Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планнары.
материал

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планнары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_bala.docx44.16 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы

 гомуми белем бирүче муниципаль бюджет оешмасы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызының

2021/2022 нче уку елына

“Сәләтле балалар”

 белән

эшләү планы

Сәләтле балалар белән эш алымнары

Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог-галим И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.  Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнелгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты белән генә канәгатьләнергә теләми һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.

Мөгаллимнәргә һәм тәрбиячеләргә балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә.

Мөгаллимнәрне гадәти мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү, аларга ничек итеп  шәхси якын килү, малайлар һәм кызларны индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыксындыра.

Бу юнәлештә эшләгәндә, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Аларның беренчесе – укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән килештерү механизмын булдыру.

Икенчесе – дәрестә дифференцияле укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеге.

Өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп  катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив  үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”

                                        Күренекле педагог А. С. Макаренко

      Укытуның төрле  этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать  дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

       Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга  туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль  һәм аерым (индивидуаль) якын киленә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.

                      “Сәләтле балалар программасы”нигезендә

 түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү; милли төбәк компонентын үзләштерү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-сәләтле балаларның фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;

Бурычлар һәм максатлар:

1.  Укучының фикерләү сәләтләрен үстерү;

2. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү;

3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету;

4.  Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру;

5. Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру;

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

1. Татар телен, әдәбиятын өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6. Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7. Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;

8. Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

9. Укучыларны гуманитар юнәлеш буенча әзерләү;

10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү

“Сәләтле балалар” исемлеге,

алар турында мәгълүмат

Ф. И.

класс

сәләте

нәтиҗәлелек

1.

Исмагилова

Диана

2.

Калинкина

Екатерина

3.

Курлитенко

Алина

4.

Ситдиков

Данис

5.

Гыйлметдинов

Рәсүл

6.

Зәйнуллина

Алия

7.

Сальников

Данил

8.

Евдокимова

Дарья

9.

Рәхимова

Регина

10.

Рахматуллина

Камилә

11.

Заһидуллин Хәсән

12

Петрова Лилиана

13

Павлова Полина

14

Фәтхуллов Альмир

15

Дәүләтшина Зәринә

Эш планы

Эчтәлеге

вакыты

1

Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану

сентябрь

2

Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю

даими

3

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш:  диалог төзү, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу.

даими

4

Иҗади конкурсларда катнашу: “Шигырь укучылар конкурсы”, “Иншалар язу конкурслары”, “Рәсем ясау, кул эшләре” конкурсларында катнашу

даими

февраль

март

5

Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү

даими

6

Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу.

даими

7

Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү

даими

8

Шәһәркүләм, республикакүләм конкурсларда катнашу

Даими

9.

Шәһәркүләм, республикакүләм олимпиадаларда катнашу.

даими

Казан шәһәре Яңа Савин районы

 гомуми белем бирүче муниципаль бюджет оешмасы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе”

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызының

2021/2022 уку елына

Авыр үзләштерүче укучылар белән

эшләү планы

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү максаты

1. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) уяту, тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру;

  1. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык  өлгереш һәм  белем сыйфатын күтәрү)
  2. Алган белемнәрне тормышта куллана  белү, тормышка яраклаша белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.

Эш планы

        

№ п/п

Эшләнәчәк эш төре

Авыр үзләштерүче укучыларны барлау.

Матур язу күнекмәләрен үстерү, күнегүләр өстендә эшләү.

Үзләштереп җиткермәгән темалар өстендә эшләү.

Өй эшләре тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән укучылар белән өстәмә эшләү.

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

Хаталар күп җибәрүче укучылар белән күчереп язу күнегүләре башкару.

Язылышлары төрле кагыйдәгә караган сүзләрне сүзлек диктанты итеп язу.

Диктантлар язу вакытында киткән хаталарны анализлау, орфограммалар өстендә эшләү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Картиналар буенча миниатюр – сочиненияләр язу.

Уку тизлеге ким булган укучылар белән өстәмә китаплар уку.

Контроль, мөстәкыйль эшләрдә хаталары булып, начар билге алган укучылар белән индивидуаль биремле карточкалар өстендә эш.

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

Фәнне авыр үзләштерүчеләр исемлеге

№ п/п

Укучының фамилиясе, исеме

Класс

1.

Савинов Роман

2.

Смолина Анна

3.

Вележинский Тимур

4.

Михайлова Евгенья

5.

Пупышев Александр

6.

Сибгатуллин Булат

7.

Вафин Данис

8.

Низамов Марк

9.

Хәйруллина Азалия

10.

Шәйхразиев Эмиль

     11.

Гыйлметдинов Эмиль

12.

Назарова Ираида

13.

Мостафин Рамазан

Авыр үзләштерүче укучылар белән эш.

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү кирәк. Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә .

Эшнең эчтәлеге

Эш төре

1

Уку техникасын яхшырту өстендә эш.

Кычкырып уку

2

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.

Интонацион яктан басым ясап укып күрсәтү

3

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү.

4

Каллиграфик режимны үтәү юнәлешендә эш

Матур язу күнегүләре

5

Грамоталылыкны үстерү

- контроль күчереп язу

- хәтер диктанты

- күрмә диктант

6

Орфограммалар белән эш

Сүзлек диктанты

7

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

Җиңеләйтелгән карточкалар, тестлар.


        

Язу техникасын исәпкә алу.

Язу тизлеген исәпкә алу  уку елына бер тапкыр гына башкарыла. Искәрмәләр графасында укучының язуында үзгәрешләр күрсәтелә, шулай ук шәхси үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә (сул кул белән яза, хәреф элеметларын дөрес тоташтырмый, язу авышлыгы дәрес түгел, хәрефләп күчереп язуы һәм башкалар).

Ф.И.О

класс

Укучының почеркы

Шәхси үзенчәлекләр, үзгәрешләр


Язма эшләрдәге хаталарны гомумиләштерү

Язма эш төре______________

Класс____________________

Текст____________________

Укытучы_________________

I. Орфографик хаталар.

1.

о-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е, ю, я

4.

ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

йо, йө

8.

къ-гь, к-г

9.

йо, йө кушылмалары

10.

В-[w]

11.

Кушма сүзләр

12.  

Парлы сүзләр

13.

Тезмә сүзләр

14.

Алынма сүзләр

15.

Кисәкчәләр язылышы

16.

Кушымча, теркәгеч

П. Пунктуацион хаталар.

1.

Тиңдәш кисәкләр

2.

Аерымланган хәлләр

3.

Аерымланган аныклагычлар

4.

Эндәш сүз

5.

Кереш сүз

6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

7.

Гомумиләштерүче сүзләр

8.

Туры сөйләм

9.

Тезмә кушма җөмлә

10.

Иярченле кушма җөмлә

11.

Ия белән хәбәр арасында сызык

1.

Игьтибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу

2.

Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу.

3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар.

4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

5.

Хәреф элементлары дөрес булмау.

 

Грамоталылыкка ирешүнең беренче шарты - системалылык. Нинди дә булса орфограмманы онытылмаслык итеп үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Моның өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

Беренче чиратта, орфографик бишминутлыклар үткәрү отышлы. Күрмә диктантлар яздырту эше дә нәтиҗә бирә. Тексттан шушы орфограммага караган сүзләрне табарга;

  1. Төшеп калган хәреф урынына тиешлесен куярга;
  2. Бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганага язарга;
  3. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә;
  4. Сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга;
  5. Басымын куярга;
  6. Хаталарны төзәтергә һ.б.

Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Индивидуаль-дифференциаль биремнәр эшләү укучыларда кызыксыну уята.

Хаталар өстендә эш вариантлары

Орфографик ялгышлар

Хата җибәрелгән сүз (дөрес язылыш)

Кагыйдәсе

Мисаллар

Көнбагыш

Кушма сүз

Көн+чыгыш

Төн+боек

Һәр

Истә калдыр!

Һич, һәм, һәйкәл

Пунктуацион ялгышлар

Кагыйдә

Мисаллар

1. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

Стилистик ялгышлар

Кагыйдә

Мисал

1. Җөмләдә сүз тәртибе

2. Сүзләрне җөмләдә урынсыз куллану

Грамматик ялгышлар

Кагыйдә

Мисал

1. Кисәкчә белән кушымчаны бутау

Искәрмә: хаталар өстендә эш контроль характердагы язма эшләрдән соң башкарыла һәм укучыга аерым билге куела.

Уку техникасын исәпкә алу.

Ф.И.О

Кычкырып уку (сүз)

Кимчелекләр

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы.

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү масаты: 1.  Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнхгә кызыксыну тәрбия-ләүнең яңа технологияләрен тудыру.2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү ...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш планы

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү максаты:1.Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру;2. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксы...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

Авыр үзләштерүче укучылар белән эш

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләр өчен программа...

Авыр үзләштерүче бала

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси м...