Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Геловани Гюзель Фандусовна

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

 “8 нче гимназия”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 “Каралды”                                         “Килешенде”                                           “Расланды”

МБ җитәкчесе                                              Директор урынбасары                                  Гимназия директоры

________Ваганова А.И.                              _________  Шәрәфиева  Г.М.                       _________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № 1                     “29август 2016 ел.                                   Боерык № 210

 “29август 2016 ел.                                                                                                       “ 01” сентябрь 2016 ел.

                                                                                                                                           

                                                                                     

            Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәбенең V - VI  сыйныфлар

өчен татар теленнән (рус төрк.) сәләтле балалар белән эш программасы

(сәгатьләр саны атнага 1 сәгать, елга 34 (33) сәгать)

       

                       

  Төзүчеләр: татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                                                                                 

Казан, 2016


Аңлатма язуы

Рус мәктәбендә белем алучы V – VI сыйныф укучылары өчен төзелгән татар теле буенча сәләтле балалар белән эшләү программасы бүгенге мәктәпнең мөһим бурычларның берсе – балаларның башлангыч сыйныфларда ачылган сәләтләрен үстерү, яңа сәләтле балаларны ачыклау, сәләтле укучыларны үстерү юнәлешендә төзелгән.

Ул үз эченә түбәндәге максат һәм бурычларны ала: сәләтле балаларның шәхси, иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалын үстерүнең системасын булдыру.  Бурычлар:

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

3. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү.

4. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен программалар төзү.

5. Укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуга кызыксынуларын үстерү.

6.  Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

7. Республиканың, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Шулай итеп, куйган максат-бурычлар укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту, сәләтләрен ачу юнәлешендә алып барылырга тиеш.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Рус мәктәбендә укучы сәләтле рус балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:

  • Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында мәгълүмат бирелә;
  • әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла;
  • татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында өстәмә мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;
  • укучыларның коммуникатив компетенциясе (аралашу осталыгы) үсә, ягъни татар телендә сөйләшүчеләрбелән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдырыла;
  • укучыларның коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле әңгәмәдәш була алу.

Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, 5нче - 6нчы сыйныф укучылары телнең аралашу чарасы булуына төшенүне, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итүне дәвам итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Алар татар телендәге өстәмә орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Сәләтле балалар белән эшләү программасы үзләштерүнең түбәндәге шәхси нәтиҗәләрен күзаллап эшли:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга  өйрәнү;
  • җаваплылык хисе һәм мөстәкыйллелекне үстерү;
  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юлын табу сәләтен булдыру;
  • куркынычсыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, материаль һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл караш формалаштыру.

Метапредметлы  нәтиҗәләр:    

Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:  

  • укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалашу;
  • татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу, башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уяту;
  • дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру;
  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;
  • телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдыру; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнү;
  • телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.

Эш программасының эчтәлеге

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Программага сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программаны гамәлгә кертү берничә юнәлештән хасил:

  1. татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга әзерләү;
  2. укучыларның фәнни эшчәнлеге;
  3. акыл һәм иҗади бәйгеләр;
  4. түгәрәк эшчәнлеге.

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

  1. Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б. 144 -153.
  2. Дәреслек: Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл.: 2 кисәктә. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014.
  3. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5-нче сыйныф. Ике кисәктә. – Казан: “Мәгариф -Вакыт” нәшр., 2014.
  4. Дәреслек: Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 6 кл.: 2 кисәктә. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014.
  5. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6-нчы сыйныф. Ике кисәктә. – Казан: “Мәгариф -Вакыт” нәшр., 2014.
  6. Уку әсбабы: Нигъматуллина Р.Р. Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр. Казан: Мәгариф, 2005.
  7. М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.
  8. Сухарев А.В., Лопухова О.Г. Тренинг эффективного взаимодействия в среде татарской культуры. – Казань: ТГГПУ, 2005.
  9.  Зарипова С. “Сәләт – нәзберек нәрсә”, “Мәгърифәт” газетасы, январь, 2008
  10.  Савенков А.И.   Одаренный ребенок в школе и дома. Потенциал личности и программа развития-Екатеринбург, 2004.

Сәләтле балалар белән эшләү өчен 2016-2017 уку елына татар теленнән календарь-тематик план.

V - VI  сыйныфлар (рус төркеме)

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Көтелгән предмет нәтиҗәләре

Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре (УУГ)

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты

Искәрмәләр

1 чирек (9 сәгать)

1

Мин- беләм! (Фән белән кызыксынучы укучыларны барлау (5 сыйныф))

1

Дәрес ахырына укучылар анкета-әңгәмә нигезндә үзләренең белем дәрәҗәләрен, фән белән кызыксынганлыкларын күрсәтергә тиеш.

Укучылар тест формасында ясалган анкета белән танышулары, белемле әңгәмәче буларак үзләрен күрсәтә белүләре.

Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

I/IX

2

Мин яратам сине, Татарстан! (Татарстан турында кызыклы мәгълуматлар белән эшләү)

1

Дәрес ахырына укучылар Татарстан турында кызыклы мәгълуматлар алырга тиеш.

Укучыларның Татарстан турында кызыклы мәгълуматлар алулары..

Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

II/IX

3

Сүзлекләр дөньясында (Сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру, алар белән эшләү)

1

Дәрес ахырына укучылар

төрле сүзлекләрдән алган мәгълуматлар белән эшли белергә тиеш.

Укучыларның төрле сүзлекләрдән алган мәгълуматлар белән эшләүләре.

Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү

III/IX

4

Мин әкиятләр яратам! (Татар әкиятләрен тыңлау һәм аларга анализ ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар татар әкиятләрен тыңлау аша, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлый белергә тиеш.

Укучыларның татар әкиятләрен тыңларга өйрәнүләре белән бергә, гомумкешелек сыйфатларын аера белүләре.

Терәк схемалар (алдан бирелгән сораулар) аша укучыларда логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив һәм дедуктив фикерли белүне үстерү

IV/IX

5

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

 (бирелгән тема буенча доклад әзерләү (8-10 җөмлә))

1

Дәрес ахырына укучылар тыңланган докладлар буенча логик фикерләү һәм хәтерне үстерергә тиеш

Укучыларның билгеле тема буенча сөйләм телен, логик фикерләү һәм хәтерне үстерүләре.

Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру.

Гомумкешелек нормаларын аңлау.

V/IX

6

Мин оста СМС хәбәрче! (татарча СМС хәбәр язу)

1

Дәрес ахырына укучылар татарча СМС лар язып, үзләренең коммуникатив, грамматик  мөмкинлекләрен  арттырыга тиеш.

Укучыларның техник чаралардан файдаланып, татарча СМС язуына кызыксыну уятып, коммуникатив, грамматик  мөмкинлекләрен арттырулары..

Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Башка мииләт кешеләренең яшәү үзенчәлекләре белән танышу.

I/X

7

Кунак булсаң –тыйнак бул! (укылган текст буенча диспут алып бару)

1

Дәрес ахырына укучылар кереш сүзләрне кулланып,  фикерләрен татарча әйтә белергә тиеш.

Укучыларның кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белүләре.

Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану.

Башка мииләт кешеләренең яшәү үзенчәлекләре белән танышу.

II/X

8

Кунак булсаң –тыйнак бул! (чит илләрдә кунак итү гадәтләре турында сөйләү, диалоглар төзү)

1

Дәрес ахырына укучылар бирелгән темага монолог сөйли белергә, диалогта дөрес репликалар куллана белергә тиешләр..

Укучыларның бирелгән темага төрле чыганаклардан мәгүлүмат табуы, монолог сөйли, диалогны дөрес итеп төзи  белүләре.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Гомумкешелек нормаларын аңлау.

III/X

9.

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы...” (шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү, анализлау)

1

Дәрес ахырына укучылар шигърият терминнарын  үзләштерергә, төп анализлау ысулларын белергә тиеш

Укучыларның шигърият терминнарын  үзләштерүләре. Бирелгән рифманы кулланып, кечкенә шигырь язу.

Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Укучыларның хәтерен үстерү.

IV/X

2 чирек (7 сәгать)

10

Мин- туган тел укытучысы! (Укучыларның татар теле укытучысы  ролендә булып карау)

1

Дәрес ахырына укучылар үзләренә бирелгән теманы бер-берсенә аңлата белергә тиеш.

Укучыларның үзләренең татар теле укытучысы  ролендә булып карап, бирелгән теманы бер-берсенә аңлата белүләре.

Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

II/XI

11

Мин кечкенә галим! (фәнни эшчәнлеккә кызыксыну уяту, бирелгән тема буенча фәнни тикшерүгә зерләү)

1

Дәрес ахырына укучылар яраткан язучылары турында фәнни эш язуның этапларын әйтеп бирә белергә тиеш

Укучыларның кыскача фәнни эшнең этаплары турында белүләре.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

III/XI

12

Китапханәдә кунакта! (фәнни эшчәнлеккә кызыксыну уяту)

1

Дәрес ахырына укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча кирәкле китапларны  табып алырга тиеш

Укучыларның китапханәдә татар телендәге кирәкле әдәбиятны табып алуы. Фәнни эшчәнлегендә аларны кулланана белү.

IV/XI

13

Минем яраткан язучым! (яраткан язучысы турында белешмә бирү)

1

Дәрес ахырына укучылар яраткан язучылары турында кыскача  белешмә бирә белергә тиеш.

Укучыларның анализ нәтиҗәсендә яраткан язучылары турында кыскача  белешмә бирә белүләре.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Дәреслек белән эш итү күнекмәләрен булдыру.

I/XII

14

Мин- газета-журналлар белгече! ( Татар телендә чыга торган газета-журналлар белән танышу)      

1

Дәрес ахырына укучылар татар телендә балалар өчен чыга торган газета- журналлар турында хәбәрдар булырга тиеш.

Укучыларның татар телендә балалар өчен чыга торган газета- журналлар белән танышулары.

Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру.

Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

II/XII

15

Мин- редактор! (укучыларның үзләренең газета- журналын  булдыру)

1

Дәрес ахырына укучылар үзләренең газета- журналын  иҗат итәргә тиеш.

Укучыларның үзләренең газета- журналын  иҗат итүләре.

Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Башка мииләт кешеләренең яшәү үзенчәлекләре белән танышу.

III/XII

16

Котлы булсын Яңа ел!

(электрон открытка ясау )

1

Дәрес ахырына укучылар Копьютерда Яңа ел котлавы язып открытка ясарга тиеш.

Укучыларның техник чаралардан файдаланып, татарча открытка язуына кызыксыну уятып, коммуникатив, грамматик  мөмкинлекләрен арттырулары..Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

IV/XII

3 чирек (10 сәгать)

17

Татар рәссамнары (татар рәссамының рәсеме буенча сочинение язу)

1

Дәрес ахырына укучылар рәсем буенча сочинение язарга тиеш.

Укучыларның лексик тема буенча бәйләнешле текст яза  белүләре.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

III/I

18

Мин логикага таянам! (логик күнегүләр чишү)

1

Дәрес ахырына укучылар логикага нигезләнгән күнегүләрне эшли белергә тиеш.

Укучыларның логикага нигезләнгән күнегүләрне чишә белүләре.

Башлангыч сыйныф укучыларында логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив һәм дедуктив фикерли белүне үстерү.

Уку эшчәнлеге нәтижәләрен контрольгә ала белү.

IV/I

19

“Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе

1

Дәрес ахырына укучылар 1нче яртыеллыкта өйрәнгән темалар буенча төрле  типтагы күнегүләр, биремнәр эшли белергә тиеш.

Укучыларның 1нче яртыеллыкта өйрәнгән темалар буенча төрле  типтагы күнегүләр, биремнәр эшли белүләре.

I/II

20

Безгә тылмачлар кирәк!

(А. Гайдарның “Зәңгәр чынаяк” (5 сыйныф), В. Распутинның “Француз теле дәресләре” (6 сыйныф) әсәрләреннән өзекләр тәрҗемә итү

1

Дәрес ахырына укучылар тәрҗемәи сүзлектән кирәкле стильдәге сүзләрне табып куллана белергә өйрәнергә тиеш.

Укучыларның сүзлек белән эшләргә  өйрәнүләре

Сөйләмнең эстетик ягына игътибар юнәлтү.

II/II

21

Олимпиада...

 (Интернет олимпиадалар, конкурсалар турында белешмә алу)

Мин- олимпиадаларда беренче! (Очная олимпиадалар, конкурслар турында белешмә алу, аларны дистанцион олимпиадалар белән чагыштыру)

1

Дәрес ахырына укучылар Интернет аша узырыла торган  төп олимпиадалар, конкурсалар турында белешмә алырга, очная олимпиадалар белән дистанцион олимпиадалар арасындагы аерма турында хәбәрдар булырга тиеш.

Укучыларның Интернет аша узырыла торган  төп олимпиадалар, конкурсалар турында белешмә алулары, очная олимпиадалар белән дистанцион олимпиадалар арасындагы аерма турында хәбәрдар булулары.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Дәреслек белән эш итү күнекмәләрен булдыру

III/II

22

Театр һәм аның жанрлары

(Татар театрлары турында презентация ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар

Татар театрлары һәм театр жанрлары турында мәгълүматны белергә һәм, презентациягщ таянып,  аның турында сөйли белергә тиеш.

Укучыларның башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү.

Мәгълуматны системага салып, презентация ясый белү.

Башкаларга карата түземлелек һәм кайгыртучанлык хисләрен булдыру.

IV/II

23

Театр һәм аның жанрлары

 (Текстны драма әсәре калыбына кертү)

1

Дәрес ахырына укучылар текстны драма әсәре калыбына кертә белергә тиеш.

Укучыларның текстны драма әсәре калыбына кертеп яма диалоглар белән җиңел эшли белүләре.

Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану.

Башка мииләт кешеләренең яшәү үзенчәлекләре белән танышу.

I/III

24

Театр һәм аның жанрлары

(Ф. Яруллинның “Каракның бүреге яна” (5 сыйныф), “Бәхет ачкычы” (6 сыйныф ) әкият-пьесаларыннан өзекләр  сәхнәләштерү

1

Дәрес ахырына укучылар ятланган рольләрен сәнгатьле башкарып чыгарга тиеш,

Укучыларның сөйләмен, артистлык сәләтен, хәтерен үстерү.  

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү

II/III

25

Имтихан – нәрсә ул? ( имтихан тапшыру үзенчәлекләре)

1

Дәрес ахырына укучылар имтихан тапшыру үзенчәлекләрен ( оформление, бланк белән эшләү, җавап бирү, вакыт белән эш итү һ б)  белергә тиеш.

Укучыларның имтихан тапшыру үзенчәлекләрен өйрәнү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

III/III

26

Тәвәккәлнең көймәсе батмый!

( Ситуатив биремнәр буенча репликалар әйтү)

1

Дәрес ахырына укучылар бирелгән ситуация буенча дөрес реплика әйтергә тиеш.

Укучыларның  бирелгән бирелгән ситуация буенча дөрес реплика әйтү. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану.

Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

IV/III

4 чирек (8 сәгать)

27

Мин- корреспондент! (Бирелгән тема буенча интервью алу)

1

Дәрес ахырына укучылар билгеле сюжетка нигезләнеп интервью ала белергә тиеш.

Укучыларның логикага нигезләнгән диалог төзи белүләре.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

I/IV

28

Мин – шагыйрь! (Бирелгән һәм үзләре уйлап тапкан рифмалар буенча шигырь иҗат итү)

1

Дәрес ахырына укучылар бирелгән һәм үзләре уйлап тапкан рифмалар буенча шигырь иҗат итә белергә тиеш.

Укучыларның Бирелгән һәм үзләре уйлап тапкан рифмалар буенча шигырь иҗат итү нәтиҗәсендә лексик байлыкларын арттыру.

Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Доньяның күптелле, күпмилләтле үзенчәлекле җәмгыять икәнлеген аңлау.

II/IV

29

“Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт”.

 (Авыр үзләштерүче балаларга күнегүләр, аңлатма таблицалар ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар

авыр үзләштерүче балаларга күнегүләр, аңлатма таблицалар ясап, үзләренең белемнәрен системалаштырырга тиеш.  

Укучыларның авыр үзләштерүче балаларга күнегүләр, аңлатма таблицалар ясап, үзләренең белемнәрен системалаштырулары.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

III/IV

30

 Башваткычлар! (Үзләренең кроссворд, сканворд, чайнвордларын төзеп карау)

1

Дәрес ахырына укучылар үзләренең кроссворд, сканворд, чайнвордларын төзеп, белемнәрен арттырыга тиеш.

Укучыларның үзләренең кроссворд, сканворд, чайнвордларын төзеп, белемнәрен арттырулары. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану

IV/IV

31

Мин- олимпиада сораулары төзүчесе! (Олимпиада сорауларын төзүләре)

1

Дәрес ахырына укучылар, Олимпиада сорауларын төзеп, белемнәрен арттырыга тиеш.

Укучыларның Олимпиада сорауларын төзеп, белемнәрен системалаштырулары.

Аралашу ситуациясеннән чыгып, элементар коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

I/V

32

Тату туганнар таштан койма корганнар

(шәҗәрә буенча гаилә турында сөйләргә)

1

Дәрес ахырына укучылар гаиләсе, туганнары, горе-гадәтләре турында сөйли белергә тиеш

Укучыларның эзлекле текст төзүе. Туганлык хисен үстерү

II/V

33

Татар халкының гореф-гадәтләре

(фоторәсемнәр буенча әңгәмә кору)

1

Дәрес ахырына укучылар үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйли белергә тиеш

Укучыларның лексик байлыкларыннан файдаланып, әңгәмә кору.

Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру

Гомумкешелек нормаларын аңлау

III/V

34

 Сабантуй – яз бәйрәме.

 (Тел байлыгын үстерү)

1

Дәрес ахырына укучылар тел мөмкинлекләрен арттырырга тиеш.

Укучыларның лексик берәмлекләрнең катлаулы төрләрен белүләре.

Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру.

Шәхесара аралашуга уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

IV/V


Укыту предметының эчтәлеге

Эчтәлекнең элементлары

(төп темалар)

Сәгатьләр саны

Көтелгән нәтиҗәләр

1 чирек (9 сәгать)

1

Мин- беләм! (Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау (1 сыйныф))

(Фән белән кызыксынучы укучыларны барлау)

1

Укучылар тест формасында ясалган анкета белән танышулары, белемле әңгәмәче буларак үзләрен күрсәтә белергә тиеш.

2

Мин яратам сине, Татарстан! (Татарстан турында кызыклы мәгълуматлар белән эшләү)

1

Укучылар Татарстан турында кызыклы мәгълуматлар алырга тиеш.

3

Мин- кызыксынучан бала! (Төрле кызыклы мәгълуматлар белән эшләү)

1

Дәрес ахырына укучылар төрле өлкәгә караган мәгълуматлар белән эшли белергә тиеш.

4

Мин мультфильмнар яратам! (Татарча мультфильмнар карау һәм аларга анализ ясау)

1

Укучылар татар мультфильмнарын карарга өйрәнүләре белән бергә, гомумкешелек сыйфатларын аера белергә тиеш.

5

Мин оста сурдотәрҗемәче! (Хәрәкәтләр белән сүзләр яисә күренешләрне аңлату)

1

Укучылар билгеле тема буенча сөйләм телен, логик фикерләү һәм хәтерне үстерергә тиеш.

6

Мин оста СМС хәбәрче! (Татарча СМС хәбәр язу) (1 нче сыйныфлар шартлы билгеләр ярдәмендә)

1

Укучылар техник чаралардан файдаланып, татарча СМС язуына кызыксыну уятып, коммуникатив, грамматик мөмкинлекләрен арттырырга тиеш.

7

Мин – оста кабатлаучы! (Әйтелеше катлаулы булган сүзләр һәм тел кермәкләндергечләр белән эшләү)

1

Укучылар әйтелеше катлаулы булган сүзләр һәм тел кермәкләндергечләрне сөйләмдә куллана белергә тиеш.

8

Мин - оста сөйләүче! (Бирелгән темага әңгәмә кору)

1

Укучылар бирелгән темага фикерләрен ачык итеп әйтә белергә тиеш.

9

Мин- грамоталы укучы! (Язылышы катлаулы булган сүзләр белән эшләү)

1

Укучылар язылышы катлаулы булган сүзләрне үзләштерергә тиеш.

2 чирек (7 сәгать)

10

Мин- туган тел укытучысы! (Укучыларның татар теле укытучысы  ролендә булып карау)

1

Укучылар үзләренең татар теле укытучысы ролендә булып карап, бирелгән теманы бер-берсенә аңлата белергә тиеш.

11

Китапханәдә кунакта1 (Туган телдә укуга кызыксындыру)

1

Укучылар татар телендә иҗат ителгән әсәрләр белән таныша башларга (дәвам итәргә) тиеш.

12

Мин- газета-журналлар белгече! ( Татар телендә чыга торган газета-журналлар белән танышу)      

1

Укучылар татар телендә балалар өчен чыга торган газета- журналлар белән танышырга тиеш.

13

Минем яраткан язучым! (Яраткан язучысы турында белешмә бирү)

1

Укучылар анализ нәтиҗәсендә яраткан язучылары турында кыскача  белешмә бирә белергә тиеш.

14

Минем яраткан шагыйрем! (Яраткан шагыйре турында белешмә бирү)

1

Укучылар анализ нәтиҗәсендә яраткан шагыйрьләре турында кыскача  белешмә бирә белергә тиеш.

15

Мин- сүзлекләр беләм эшлим! (Сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматларны табу)

1

Укучылар сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматларны таба, аны кулана белергә тиеш.

16

Мин логикага таянам! ( Логик күнегүләр чишү)

1

Укучылар логикага нигезләнгән күнегүләрне чишә белергә тиеш.

3 чирек (10 сәгать)

17

Мин- Әлифбаны беләм ! (1 җсыйныф) (Әлифбаны тәмамлау уңаеннан күнегүләр эшләү)

Мин - Интернетны шәп беләм! (Интернет челтәре аша мәгълүматларны табарга өйрәнү)

1

Укучылар Әлифбаны тәмамлау уңаеннан төрле типтагы күнегүләр эшли белергә тиеш.

Укучылар Интернет челтәре аша үзләренә кирәкле мәгълүматларны табарга өйрәнергә тиеш.

18

Мин- Интернет олимпиадаларда катнашучы! (Интернет олимпиадалар, конкурсалар турында белешмә алу)

Мин- олимпиадаларда беренче! (Очная олимпиадалар, конкурсалар турында белешмә алу, аларны дистанцион олимпиадалар белән чагыштыру)

1

Укучылар Интернет аша узырыла торган төп олимпиадалар, конкурсалар турында белешмә алырга, очная олимпиадалар белән дистанцион олимпиадалар арасындагы аерма турында хәбәрдар булырга тиеш.

19

Мин- конференциягә әзерләнәм! ( Интернет челтәре аша билгеле темага мәгълүматлар табу)

1

Укучылар Интернет челтәре аша билгеле темага мәгълүматлар туплый белергә тиеш.

20

Мин- “Зирәк тиен”дә җиңәм! (“Зирәк тиен” олимпиадасы белән танышу)

1

Укучылар “Зирәк тиен” олимпиадасы белән танышырга, бланкларын тутыра белергә һәм катанашу теләген булдырырга тиеш.

21

Мин- редактор! ( Укучыларның үзләренең газета- журналын  булдыру)

1

Укучылар үзләренең газета-журналын  иҗат итәргә тиеш.

22

Мин имтиханнан 5 ле алам! ( имтихан тапшыру үзенчәлекләре)

1

Укучылар имтихан тапшыру үзенчәлекләрен ( оформление, бланк белән эшләү, җавап бирү, вакыт белән эш итү һ б)  белергә тиеш.

23

Мин- иҗади укучы! (Бирелгән картина буенча хикәя, әкият төзү)

1

Укучылар бирелгән картина буенча иҗади эш башкара белергә тиеш.

24

Мин- корреспондент! (Бирелгән тема буенча интервью алу)

1

Укучылар билгеле сюжетка нигезләнеп интервью ала белергә тиеш.

25

Мин – шагыйрь! (Бирелгән һәм үзләре уйлап тапкан рифмалар буенча шигырь иҗат итү)

1

Укучылар бирелгән һәм үзләре уйлап тапкан рифмалар буенча шигырь иҗат итә белергә тиеш.

26

Мин- драматург! (Текстны драма әсәре калыбына кертү)

1

Укучылар текстны драма әсәре калыбына кертә белергә тиеш.

4 чирек (8 сәгать)

27

Мин- ярдәмчел укучы! (Авыр үзләштерүче балаларга күнегүләр, аңлатма таблицалар ясау)

1

Дәрес ахырына укучылар авыр үзләштерүче балаларга күнегүләр, аңлатма таблицалар ясап, үзләренең белемнәрен системалаштырырга тиеш.  

28

Мин- кроссворд, сканворд, чайнворд төзүчесе! (Үзләренең кроссворд, сканворд, чайнвордларын төзеп карау)

1

Дәрес ахырына укучылар үзләренең кроссворд, сканворд, чайнвордларын төзеп, белемнәрен арттырыга тиеш.

29

Мин- олимпиада сораулары төзүчесе! (Олимпиада сорауларын төзүләре)

1

Дәрес ахырына укучылар, олимпиада сорауларын төзеп, белемнәрен арттырыга тиеш.

30

Мин- оста тәрҗемәче!

(Бер үк текстны иҗади тәрҗемә итү)

1

Дәрес ахырына укучылар текстны тәрҗемә итеп, лексик байлыкларыннан файдаланырга һәм аны үстерә белергә өйрәнергә тиеш.  

31

Май ае- Сабантуйлар ае

Лексик Сабантуй (Тел байлыгын үстерү)

1

Дәрес ахырына укучылар тел мөмкинлекләрен арттырырга тиеш.

32

Май ае- Сабантуйлар ае

Фонетик Сабантуй (Фонетиканың катлаулы очракларын өйрәнү)

1

Дәрес ахырына укучылар фонетик күнегүләрнең катлаулы очраклары белән эшли белергә тиеш.

33

Май ае- Сабантуйлар ае

Морфологик Сабантуй (Морфологиянең катлаулы очракларын өйрәнү)

1

Дәрес ахырына укучылар морфологиянең катлаулы очраклары белән эшли белергә тиеш.

34

Май ае- Сабантуйлар ае

Синтаксик Сабантуй (Синтаксисның катлаулы очракларын өйрәнү)

1

Дәрес ахырына укучылар синтаксисның катлаулы очраклары белән эшли белергә тиеш.

Барлыгы

34

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...