Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек.
материал для подготовки к егэ (гиа, 11 класс) на тему

Заляева Алсу Мансуровна

Татар теленнән үрнәк БРИ контроль үлчәү материаллары

Скачать:


Предварительный просмотр:

2015 нче елда татар теленнән уздырылачак бердәм республика имтиханына чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр  һәм эчтәлек элементларының кодификаторы

Татар теленнән имтиханга әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторы (алга таба – кодификатор)  2015 нче елда уздырылачак бердәм республика имтиханының эчтәлеген билгеләүче документларның берсе.

Кодификаторда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә, белем бирү программаларына кертелмәгән әзерлек дәрәҗәсе таләпләре чагылыш тапмый.

Бу документ урта (тулы) мәктәп курсы кысаларында татар теле буенча имтихан материаллары төзү өчен нигез булып тора, шуңа күрә уку материалын гомумиләштерү һәм системалаштыру принципларыннан гыйбарәт.

Кодификаторда эчтәлеге киңрәк булган блоклар, калын курсив хәрефләр белән язылып, кечерәк блокларга бүленде. Кодификаторның әлеге позицияләренең һәрберсе укыту эчтәлегенең берләштерелгән дидактик  берәмлекләрен тәшкил итә. Аларга берничә тематик берәмлек керә ала. Тикшерү биреме төзеләчәк эчтәлек элементының коды икенче баганада күрсәтелә.

1 нче бүлек. Татар теленнән бердәм республика имтиханында тикшереләчәк эчтәлек элементларының исемлеге

Бүлек коды

Тикшерелә торган элемент коды

Тикшерелә торган материалның эчтәлеге

1

Фонетика  

1.1

Аваз һәм хәреф

1.2

Сүзгә фонетик анализ

2

Лексика һәм  фразеология

2.1

Сүзнең лексик мәгънәсе

2.2

Омонимнар. Антонимнар. Синонимнар

2.3

Фразеологик әйтелмәләр

          2.4

Кулланылышы һәм килеп чыгышы ягыннан татар әдәби теленең сүзлек составы

2.5

Лексик анализ

3

Морфемика һәм сүз ясалышы

3.1

Сүзнең мәгънәле кисәкләре (морфемалар)

3.2

Сүзгә морфемик анализ

3.3

Сүз ясалышының төп ысуллары

3.4

Сүз ясалышы ягыннан анализ

4

Грамматика. Морфология

4.1

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

4.2

Ярдәмче сүз төркемнәре

4.3

Сүзгә морфологик анализ

5

Грамматика. Синтаксис

5.1

Сүзтезмә

5.2

Җөмлә. Җөмләнең грамматик (предикатив) нигезе. Баш кисәкләр (ия, хәбәр)

5.3

Җөмләнең иярчен кисәкләре

5.4

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр

5.5

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

5.6

Тулы һәм ким җөмләләр

5.7

Катлауландырылган гади җөмлә

5.8

Кушма җөмлә

5.9

Тезмә кушма җөмлә

5.10

Иярченле кушма җөмлә

5.11

Туры һәм кыек сөйләм

5.12

Сүзтезмәгә синтаксик анализ

5.13

Гади җөмләгә синтаксик анализ

5.14

Кушма җөмләгә синтаксик анализ

    6

Орфография

6.1

Орфограмма

6.2

о-ы, ө-е хәрефләренең дөрес язылышы

6.3

е, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы

6.4

ъ-ь билгеләрнең дөрес язылышы

6.5

къ-гь, к-г авазларын дөрес язу кагыйдәләре

6.6

э хәрефенең дөрес язылышы

6.7

ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләрнең дөрес язылышы

6.8

сүз азагындагы [п] һәм [к], [къ] авазларының дөрес язылышы

6.9

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре

6.10

Ялгызлык исемнәренең дөрес язылышы

6.11

Саннарның дөрес язылышы

6.12

Кушымчаларның дөрес язылышы

6.13

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

6.14

Тезмә сүзләрнең дөрес язылыш

6.15

Парлы сүзләрнең дөрес язылышы

6.16

Кушма сүзләрнең дөрес язылышы

6.17

Орфографик принциплар

7

Пунктуация

7.1

Ия белән хәбәр арасында тыныш билгесе

7.2

Гади җөмләдә тыныш билгеләре

7.3

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре

7.4

Эндәш һәм кереш сүзләр, кереш җөмләләр янында тыныш билгеләре

7.5

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

7.6

Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

7.7

Туры сөйләмдә һәм диалогта тыныш билгеләре

7.8

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

7.9

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

7.10

Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре

7.11

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре

7.12

Аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре

7.13

Синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре

7.15

Нокта кую кагыйдәләре

7.16

Сызык кую кагыйдәләре

7.17

Ике нокта кую кагыйдәләре

7.18

Күпнокта кую кагыйдәләре

7.19

Кабатлаулар янында тыныш билгеләре

8

Сөйләм

8.1

Сөйләм төре буларак текст. Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге

8.2

Текстта җөмләләрне бәйләүче чаралар

8.3

Стильләр һәм сөйләм төрләре

8.4

Тема, максат, адресат һәм аралашу ситуациясенә бәйле рәвештә текстта тел чараларын сайлау

8.5

Текстка анализ ясау

8.6

Төрле стильдәге һәм сөйләм төрендәге текстлар төзү

9

Тел нормалары

9.1

Орфоэпик нормалар

9.2

Лексик нормалар

9.3

Грамматик нормалар (морфологик нормалар)

9.4

Грамматик нормалар (синтаксик нормалар)

10

Татар сөйләменең матурлыгы

10.1

Татар фонетикасының тәэсирлелек чаралары

10.2

Сүз ясалышының тәэсирлелек чаралары

10.3

Лексика һәм фразеологиянең тәэсирлелек чаралары

10.4

Грамматиканың тәэсирлелек чаралары

11

Төрле стильдәге һәм жанрдагы текстларны тикшерү

2 нче бүлек. Татар теленнән бердәм республика имтиханында тикшерелә торган әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр исемлеге

Бу бүлектә татар теленнән бердәм республика имтиханында тикшерелә торган һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә куелган  таләпләр исемлеге тәкъдим ителә.

Таләп коды

Тикшерелә торган күнекмәләрнең исемлеге

1

Сүздә аваз-хәреф мөнәсәбәтен ачыклый белү

2

Сөйләмне татар әдәби теленең әйтелеш (орфоэпик) нормалары ягыннан бәяли белү

3

Сөйләмне татар әдәби теленең лексик нормалары ягыннан бәяли белү

4

Сөйләмне татар әдәби теленең морфологик нормалары ягыннан бәяли белү

5

Сөйләмне татар әдәби теленең синтаксик нормалары ягыннан бәяли белү

6

Язмача белдерелгән фикерне тел материалының кулланылышы ягыннан, тәлап ителгән  коммуникатив бурычларга ирешә алуга ярдәм итә алуы ягыннан  бәяли белү

7

Грамматик билгеләренә нигезләнеп, сүзнең билгеле бер сүз төркеменә каравын билгели белү

8

Лексик билгеләренә нигезләнеп, сүзнең билгеле бер сүз төркеменә каравын билгели белү

9

Сүзгә фонетик анализ ясый белү

10

Фонетика, лексика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис буенча алган белемнәрен телнең орфографик нормаларына яраклаштырып куллана белү

11

Тыныш билгеләренең куелышын аңлата белү

12

Сөйләм эшчәнлеге барышында, татар теленең синтаксик нормаларыннан тайпылмау

13

Язма сөйләмдәге мәгълүматны дөрес, төгәл аңлый белү

14

Сөйләм стильләрен билгели белү

15

Сүз ясалышы ысулларын билгели белү

16

Сүзтезмәләргә  синтаксик анализ ясый белү

17

Җөмләгә синтаксик анализ ясый белү

18

Текстның эчтәлеге турында кыскача төгәл мәгълүмат бирә белү

19

Башлангыч текстның эчтәлеген аңлый һәм аңлатып бирә белү

20

Башлангыч текстка нигезләп, үз фикереңне эзлекле белдерә белү

21

Үз фикереңне эзлекле, бәйләнешле белдерә алу

22

Сөйләмдә телнең лексик байлыгыннан, төрле грамматик конструкцияләрдән урынлы куллана белү

23

Язма һәм телдән сөйләмне әдәби телнең орфографик, грамматик һәм пунктуацион  нормалары нигезендә төзи белү

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

Татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты

          Татар теленнән кучыларны бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен материалның үрнәк варианты...

Татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....