Я - учитель.

Салахова Венера Хамитовна

Мин-укытучы. Укытучы...... Ирексездән, укытучы дигәч, минем күз алдыма тәүге укытучым Лилия Мәүлиевна килеп баса. Әле дә хәтеремдә, Актаныш 1 нче урта мәктәбенең бусагасын беренче тапкыр атлап кергән мизгелләр... Ягымлы укытучымның көләч йөзе, матур тавышы, укучыларына карата булган изге мөнәсәбәте, менә кем уяткан икән ул минем нәни күңелемдә мәктәпкә, укуга карата ярату һәм хөрмәт хисе! Гомер юлы аккан сулар шикелле ага да ага. Менә мин дә бүген хатирәләргә бирелеп китәм дә уйлап куям: хәзер инде мин кулыма чәчәк бәйләме тотып, аркама яңа букчамны асып, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни кызчык түгел, ә балаларны белемгә, тәрбиягә өндәүче - укытучы! Әйе, “Апа”, “Венера Хәмитовна” дигән эндәшүләрне әле мин күптән түгел генә, нибары 2 ел элек ишетә башладым. Балаларның самими авазларын ишетү, сине хөрмәт итеп, олылап мөрәҗәгать итүләре – үзе бәхет түгелме?! Мин укытучы һөнәрен сайлавым белән горурланам. Минем әйләнә - тирәдәгеләрем, гомумән, мәктәп юнәлешеннән, белем иленнән читтә эшләүчеләр. Кемнәрдер укытучылар династиясе белән мактана алса, минем әти-әниләрем, абый-апаларым барысы да башка юнәлештә эшләүчеләр. Алар арасында: юрист, инженер, шофер, повар, врач һөнәрен сайлап, бу һөнәрләренә бөтен гомерләрен багышлаган туганнарым бар. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Шушы карарым мине Казан дәүләт педагогика университетына китерде дә. Мин мәктәптә татар теленең белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим. Татар телен, әдәбиятын өйрәнү аша туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым. Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый. Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез. Дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балаларым саф татарча сөйләшәләр, аралашалар. Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Дәресләрдә мин моңарчы тәҗрибәле укытучылар кулланган В.Шаталов, Макаров методларына параллель рәвештә, үстерелешле укыту технологиясенең нигезләрен кертәм. Әлеге технологияләр белән беррәттән сингапур методы элементларын да уңышлы кулланам. Әлеге технологияләрне өйрәнеп, үземә күп кенә нәтиҗәләр ясадым. Беренчедән, дәрестә укучыларым мине тыңлап, билгеле бер калыпка гына салынган сорауларга гына җавап бирәләр. Икенчедән, үз фикерләрен дәлилләп, исбат итәргә кыенсыналар. Өченчедән, укучыларда бернинди дә үсеш күренми. Шушы торышта гына калсак, бала бит мөстәкыйль фикер дә йөртергә өйрәнми кала, кемнеңдер җавап биргәнен көтеп, әйтәсе килгән фикерен дә әйтә алмый кала. Укучыларым төркемнәрдә эшли башлагач, бер – берсенең фикерен тыңлап, ялгышларын төзәтеп, өстәмәләр кертеп, бер – берләренә хак бәя куярга өйрәнделәр. Компьютердан үз эшчәнлекләренә нәтиҗәләр күрү – аларда җаваплылык тәрбияләде. Үзара җылы атмосфера, бер – беребезне аңлап эш итү – балаларда күңел күтәренкелеге, үз – үзләренә ышаныч тудырды. Интернет – ресурсларга һәм информацион технологияләргә нигезләнеп эшләү үстерелешле укыту идеяләрен тормышка ашырырга, мөстәкыйль рәвештә яңа белем һәм күнекмәләр алуга ярдәм итә, шулай ук укучының бердәм иҗади эшчәнлегенең нигезе булып тора. Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә куаныч. Әле мәктәп тормышына, белем дөньясына беренче адымнарымны гына атласам да, дәресләрдә укучыларның игьтибар белән мине тыңлап, аңлап, сорауларга җавап биреп утырулары, өй эшләрен эшләү белән беррәттән, үзләрен кызыксындырган сорауларына миннән җавап көтүләре - болар барысы да минем өчен зур куаныч. Киләчәккә якты өметләр баглап, мәгариф дөньясында үз юлымны булдырып, яңалыкка битараф булмыйча, тәҗрибәле белгечләрнең, остазларымның киңәшләрен тотып, мин киләчәккә беренче адымнарымны атлыйм, тормыш дәфтәремнең үзем сайлаган, яраткан укытучы һөнәренә багышлаган ап-ак битенә беренче җөмләләремне язарга керешәм. Бүгенге көндә мин бик бәхетле: мине аңлаган, һәрвакыт миңа терәк булырлык әтием – әнием, яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт иткән укучыларым һәм әти - әниләрем бар. Димәк, язмыш мине читкә атмаган, ә, бәлкем, үз төбәгемдә укытучы буларак таныткан. Тормыш дәфтәремә «Укытучы» дип язып куйган. Бу - минем язмышым, өметле киләчәгем. Төннәр буе күз какмый дәрескә хәзерләнсәм дә, дәфтәр тикшереп, план төзеп, презентация ясасам да, мин кабатлап әйтәм: һичшиксез, бер тамчы да үкенмим, бу язмышны үзем сайладым!