Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Геловани Гюзель Фандусовна

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

 “8 нче гимназия”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 “Каралды”                                         “Килешенде”                                           “Расланды”

МБ җитәкчесе                                              Директор урынбасары                                  Гимназия директоры

________Ваганова А.И.                              _________  Шәрәфиева  Г.М.                       _______Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № 1                      “29” август 2016 ел.                                      Боерык № 210

 “29” август 2016 ел.                                                                                                         “01” сентябрь 2016 ел.

                                                                                                                                           

                                                                                     

            Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәбенең V - VI  сыйныфлар

өчен татар теленнән (рус төрк) фәнне авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

(сәгатьләр саны атнага 1 сәгать, елга 34 (33) сәгать)

                               

  Төзүчеләр: татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                                                           

                     

Казан, 2016


Аңлатма язуы

Рус мәктәбендә белем алучы V – VI сыйныф укучылары өчен төзелгән татар теле буенча фәнне авыр үзләштерүче балалар белән эшләү программасы бүгенге мәктәпнең мөһим бурычларның берсе – шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, укучыларга дәүләт стандартларында туры килерлек белемнәр бирү, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү юнәлешендә төзелгән.

Ул үз эченә түбәндәге максатны ала: авыр үзләштерүче балаларның шәхси, иҗади мөмкинлекләрен, интеллектуаль потенциалын үстерүнең системасын булдыру.  Бурычлар:

  1. Авыр үзләштерүче балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.
  2. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү.
  3. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру.
  4. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем сыйфаты күтәрелү, олимпиада, бәйгеләрдә катнашу һәм җинү)
  5. Республиканың, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, 5нче - 6нчы сыйныф укучылары телнең аралашу чарасы булуына төшенүне, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итүне дәвам итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, акыл һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Алар татар телендәге өстәмә орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Авыр үзләштерүче балалар белән эшләү программасы үзләштерүнең түбәндәге шәхси нәтиҗәләрен күзаллап эшли:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү;
  • җаваплылык хисе һәм мөстәкыйллелекне үстерү;
  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юлын табу сәләтен булдыру;
  • куркынычсыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, материаль һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл караш формалаштыру.

Метапредметлы  нәтиҗәләр:    

Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:  

  • укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалашу;
  • татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу, башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уяту;
  • дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру;
  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;
  • телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдыру; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнү;
  • телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.

Эш программасының эчтәлеге

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга  туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль  һәм аерым (индивидуаль) якын килә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрә ала. Шуңа күрә авыр үзләштерүче балалар белән эшләгәндә беренче этап итеп диагностика үткәрү зарури.

Диагностика

Эшнең эчтәлеге

Вакыты

1

Укучыларны психологик яктан өйрәнү:

      - белем алуга сәләт (Ровен методикасы);

      - игътибарлылык (Мюнстерберг, Гальперин методикалары);

      - күзаллау сәләте (Монтессори методикасы);

      - сүзләрне хәтердә калдыру сәләте (Монтессори методикасы);

      - саннарны хәтердә калдыру сәләте (Монтессори методикасы);

      - логик фикерләү сәләте (Монтессори методикасы);

      - мотивация (А.Г. Шмелов, В.С. Бабина)

Сентябрь - октябрь

2

Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

      - үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

      - эчтәлекне сөйли белү;

      - терминнар куллана белү;

      - грамоталылык;

      - иҗадилык.

Һәр чиректә

3

 Уку техникасын исәпкә алу.

Һәр  яртыеллыкта

4

 Язу   техникасын исәпкә алу (Б.Ц. Бадмаев “Психологические приемы ускоренного обучения русскому правописанию”).

Һәр  яртыеллыкта

5  

 Язма эшләрдәге хаталарны классификацияләү (П.Я. Гальперин методикасы буенча орфографиягә өйрәтү).

Даими

6

Анализ

Даими

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү дә  алынды (2 нче таблица). Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә 3, 4, 5 нче таблицалар буенча анализ ясап, укытучы максатчан рәвештә индивидуаль эшне оештыра ала.

Укучының төп шәхси сыйфатлары.

Укучының төп шәхси сыйфатлары психологик диагностика нигезендә ачыклана һәм махсус таблицага урнаштырыла. Бу күзәтүләр класс коллективы турында күзаллау булдырырга ярдәм итә. Психолог белән берлектә мондый күзәтүләрне I чиректә үк башкарырга тәкъдим ителә.

Таблица 1

Ф.И.О

Белем алуга табигый сәләте

Игътибарлылык

Күзаллау сәләте

Хәтердә калдыру сәләте.

Логик фикерләү          сәләте

Сүзләрне

Саннарны

Анализ ясап языла.        

Беренче яртыеллыктан соң яки уку елы ахырында класстан укучыларны беркадәр өйрәнгәч, икенче таблица тутырыла. Биредә ике төрле тамга кулланыла: I - теге яки бу күнекмәләр бар, 0 - күнекмәләр юк. Соңгы юлга һәр багана буенча информация туплап бирелә һәм класстагы укучыларның күнекмәләре турында анализ ясап языла.

Укучының шәхси мөмкинлекләре

Таблица 2

Ф.И.О

Фикерне кыска, төгәл әйтә белү

Эчтәлекне сөйли белү

Терминнар куллана белү

Грамота

лылык

Иҗади

лык

Тест биремнәрен эшләү

Компьтерда эшли белү мөмкинлеге

Искәр

мәләр

Уку техникасын исәпкә алу.

Уку техникасын исәпкә алу уку елы башында һәм ахырында башкарыла һәм анализ ясала. Индивидуаль эш төрләрен планлаштыру өчен кулай. 1-7 классларда алып барылса, үсеш динамикасын күзәтергә мөмкин.

Таблица 3

Ф.И.О

Кычкырып уку

Эчтән уку

Уку күнекмәләре

Кимчелекләр

Аңлы

Дөрес

Йөгерек

Сәнгатьле

Анализ ясап языла.

Язу техникасын исәпкә алу.

Язу тизлеген исәпкә алу  уку елына бер тапкыр гына башкарыла. Искәрмәләр графасында укучының язуында үзгәрешләр күрсәтелә, шулай ук шәхси үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә (сул кул белән яза, хәреф элеметларын дөрес тоташтырмый, язу авышлыгы дәрес түгел, хәрефләп күчереп язуы һәм башкалар).

Таблица 4

Ф.И.О

Укучының почеркы

Сүз саны/хәреф саны

Шәхси үзенчәлекләр, үзгәрешләр

5 класс

6 класс

7 класс

8 класс

9 класс

Анализ ясап языла.

Хаталар өстендә эш

Язма эшләрдәге хаталарны классификацияләү ике төрле вариантта тәкъдим ителә. Контроль язма эшләрдәге хаталар һәр чирек саен анализлана һәм параллель сыйныфлардагы нәтиҗәләр белән чагыштырыла. Бишенче-алтынчы таблицаларда һәр укучының кайсы орфограмманы йомшак белүе күренсә, 7 нче таблица буенча һәр сыйныфтагы укучылар турында гомуми нәтиҗә ясарга мөмкинлек бар.

Язма эшләрдәге орфографик хаталарны төркемләү

Таблица 5

Ф.И.О

О-ы, ө-е, э-е

Е,ю,я

Ъ-ь

һ-х

җ

Къ-гъ, к-г

Н-ң

Йо,йө кушылма

В-[w]

Кушма сүзләр

Парлы сүзләр

Тезмә сүзләр

Алынма сүз

Кисәкчәләр язылышы

Кушымча, теркәгеч

Искәрмә

Язма эшләрдәге пунктуацион хаталарны төркемләү

Таблица 6

Ф.И.О.

Тиңдәш кисәкләр

Аерымланган хәлләр

Аерымланган аныклагычлар

Эндәш сүз

Кереш сүз

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

Гомумиләштерүче сүзләр

Туры сөйләм

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөм

Ия белән хәбәр арасында сызык

Катлаулы төзелмәләр

Катнаш кушма җөмлә

Язма эшләрдәге хаталарны гомумиләштерү

Язма эш төре______________

Класс____________________

Текст____________________

Үткәрү максаты___________

Вакыты__________________

Укытучы_________________

Таблица 7

I. Орфографик хаталар.

1.

о-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е, ю, я

4.

ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

йо, йө

8.

къ-гь, к-г

9.

йо, йө кушылмалары

10.

В-[w]

11.

Кушма сүзләр

12.  

Парлы сүзләр

13.

Тезмә сүзләр

14.

Алынма сүзләр

15.

Кисәкчәләр язылышы

16.

Кушымча, теркәгеч

П. Пунктуацион хаталар.

1.

Тиңдәш кисәкләр

2.

Аерымланган хәлләр

3.

Аерымланган аныклагычлар

4.

Эндәш сүз

5.

Кереш сүз

6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

7.

Гомумиләштерүче сүзләр

8.

Туры сөйләм

9.

Тезмә кушма җөмлә

10.

Иярченле кушма җөмлә

11.

Ия белән хәбәр арасында сызык

III. Техник хаталар.

1.

Игьтибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу

2.

Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу.

3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар.

4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

5.

Хәреф элементлары дөрес булмау.

 

Хаталар өстендә эшне ничек оештырырга? Укучыларның тулы грамоталылыгына ирешүнең нинди нәтиҗәле юллары бар соң?

Грамоталылыкка ирешүнең беренче шарты - системалылык. Нинди дә булса орфограмманы онытылмаслык итеп үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Моның өчен укытучының эшне эзлекле оештыра белүе таләп ителә.

Беренче чиратта, 5 нче сыйныфтан ук орфографик бишминутлыклар үткәрү отышлы. Бу эш укучыларга ошый. Күрмә диктантлар яздырту эше дә нәтиҗә бирә. Хаталарны  бетерү өчен индивидуаль биремле карточкалар әзерләргә кирәк, ләкин аларда эш бүленеше берничә төрле булсын:

  1. Тексттан шушы орфограммага караган сүзләрне табарга;
  2. Төшеп калган хәреф урынына тиешлесен куярга;
  3. Бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганага язарга;
  4. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә;
  5. Сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга;
  6. Басымын куярга;
  7. Хаталарны төзәтергә һ.б.

Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Индивидуаль-дифференциаль биремнәр эшләү укучыларда кызыксыну уята.

Хаталар өстендә эш вариантлары

Орфографик ялгышлар

Хата җибәрелгән сүз (дөрес язылыш)

Кагыйдәсе

Мисаллар

Көнбагыш

Кушма сүз

Көн+чыгыш

Төн+боек

Һәр

Истә калдыр!

Һич, һәм, һәйкәл

Пунктуацион ялгышлар

Кагыйдә

Мисаллар

1. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

2. Аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре

3. Ия белән хәбәр арасында сызык

Стилистик ялгышлар

Кагыйдә

Мисал

1. Җөмләдә сүз тәртибе

2. Сүзләрне җөмләдә урынсыз куллану

Грамматик ялгышлар

Кагыйдә

Мисал

1. Кисәкчә белән кушымчаны бутау

Искәрмә: хаталар өстендә эш контроль характердагы язма эшләрдән соң башкарыла һәм укучыга аерым билге куела.

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

  1. Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б. 144 -153.
  2. Дәреслек: Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл.: 2 кисәктә. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014.
  3. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5-нче сыйныф. Ике кисәктә. – Казан: “Мәгариф -Вакыт” нәшр., 2014.
  4. Дәреслек: Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 6 кл.: 2 кисәктә. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014.
  5. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6-нчы сыйныф. Ике кисәктә. – Казан: “Мәгариф -Вакыт” нәшр., 2014.
  6. Уку әсбабы: Нигъматуллина Р.Р. Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр. Казан: Мәгариф, 2005.
  7. Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр. – Казан: Мзгариф, 2005.
  8. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар. 5,6 кл. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.


Авыр үзләштерүче балалар белән эшләү өчен 2016-2017 уку елына татар теленнән

календарь-тематик план.

V - VI  сыйныфлар (рус төркеме)

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Көтелгән предмет нәтиҗәләре

Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре (УУГ)

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты

Искәрмәләр

1 чирек (9 сәгать)

1

Минем беләсем килә!

1

Дәрес ахырына укучылар анкета-әңгәмә нигезндә үзләренең белем дәрәҗәләрен, фән белән кызыксынганлыкларын күрсәтергә тиеш.

Укучылар тест формасында ясалган анкета белән танышулары. Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

I/IX

2

Уку техникасын яхшырту өстендә эш (текстны кычкырып уку)

1

Дәрес ахырына укучылар, укуда сүзләр санын арттырырга тиеш

Укучылар укыган тексттагы сүзләрне танып йөгерек укый алу.

II/IX

3

Уку техникасын яхшырту өстендә эш (текстны кычкырып уку)

1

Дәрес ахырына укучылар, укуда сүзләр санын арттырырга тиеш

Укучылар укыган тексттагы сүзләрне танып йөгерек укый алу.

III/IX

4

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш (аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату)

1

Дәрес ахырына укучылар сүз һәм логик басымнарны, көттерү паузасын дөрес кулланып,  текстны диктор укуына якын килеп сәнгатьле укырга тиеш.

Укучылар укыган текстны аңлый белү, басымнарга, тыныш билгеләренә игътибар итү. Дөрес сөйләм телгә уңай караш булдыру.

Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү

IV/IX

5

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

(План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү)

Дәрес ахырына укучылар текст буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә, үзләре сораулар, план төзергә, текстның эчтәлеген сөйли белергә тиеш

Укучылар укыган текстны аңлый белү, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен баету.

Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү

V/IX

6

Тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү (План төзү, сорауларга җавап бирү (5 сыйныф), изложение язу (6 сыйныф))

1

Дәрес ахырына укучылар тыңланган текст буенча план төзергә, сорауларга җавап бирергә тиеш

Төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру

I/X

7

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү (диалогларны уку, тәрҗемә итү, сәхнәләштерү)

1

Дәрес ахырына укучылар бирелгән темалар буенча репликаларны әйтә белергә тиеш.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; парларда һәм күмәк эшли белү; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү;

II/X

8

Каллиграфик режимны үтәү юнәлешендә эш (матур язу күнегүләре)

1

Дәрес ахырына укучылар булган кимчелекләрен бетереп, язуларын яхшыртырга тиеш

Укучыларның дөрес язма телгә уңай караш булдыру.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

III/X

 9

Грамоталылыкны үстерү (контроль күчереп язу)

1

Дәрес ахырына укучылар бирелгән текстны дөрес күчереп язарга, башка укучының эшен тикшереп, билге куярга тиеш

Укучыларның игътибарлылыгын үстерү,  билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; парларда һәм күмәк эшли белү; җаваплылык хисе һәм мөстәкыйллелекне үстерү.

IV/X

2 чирек (7 сәгать)

10

 Орфограммалар белән эш (хаталар өстендә эш)

1

Дәрес ахырына укучылар контроль күчереп язу текстында җибәргән хаталары өстендә эшләп, орфограммаларны истә калдырырга тиеш; телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдырырга; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнергә тиеш

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

II/XI

11

Тестлар белән эшләү (өйрәнгән темалар буенча тест ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар

тест биремнәренә җаваплар табарга, үз җавабын аңлатып бирергә тиеш

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү.

III/XI

12

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

1

Дәрес ахырына укучылар карточкалардагы биремнәрне ясап, үз җавапларын  аңлата белергә тиешләр

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

IV/XI

13

Грамоталылыкны үстерү (хәтер диктанты)

1

Дәрес ахырына укучылар  биремнәрне ясап, орфоргаммаларны истә калдырырга тиеш

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; хәтер сәләтен үстерү

I/XII

14

 Орфограммалар белән эш (хаталар өстендә эш)

1

Дәрес ахырына укучылар диктантта җибәргән хаталары өстендә эшләп, орфограммаларны истә калдырырга тиеш; телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдырырга; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнергә тиеш

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү.

II/XII

15

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

1

Дәрес ахырына укучылар карточкалардагы биремнәрне ясап, үз җавапларын  аңлата белергә тиешләр

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

III/XII

16

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

1

Дәрес ахырына укучылар карточкалардагы биремнәрне ясап, үз җавапларын  аңлата белергә тиешләр

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

IV/XII

3 чирек (10 сәгать)

17

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш (аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату)

1

Дәрес ахырына укучылар сүз һәм логик басымнарны, көттерү паузасын дөрес кулланып,  текстны диктор укуына якын килеп сәнгатьле укырга тиеш.

Укучылар укыган текстны аңлый белү, басымнарга, тыныш билгеләренә игътибар итү. Дөрес сөйләм телгә уңай караш булдыру.

Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү

III/I

18

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

(План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү)

1

Дәрес ахырына укучылар татар язучысы яисә шагыйре турындагы текст буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә, үзләре сораулар, план төзергә, текстның эчтәлеген сөйли белергә тиеш

Укучылар укыган текстны аңлый белү, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен баету.

Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү.

Танылган язучы һәм шагыйренең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү.

IV/I

19

Тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү (План төзү, сорауларга җавап бирү (5 сыйныф), изложение язу (6 сыйныф))

1

Дәрес ахырына укучылар тыңланган текст буенча план төзергә, сорауларга җавап бирергә тиеш

Төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру

I/II

20

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү (диалогларны уку, тәрҗемә итү, сәхнәләштерү)

1

Дәрес ахырына укучылар бирелгән темалар буенча репликаларны әйтә белергә тиеш.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; парларда һәм күмәк эшли белү; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү;

II/II

21

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү (рәсем буенча диалог төзү)

1

Дәрес ахырына укучылар рәсем буенча сораулар төзергә һәм сорауларга җавап бирергә, диалог төзергә тиешләр

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; парларда һәм күмәк эшли белү; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү;

III/II

22

Орфограммалар белән эш (сүзләргә кушымчалар ялгану буенча биремнәр ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар

сан, тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчаларын ялгау тәртибен,  хикәя, киләчәк фигыльнең заман формаларын (5 сыйныф), сыйфат дәрәҗәләрен, шарт, теләк, боерык фигыльләрне (6 сыйныф) дөрес куллануын үзләштерергә тиеш.

Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү, телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.

IV/ II

23

Тәрҗемә итү эшләре (татарчадан русчага, русчадан татарчага җөмләләр тәрҗемә итү)

1

Дәрес ахырына укучылар кирәк (кирәкми), ярый (ярамый), тиеш (тиеш түгел), буенда, буйлап, буенча, бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә сүзләре (5 сыйныф),  сан төркемнәре, билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары, башка, бүтән, бирле, соң, таба, каршы бәйлекләре, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре белән җөмлә төзи белергә тиеш

Логик фикерләү, телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү,  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

I/III

24

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

1

Дәрес ахырына укучылар карточкалардагы биремнәрне ясап, үз җавапларын  аңлата белергә тиешләр

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

II/III

25

Тестлар белән эшләү (өйрәнгән темалар буенча тест ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар

тест биремнәренә җаваплар табарга, үз җавабын аңлатып бирергә тиеш

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү.

III/III

26

Тестлар белән эшләү (өйрәнгән темалар буенча тест ясау (дәвамы))

1

Дәрес ахырына укучылар

тест биремнәренә җаваплар табарга, үз җавабын аңлатып бирергә тиеш

Укучыларның эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү.

IV/III

4 чирек (8 сәгать)

27

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү (бирелгән тема буенча хикәя язу (күмәк –төркемнәрдә эш))

1

Дәрес ахырына укучылар “Илем табигатенең матурлыгы” (5 сыйныф), “Чын дустым” (6 сыйныф) темасы буенча план төзергә һәм хикәя язарга тиешләр.

Дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; күмәк эшли белү.

I/IV

28

Орфограммалар белән эш (хаталар өстендә эш)

1

Дәрес ахырына укучылар башка төркем укучылары хикәяләрендә җибәргән хаталарны табып төзәтергә, аңлатып бирә белергә тиеш

Дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; күмәк эшли белү; башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү.

II/IV

29

Тәрҗемә эше (хикәя, боеру, сорау җөмләләрне татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү)

1

Дәрес ахырына укучылар хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен үзләштерергә тиеш

Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.

III/IV

30

Иҗади эш.

(Бирелгән тема буенча реклама язу (күмәк эш))

1

Дәрес ахырына укучылар 8-10 җөмләдән торган реклама тексты (“Безнең гимназия” – 5 сыйныф, “Безнең шәһәребез” – 6 сыйныф) язарга һәм сәнгатьле укырга  тиеш

Иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

Дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; күмәк эшли белү.

IV/IV

31

Монологик сөйләмне үстерү (Сугыш ветеранына котлау (5 сыйныф), хат (6 сыйныф) язу

1

Дәрес ахырына укучылар 8-9 җөмләдән торган бәйләнешле текст  (котлау, хат) язарга тиеш

Дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру.

I/V

32

Диалогик сөйләм үстерү (Бирелгән темалар буенча ситуацияләргә карата репликалар, диалоглар төзергә)

1

Дәрес ахырына укучылар төрле ситуацияләргә карата дөрес репликалар әйтә белергә тиеш

Дөрес сөйләм теленә уңай караш булдыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру.

II/V

33

Проект эше (проект эшенә әзерләнү – “Татар театры ” (5 сыйныф), “Татар халкының күренекле шәхесе” (6 сыйныф) )

1

Дәрес ахырына укучылар проект эшенең темасын билгеләргә, башкару этаплары белән танышырга тиеш

Иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

III/V

34

Проект эше (проект эшен яклау – “Татар театры ” (5 сыйныф), “Татар халкының күренекле шәхесе” (6 сыйныф) )

1

Дәрес ахырына укучылар 5 слайдтан торган презентациянең эчтәлеген кыскача сөйләргә тиеш

Төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу, башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уяту; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

IV/V

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы...

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...