Татар һәм рус балалары белән бергәләп сәхнәләштерү өчен сценарий
материал (6 класс)

Ахметзянова Эндже Тагировна

                     Әсгать Салах

                                                           Балыкчы малайлар

Хикәягә сәхнәләштерү һәм эчтәлекне саклап калу максатыннан  өстәлмәләр кертелде. 6 сыйныф укучылары белән сәхнәләштерелде. Тамашачылар спектакль алдыннан Әсгать Салахның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Спектакль матур һәм тәэсирле булсын өчен музыкаль бизәлеш мөһим. Интернет челтәре аша кошлар сайравы һәм татар халык көе яздырылды. Көй һәм кошлар тавышы укытучыларга бирелгән ноутбук аша да яхшы яңгырый, бары так тавыш яңгыравын кирәкле параметрларга куярга кирәк. Кармакларны бергәләп ясау, әбиләредән кием-салым җыю, сәхнәне бизәүне планлаштыру кебек күмәк эшләр балаларны берләштерә һәм халкыбызның тарихы белән, милли көйләр һәм уеннар татар милләтенең гореф-гадәтләре белән таныштыра. Зур җәен тегү үзе дә бик кызыклы процесс, бу эшне дә хезмәт дәресендә балалар үзләре башкара ала. Спектакль катнашкан укучылар күңелендә дә, тамашачылар хәтерендә дә матур истәлек булып калды. Кайбер мизгелләр фотоальбомда урнаштырылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bal_mal.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                 Әсгать Салах

                                Балыкчы малайлар

Хикәягә сәхнәләштерү һәм эчтәлекне саклап калу максатыннан  

өстәлмәләр кертелде.

                                        Катнашалар:

  1. Малик – 10-11 яшьләр тирәсе шук малай.
  2. Минсәгыйть – 8-10 яшьлек ипле, тыңлаучан малай.
  3. Котый – ябык, чирле бала, ярлы гаиләдән.
  4. Ниса – ябык, сөйкемле кыз, ярлы гаиләдән.
  5. Мортаза – авылча киенгән, чыбыркысын иңбашына аскан көтүче абзый.
  6. Әби гади генә киенгән авыл карчыгы.
  7. Рамазан, Айдар – авыл малайлары.
  8. Шулай ук авыл балалары һәм тагын бер әби.

                                        Беренче  пәрдә.

Болын. Берничә куак үсеп утыра, тәбәнәк эскәмиягә чәчәкле бөркәвеч ябылган, урыны урыны белән чыбык-чабык таратылган.

Сәхнәдә Минсәгыйть Малик. Курыкканнары битләреннән күренеп тора, кемнедер чакыралар, кул болгыйлар. Малик йодрыгы белән яный:

Малик -Әй, син, Әтәч тәре! Нәрсә ятимнәрне елатасың! Котырдыңмы әллә!

 Кибетче булдым дигәч тә!                                                            

Котый белән Ниса керәләр, Ниса эчен тотып иелә:

Ниса -Ай, авырта!  

Котый -Әни алдында оят, бер кечкенә балык булса да эләктереп булмады.                                                          

Ниса -Кулдагысын да алып калды, Әтәч!

Минсәгыйть -Әле бит шул Әтәчнең ярдәмчесе минем абый - әтинең энесе,

ул да ичмасам ярдәм итмәде. “Кем чакырган сезне, кайтып китегез“ - дип куды әле!                                                                            

Малик  - Әйдә, ярар, мәгез, бераз юаныч булсын. (балаларга берәр балык бирә) 

Бөтенесе рәхмәт әйтә, сөенә.

Котый -Эх безнең әтиләр сугыштан исән кайткан булса...  

Ниса -Болай әтәчләнә алмас иде ул Әтәч!

Малик  -Күрдегезме балыкның күплеген! Анда мооондыыый чуртаннар бар иде!                                      

Котый - Шул кадәр балыкны Әтәчнең кибетеннән алучы булыр микән, әй?                                                

Малик  -Әсез күрдегезме теге ятьмә белән балык сөзгән абыйларны?

Ничек курыкмаганнар салкын суга керергә?

Малик - Алар судан чыгу белән безнең күршеләрнең мунчасына йөгерделәр.

 Ә балык күп иде,ә?!  

Ниса - Күп иде, күп...

Котый - Балык эләкмәсме дип Шишмә буе саклап аяклар туңды... Ниса - Ай, ашыйсы иде бу балыкны тизрәк, ай тәмледер инде ул!

(китәләр).

Шул ук күренеш. Укытучы сайлап алган татар халык көе яңгырый. Музыка әкрен генә тына, Әби чага. Әкрен генә чыбык-чабык җыя).

Әби – И, балалар, бигрәкләр дә авыр вакытларга туры килде шул сабый чакларыгыз, бик авыр. И, сабыйлар, шушы яшьтән тормышның ачысын-төчесен татып, әти назына сусап үсәләр шул. Бөтен гаилә мәшәкатьләре дә шулар җилкәсендә бит. Илебезне хатын-кыз күтәрә, мескен балаларга нинди назы калсын инде ананың, көне буе җигелеп тормыш йөген тарткач. Мичен ягарга чыбыгын, чәй куярга суын ташу дисеңме, әле менә озакламый безнең ише әби-чәбигә ялланып бакча казырга йөри башларлар, казыганда чыгачак бәрәңгегә өметләнә бит инде алар, үзләренең гаилә тоткасы икәннәрен сизеп, белеп үсәләр... Көне-төне ачлы-туклы булсалар да, сөйләгәннәреннән салкын бөркелсә дә – җылы күңелле тагын үзләре, кеше җанлыклы. Бәхетле генә булыгыз инде, балакайларым, бәхетле генә булып үсә күрегез берүк...(китә).

        

                                        Икенче пәрдә.

Кошлар сайравы яздырылган кө яңгырый.

Малик белән Минсәгыйть кармакларны караштыралар.

Минсәгыйть -- Әллә учак ягып җибәрәбезме?

Малик - Әйдә...

Бер кочак чыбык-чабык алып килә. Малик чакма ташлары бирә. Урнаштыра. Малик беренче балыкны тота.

Минсәгыйть --Кабызып җибәримме?

Малик - Җибәр...

Минсәгыйть - Егет кешедә чакма булмый калмый инде...

Малик - Соң!!!

Учак буена утырып. Малик китергән балыкны яфракка төреп куя.

Минсәгыйть --Иртә торгансың. Мин рәхәтләнеп төш күреп ята идем әле

Малик - Мине бүген йокы алмады. Гел теге балык искә төшә дә тора... Валлаһи, малай, кимендә көрәк сабы буйлык, сырты кап-кара!

Минсәгыйть -- Нинди балык икәнен таный алмадыҗмы?

Малик - Караңгы иде бит әле. Әллә җәен иде, әллә зур сазан...

Минсәгыйть -- Җәен иде, әллә зур сазан... Борылышта дидеңме?

Малик - әйе, борылышта. Ул шунда, тирәндә ята, беркая да китми.

Минсәгыйть -- Менә, күмере дә төште. Кая бәрәңгене дә, балыкны да ...

Балыкларны, бәрәңгене учакка салалар.

Минсәгыйть --Какыли бабайдан алдым дисеңме кармакны?

Малик - әйе, Какылидан. үзенең халыктан җыйган йомыркаларына алмаштырдым, арбасының икенче ягыннан күрмәгәндә 2 йомыркасын алдым да әйләнеп килеп үзенә бирдем. Кояшка куеп караган була әле.

Минсәгыйть -- җебе дә шәп шул, 2 шәр ат кылы белән ныгытылган дисеңме?

Малик - әйе, зур балык тотар өчен бит!

Минсәгыйть --Пешкәндер, мә, авыз ит!

 Ашыйлар, кармакларга карый-карый. Кинәт Малик сикереп тора, йөгерә

Малик -Әйдә, Сәгыйть, икәү... Син дә тот!

Минсәгыйть -- Тотам, тоттым! Ай-һай зур!!! Зур җәен!!!

Малик -Юк, болай булмый бу,ычкындыртасың Хәзер, ылучшы кагылма.  Ярый әле бауны өзмәде! Әгәр малай моны тота алсак... Аллаһы теләсә... Моны тотсак!!! Авылның бөтен ятимнәрен җыеп аш пешереп ашар иек.

Минсәгыйть -- Син нәрсә, Малик, котырдыңмы әллә? Ай буе шушы балыкны тотам дип йөр дә, юнҗләп авыз итә дә алма?!

Малик - Сәгыйть, барыбызга да җитә, Әтәч Шәфи рәнҗеткән Ниса белән Котыйны, Раббанины балык ашына чакырмый булмый инде.

Минсәгыйт балыкны башыннан тотмакчы була, тегесе койрыгы белән бәреп су чәчрәтеп кача. Минсәгыйт өстеннән су коя

Минсәгыйть -Мин аңладым сине, Малик! Мин хуплыйм синең ниятеңне.

Малик - Безнең барысы да алда әле, Сәгыйт! Ашыйк әле күршеләребез белән бер туйганчы балык, бакча бәрәңгесе түгел бит, елга балыгы! Әтәч Шәфигә җитмәсә дә безгә җитә ул!

Минсәгыйть - Яхшы әле кармак бавы нык булды. Вәт әрәм булыр иде ашка дигән җәен!

Чыбыркысын күтәреп көтүче Мортаза абзый чыга, күрә, шаккатып

Мортаза - Вәт малай актыклары, вәт иты да! Кара син аларны, нинди җәен каптырганнар бит,ә! Кара син аларны, ничек тартып чыгардыгыз аны, вәт малай актыклары!

Малик - Мортаза абзый, ярга чыгарып булмый бит әле.

Мортаза - Кара син, ә. Соң, Малик энем, аның авызын судан чыгарып калдырып торыгыз, һава сулап хәле беткәч алырсыз. Менә сиңа трафый дык трафый! Җәен итен авыз итәбезме соң, малайлар?!

Минсәгыйть - Итәбез, Мортаза абзый, Авылның бөтен ятимнәре белән аш пешерәбез!

Мортаза - Мына мынсына рәхмәт, энеләрем... Яхшы малайлар сез!

Елмая, балыкка карый-карый китә. Малайлар кармакны тартып, бәйләп учактан бәрәңге алып капкалыйлар, балыкны алганда балалар чыга.

Рамазан -Моны кем тотты?

Айдар - Бу җәенме?

Рамазан - Бу кемнеке?

 Малик - Бу барыбызныкы да!

Минсәгыйть - Ашы да, шулпасы да барыбызныкы да! Озакламый килегез! Камилә әбиләргә дәшегез!

Балалар югала, малайлар учак әзерли, әбиләр керә, казан куя, балалар җыела, ярма, кабак, калак, савыт бирәләр, үзләре тезелешеп утырышалар, сөйләшәләр, малайлар күрсәтә-күрсәтә балык тотуны сөйли.

Рамазан - Малик белән Минсәгыйть кебек дусларың булса иле, ә!

Айдар - Ай, исе! Исе шулпаның!

Әби уеннар уйната. (“Буяу сатыш”, “Чума үрдәк, чума каз”, Малик баян уйный, балалар җырлый)

Әби -Балакайлар, аш әзер, ягез, я, Малик, Минсәгыйть энем, килегез, кил!

Малик -Камилә әби, рәхмәт, әмма безгә соңыннан.

Әби сала тора, балалар ашый тора, китә тора

Әби -Менә бәрәкәт, нәкх сезгә җитте дә, бетте дә, сөбеханалла, мәшалла!

Малайлар ашарга утыра. Капканда гына туктап калалар

Айдар - Ниса белән Котый кая соң?

Әби - Әй, Ходаем, балакайларым, дөрес күрәмме, ялгышмыйм бугай инде, әнә шул ике бала Котый белән Ниса ахрысы... И, Ходаем, ачлыктан интегеп сулып беткәннәр, сабыйлар...

Котый белән Нисага утырырга Раббани булыша. Малик белән Минсәгыйть бер-берсенә карашалар да ашларын балаларга сузалар.

Малик -Борчылма, Сәгыйть, без иртәгә дә тотарбыз балыкны. Балыгын да шулпасын да ашарбыз әле...

Күз яшьләрен сөртә. Баянын алып моңлы көй суза.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий

Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планнары.

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планнары....