Салахова Венера Хамитовна

татар теле һәм әдәбияты укытучы сайты

Бернәрсәгә дә карамыйча алга барырга!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: ИКТ технологияләр һәм проект эше

Увлечения: шәхси библиотека җыям

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актаныш районы

Место работы: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Навигация

Последние записи в блоге
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salahova-venera-hamitovna
Яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәк.
Әмирхан Еники

Яшь буынга сыйфатлы белем бирү, аны тормышка әзерләү – бүген дәүләт, хөкүмәт, мәгариф системасы, бөтен җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. “Мәгариф” дәүләт проекты бу эшне җайга салуның конкрет юлларын күрсәтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Р.Ф.Шәйхелисламов, август конференциясендәге чыгышында педагогик коллективлар һәм гомумән, мәктәп алдында торган иң зур проблема итеп белем сыйфатын күтәрү бурычын куйды һәм һәр мәктәп, нинди җирлектә урнашуына карап, кешелек тәҗрибәсен алдагы буыннарга милли формада тапшырырга бурычлы булуын ассызыклады. Димәк, белем бирүнең сыйфатын күтәрү – милли - әхлакый тәрбия бирү белән аерылгысыз. Бүген, бөтен ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары кертү турында сүз барганда, башка фәннәр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбиятыннан да дәүләт стандартына туры килерлек белем бирү таләп ителә. Һәм бу бурыч,әлбәттә, татар теле укытучысына йөкләнә.

О себе

Сәлахова Венера Хәмит кызы Актаныш муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбият укытучысы. Педагогик стажым - 5 ел.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Әхлак дәресләре", "Китап-әт-тәрбия", "Тәрбия китабы", "Собор Парижской Богоматери"

Моё портфолио

Мин икенче ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Укыту – тәрбия эшендә Ризаиэддин Фәхререддин хезмәтләрен кулланам. Бала үзен аңлый белүче өлкән кешенең сизгер ярдәменә мохтаҗ. Шуңа укыту – тәрбия эшен укытучы, ата – аналар һәм балалар арасында үзара ышаныч, ярдәмләшүгә нигезләнеп оештырам. Ачык чаралар һәм дәресләр ярдәмендә ата-аналарга балаларын аңларга, аларның эчке дөньясын өйрәнүгә булышам. Укучыларымның уңышлары өчен мин чиксез сөенәм. Алар биек үрләр яулаганда тамчы кадәр генә өлеш кертә алсам да, мин горурлык хисе кичерәм. Балаларны үзем укыткан фән белән кызыксындыра алсам, алар кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үссәләр, мин үз максатларыма ирештем дип әйтә алам.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: