Төп дәүләт имтиханына әзерләнәбез
материал для подготовки к егэ (гиа)

Салахова Венера Хамитовна

Төп дәүләт имтиханына әзерләнү өчен материаллар

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon blank_oge_2.pdf923.53 КБ
PDF icon metodik_sbap_variantlar_2020_1.pdf2.44 МБ
Файл demoversiya_oge_21_kod_20181.docx29.69 КБ
Файл balachaknyn_songy_kone.docx15.94 КБ

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

«РАСЛЫЙМ»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф  һәм фән министры

___________  Р.Т. Борһанов

«___» _________ 2018 нчы ел

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының

IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН

дәүләт йомгаклау аттестациясе эшенең күрсәтмә варианты

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

тарафыннан әзерләнде

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының

IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН

дәүләт йомгаклау аттестациясе эшенең күрсәтмә варианты

Имтихан эшенең күрсәтмә вариантына аңлатма

2018 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе эше сочинение элементлары белән киңәйтелгән иҗади биремле изложение формасында тәкъдим ителә. Изложение имтихан бирүчеләрнең тыңланган текстка нигезләнеп, мөстәкыйль рәвештә мәгънәви бөтен, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерланган иҗади бирем башкаруына йөз тота.  Киңәйтелгән изложение укучыларның лингвистик компетенциясе (тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы, тел һәм сөйләмгә караган белеме, өйрәнгән материалны урынлы куллана белү күнекмәләре, шулай ук танып белү, төркемләү, татар теле дәресләрендә алган аналитик белем һәм күнекмәләр), тел компетенциясе (лексик, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклау осталыгы һәм күнекмәләре), коммуникатив (аралашу) компетенциясе (сөйләм эшчәнлегендә продуктив һәм рецептив күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсе) тикшерелә.  

Күрсәтмә вариант катнашучыга һәм киң җәмәгатьчелеккә дәүләт йомгаклау аттестациясе эшенең төзелеше, биремнең үзенчәлеге, аның формасы, катлаулылык дәрәҗәсе турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Бу варианттагы биремне үтәүнең бәяләү критерийлары җавапның тулылыгы һәм дөрес язылышы таләпләре турында күзаллау тудыра.

Күрсәтмә вариант материаллары чыгарылыш сыйныф дәүләт йомгаклау аттестациясе эшенә  әзерлек осталыгын булдырачак.


Эшне үтәү өчен күрсәтмә

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының IX  сыйныфын тәмамлаучы укучыларга татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе эшен язу өчен 3 сәгать 55 минут  вакыт бирелә. Бирем 1 өлештән тора. Укучылар текстны 2 тапкыр тыңлыйлар. Беренче тапкыр тыңлаганнан соң, уйлану өчен һәм караламада эшләү өчен  вакыт бирелә (5 минут). Текстны икенче тапкыр тыңлаганнан соң, изложение язу эше башлана. Изложение биремдә күрсәтелгән проблемага бәйле сочинение элементлары белән киңәйтелә. Укучылар әлеге проблемага бәйле иҗади фикер йөртергә һәм  үз фикерләрен дөрес, логик эзлеклелектә формалаштырырга тиеш.

Язма эшне башкару барышында орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт бирелә.

Караламадагы язулар тикшерелми!

Язма эш махсус төзелгән критерийлар буенча бәяләнә. Язма эшне хаталарсыз башкарып, югарырак балл җыярга тырышыгыз.  

 

Сезгә уңышлар телибез!


Текстны тыңлагыз һәм киңәйтелгән изложение языгыз. Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез. Сочинение элементлары белән киңәйтү изложение текстыннан соң,  күтәрелгән проблемага туры китереп башкарыла.  Язма эшнең күләме 200 сүздән ким булмаска тиеш.  Эшегезне чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Караклыкның башы энә урлаудан башлана, диләр. Ялкаулыкның да башы менә шулай кеше хезмәтеннән файдаланудандыр, мөгаен. Шөһрәт баштарак вакыты җитмәгәндә яки үзе аңламаганда гына Гадиләдән күчергәләсә, тора-бара бу аның гадәтенә кереп китте. Кыз да кат-кат каршылык күрсәтмәде, чөнки тагын бер кат: “Үзеңнең миңа бурычлы икәнеңне онытма, мин сине суга батканда коткарган кеше бит”, - дигән сүзләрне ишетүдән курыкты.

Укытучы күрмәсә дә, классташлары һәммәсен белеп тордылар. Алар Шөһрәтне үрти үк башладылар. Бигрәк тә ерык авыз Кәшиф җанына тиде.

            – Синең эшләр хутта, малай, ә? – диде ул. – Өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишеп, баш ватасың юк. Гадиләдән күчердең дә куйдың. Берәр бишлегә укучы кыз бәкегә дә төшми, ичмасам, тартып чыгарыр идем дә үземнең бөтен эшемне шуңардан эшләтер идем.

     – Кызыгасыңмыни? – диде Шөһрәт мактанулы тавыш белән.

     – Кызыгам!

  • Беләсегез килсә, Гадилә минем өчен утка да, суга да керәчәк.

     – Суга төшкәнен беләбез инде. Утына да керер – анысына да ышанабыз, әмма кәләш булмас, – диде тыйнак табигатьле Тәлгат.

– Телисезме, бөтен класс алдында Гадиләдән мин синең кәләшең дип әйттертәм?

    – Булмый!

    – Менә күрерсез.

    Класска башка укучылар да җыела башлады. Тәлгат Шөһрәтнең янына ук килеп:

    – Әз генә акылың булса, син мондый түбәнлекне эшләмәячәксең, – диде.

    – Кем өчен түбәнлек бит, – дип авыз ерды Шөһрәт.

    Гадилә класс бусагасын атлауга ук, Шөһрәт аның каршысына килеп басты.

    – Гадилә, – диде Шөһрәт кискен генә, – бөтен класска ишетелерлек итеп «мин синең кәләшең» дип әйт әле.

   Гадилә үзе белән шаяралар дип уйлап, урынына барып утырмакчы булды, ләкин Шөһрәт аның юлына аркылы төште:

   – Әйт. Син бит миңа гомерең белән бурычлы...

            Кыз кинәт агарынып китте. Елмаерга торган иреннәре усал кысылды. Ул Шөһрәтнең мыскыллаудан чалшаебрак торган йөзенә чалтыратып чабып җибәрде.

Класста, әйтерсең бомба шартлаттылар, гөрс итте дә тынды. Гадилә сумкасын да алмыйча, урамга чыгып йөгерде. Шуннан соң гына укучылар шаулашырга, кычкырышырга тотындылар.

Берничә көн Гадилә дә, Шөһрәт тә мәктәпкә килмәделәр. Бераздан классташ дуслары Гадиләнең район мәктәбендә укый башлавын ишеттеләр. Ә Шөһрәт, ярты ел каңгырып йөргәннән соң, шәһәргә һөнәр училищесына китеп барды. (Ф. Яруллин) (303 сүз)

Чыганак: Ф. Яруллин “Ак төнбоек” хикәясеннән өзек. (www. kitap.net.ru)                          

                   

“Кыз да кат-кат каршылык күрсәтмәде, чөнки тагын бер кат: “Үзеңнең миңа бурычлы икәнеңне онытма, мин сине суга батканда коткарган кеше бит”, - дигән сүзләрне ишетүдән курыкты.”, – җөмләсендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, матур әдәбияттан һәм тормыш тәҗрибәгездән 2 мисал китерегез.

Язма эшнең күләме 200 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Язма эшне чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Тыңланган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Текстның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган һәм сочинение элементлары белән киңәйтелмәгән өчен 0 балл куела.

Киңәйтелгән изложение өчен текст турында белешмә

Абзац номеры

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)

1

Шөһрәт Гадиләне үзенә бурычлы дип саный.

2

Классташлары һәммәсен белеп тордылар

3

Шөһрәт масая башлады.

4

Шөһрәт Гадиләне бөтен класс алдында кимсетте.

5

Аларның юллары аерылды.

Язма эшне бәяләү критерийлары

1 нче таблица

Критерий

Балл

ИК1

Изложениенең эчтәлеге

Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган.

2

Текстның эчтәлеге ачылган,

әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән).

1

Текстның эчтәлеге ачылган,

әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән).

0

ИК2

Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге

Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә:

  • логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган;
  • текст кызыл юлларга дөрес бүленгән.

2

Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә,

әмма бер логик хата бар

яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар.

1

Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган,

әмма бердән артык логик хата

яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән.

0

ИК3

Эшнең композицион бөтенлеге

Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк.

2

Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән,

ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар.

1

Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар.

0

ИК4

Дәлил-мисалларның булуы

Укучы матур әдәбияттан һәм тормыштан  2 дәлил-мисал китергән.

4

Укучы матур әдәбиятка караган 2 дәлил китергән

яки

тормыш тәҗрибәсенә таянып, 1 дәлил-мисал китергән.

2

Укучы 1 дәлил-мисал китергән.

1

Укучы әлеге кисәкнең эчтәлеген аңлата торган дәлил-мисал китермәгән, яки укучы биремдәге цитатаны я аның бер өлешен дәлил-мисал итеп китергән.

0

ИК1-ИК4 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл

10

Игътибар!

Әгәр изложениедә сочинение элементлары булмыйча, текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (ИК1-ИК4) 0 балл белән бәяләнә.

Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (2 нче таблицаны кара).

2 нче таблица

Укучы сөйләменең грамоталылыгын һәм фактик төгәллеген бәяләү критерийлары

ГК1

   Орфографик нормаларның үтәлеше

Орфографик хаталары юк яки хатасы 1 дән артык түгел

2

2-3 хата җибәрелгән

1

Хаталарының саны 4 тән артык

0

ГК2

   Пунктуацион нормаларның үтәлеше

Пунктуацион хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел

2

3-4 хатасы бар

1

Хаталарының саны 5 тән артык

0

ГК3

  Грамматик нормаларның үтәлеше

Грамматик хаталары юк яки 1 хатасы бар

2

2 хатасы бар

1

Хаталарының саны 3 тән артык

0

ГК4

   Сөйләм нормаларының үтәлеше

Сөйләм хаталары юк яки  хатасы 2 дән артык түгел

2

3–4 хатасы бар

1

Хаталарының саны 5 тән артык

0

ФК1

 Язма сөйләмнең фактик төгәллеге

Материалны язмада бирүдә, шулай ук аңлауда һәм терминнар кулланылышында фактик хаталар юк.

2

Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 1  хата бар.

1

Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында  2 хата бар.

0

ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча изложение өчен                               иң югары балл

10

Грамоталылыкны бәяләгәндә, изложениенең күләмен исәпкә алырга кирәк. Язма эшнең гомуми күләме 200 сүздән ким булмаска тиеш.

2 нче таблицада китерелгән нормативлар гомуми күләме 200 дән артык сүз булган изложениеләрне тикшерү өчен кулланыла.

Әгәр изложениенең гомуми күләме 200-249 сүз булса,  ГК1-ГК4 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый:

ГК – 1 буенча орфографик хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда 1 балл куела;

ГК – 2 буенча пунктуацион хаталар булмаса яки  1 тупас булмаган хата булганда 1 балл куела;

ГК – 3 буенча грамматик хаталар булмаганда 1 балл куела;

ГК – 4 буенча сөйләм хаталары булмаганда 1 балл куела.

Әгәр изложениенең гомуми күләме 199 сүздән артмаса, мондый эшләргә ГК1-ГК4 критерийлары буенча 0 балл куела.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин булган максималь балл – 20. 

Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:

0-5 балл –  «2» ле билгесе;

6-10 балл –  «3» ле билгесе;

11-15 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучы грамоталылык өчен (ГК1–ГК4 критерийлары) 5 баллдан кимрәк балл җыймаска тиеш. Әгәр укучы ГК1–ГК4 критерийлары буенча 5 баллдан кимрәк балл җыйса, «3» ле билгесе куела.

16-20 балл –  «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучы грамоталылык өчен (ГК1–ГК4 критерийлары) 10 баллдан кимрәк балл җыймаска тиеш. Әгәр укучы ГК1–ГК4 критерийлары буенча 10 баллдан кимрәк балл җыйса, «4» ле билгесе куела.



Предварительный просмотр:

Балачакның соңгы көне
Ундүрт яшемдә әни мине педучилищега укырга җибәрде. Сугыш вакыты иде. Һәр көн кадерле. Мин кыш өчен утын, печән әзерлим, көтү чиратына чыгам, колхозда эшлим. Әни мине бер көнгә дә бушатмый. Шуңа күрә ул минем таныклыгымны алып, гаризаны да үземнән яздыртып, кеше аркылы педучилищега биреп җибәрде. Тиз арада хәбәр дә килеп төште: җидееллык мәктәпне гел бишлегә тәмамлаган укучы буларак, сынауларсыз кабул ителдегез, укулар беренче октябрьдә иртәнге сәгать сигездә башлана, соңга калмыйча килеп җитегез, дип язганнар. Әни бу язуны бик эшлекле кыяфәттә үзенең кечкенә кызыл сандыгына салып куйды.
Җәй буе, көз буе колхозда эшләп, мин шактый йончыдым, сентябрь ахырында укырга китү турында сүз кузгаткалый башладым. Әни дәшмәде, һаман мине эшләтте генә. Утызынчы сентябрьдә ул мине мунчага җибәрде, чиста киемнәремне әзерләде. Беренче октябрьдә иртүк уятты да китап-дәфтәрләр, кашык-стакан салынган сандыкны алып, мине өйдән алып чыгып китте. Ул иртә гомеремә онытылмаслык булып хәтердә калган.
Зәп-зәңгәр чиста биек күк йөзе. Урман өстендә кошлар оча. Кырда, иртәнге зәңгәр нурга коенып, алтын-сары кибәннәр утыра. Без урман буеннан атлыйбыз. Дөнья тын. Без дә тын, сөйләшмибез. Миңа бер яктан бик рәхәт, физик эштән бик йончыган идем. Икенче яктан, моңсу да: укырга киткән кешеләрнең мондый зәңгәр күктән, имән-чыршы-юкә урманнарыннан мәңгегә мәхрүм булганнарын беләм мин. Тагын шунысы бар: ундүрт яшьлек егет – мин – сандыгымны әнидән күтәртеп барам. Әмма әнинең монда да үз планы бар икән.
Яшел чирәмле җир уртасындагы имән янына җиткәч, ул сүзсез генә сандыкны минем җилкәмә куйды да:
– Бар, улым, акыллы бул, алдыңны-артыңны карап йөр, – диде.
Бераз киткәч тә, мин борылып карадым. Әни имән төбенә үк чүгәләп, ике кулын күтәреп, мине дога белән озата иде. 
Өч ел уку дәверендә, әни бер генә мәртәбә дә миннән ничек укуым турында сорамады. Аның ышануынча, ана теләге – бала өчен закон иде. Рас ул үз улының яхшы укуын тели, димәк, мин яхшы укырга тиешмен. Беренче курста без дүрт класс укыдык, икенче курста ике генә калдык, ә өченче курста, дәүләт имтиханын тапшырып, аттестат алганда, бары тугыз кеше калдык һәм шуларның берсе мин идем. (320 сүз) (М. Мәһдиевтән)
“Өч ел уку дәверендә, әни бер генә мәртәбә дә миннән ничек укуым турында сорамады. Аның ышануынча, ана теләге – бала өчен закон иде. Рас ул үз улының яхшы укуын тели, димәк, мин яхшы укырга тиешмен” – җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, тыңлаган тексттан 2 мисал китерегез.
Язма эшнең күләме 150 сүздән ким булмаска тиеш.
Язма эшне чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Тыңланган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Текстның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган һәм сочинение элементлары белән киңәйтелмәгән өчен 0 балл куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле.

Бердәм дәүләт имтиханы  - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан  бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын ...

Кече һәм урта сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Кече һәм урта мәктәп укучыларын бердәм дәүләр имтиханнарына әзерләгәндә кулланырга мөмкин булган эш төрләре....

Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү

Имтиханга әзерләнү өчен материаллар...

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек.

Татар теленнән үрнәк БРИ контроль үлчәү материаллары...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....