкле һөнәр – фел ь дшер.

Слайд 12

Әлмәттә иң кирәкле һөнәр -

Слайд 13

Әлмәттә иң кирәкле һөнәр – машина йөртүче .

Слайд 15

Машина йөртүче Машина йөртүче – бик кирәкле һөнәр. Машина йөртүчегә физика, химия, математика, география фәннәрен белергә кирәк. Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белергә тиеш. Ул кешеләр яки товар йөртә, бу бик җаваплы эш. Ул бик иг ъ тибарлы булырга тиеш. Әлмәттә машина йөртүчеләр җитми, чөнки акча аз бирәләр, ә эш авыр.

Слайд 16

Әлмәттә иң кирәкле һөнәр – машина йөртүче һәм сатучы .

Слайд 18

Сатучы. Сатучы– бик кирәкле һөнәр. Сатучы булып эшләр өчен кешеләр белән аралаша белергә кирәк. Матур итеп сөйләшергә, товар турында белергә кирәк. Сатучы товар сата. Бу бик җаваплы эш. Әлмәттә сатучылар җитми, чөнки бик күп яңа кибетләр ачыла, ә сатучының эше авыр. Ул иртәдән кичкә кадәр эшли, ә эш өчен акчаны күп бирмиләр.

Слайд 19

Следователь – тикшерүче Тикшерүче – югары белемле кеше, бик күп фәннәр белә. Аңа психология фәнен яхшы белергә кирәк, чөнки ул кешеләр белән эшли. Тикшерүче - кызыклы һөнәр, җаваплы һәм авыр эш. Аның кәгаз ь эше дә бик күп. Ул суд өчен документлар әзерли, фактлар җыя. Тикшерүче – бик кирәкле һөнәр .

Слайд 20

- Сез кем булып эшлисез? - Сез кайда эшлисез?

Слайд 21

Диалог өчен терәк сүзләр матур ничә ел ошыймы сайладыгыз

Слайд 22

- Сез бүген бик матур! - Сез бу эштә ничә ел эшлисез? - Сезгә эшегез ошыймы? - Ә нәрсә ошый? - Сез ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?

Слайд 23

ӨЙ ЭШЕ 34 - нче бит, 12 - нче күнегү.

Слайд 24

21 ноябр ь – хисапчылар көне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен интеграль өйрәтү барышында укучыларда мәдәниара белем –күнекмәләр булдыру.(методик чыгыш)

Татар теле һәм әдәбияты  фәннәрен  интеграль өйрәтү барышында укучыларда  мәдәниара белем –күнекмәләр  булдыру.(методик чыгыш)...

Рус төркемнәренең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив күнекмәләрен электрон белем бирү ресурслары ярдәмендә устерү

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәт...

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...


 

Комментарии

Гизетдинова Лейля Алмазовна

Бик тә кирәкле дәрес эшкәртмәсе. Рәхмәт!