Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

 

 

1. Яхшы дуслар.                           5. Малайның чирләве.

2. Дәресләрне аңлату.                  6. Дус янына баруы.

3. Дус янына бармавы.               7. Яңа укучы.

4. Чын кеше.                                 8. Малайларның дуслашуы.

 

А. Дамир белән Камил – аерылмас дуслар. Мәктәпкә бергә баралар, бергә кайталар. Дәресләрен дә гел бергә әзерлиләр. Урамда да бергә булалар. “Менә дуслар!” – диләр алар турында.

 

Ә. Чирек тәмамланырга бер ай вакыт калгач, Дамирны больницага салдылар. “Малайның үпкәсенә салкын тигән. Бер ай ятар әле”, - диделәр табиблар.

 

Б. Бу хәбәрне ишеткәч, класс җитәкчесе балаларга дәрестән соң калырга кушты.

- Иртәгәдән башлап, чиратлап больницага йөрергә кирәк булачак. Дамирга көн саен дәресләрне аңлатырга кирәк, - диде ул.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының

 рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына

 ТАТАР ТЕЛЕННӘН

бердәм республика тесты

Әлмәт шәһәре

16 нчы урта мәктәбенең

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Нәбиуллина Назлыгөл Фәләхетдин кызы

Нәбиуллина Ландыш Наил кызы

Хәбибуллина Резеда Алик кызы

1 нче вариант

2 нче бүлек

Прочитайте  текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми). В бланке ответов № 1 поставьте знак «х» в клеточку, номер которой соответствует номеру выбранного Вами ответа.

Яхшылык үзеңә кайта

Рөстәмне әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, колбаса, сөт, катык алды һәм кибеттән чыкты. Биш – алты адым гына киткән иде, каршысына бер зур эт килеп чыкты. Эт койрыгын болгап, борынын суза – суза иркәләнә башлады. Яхшылыкка җавап бирмәү – начарлык. Малай моны яхшы белә. Шуңа күрә ул этне аркасыннан сыйпады. Эт нәрсәдер көтә иде. Ул бик ачыккан, аның ашыйсы килә икән. Эт борыны белән Рөстәмнең пакетын иснәде.

Малай эткә ипи сындырып бирде. Эт аны бик тиз ашап бетергәч, тагын, тагын бирде. Ипидән соң аны колбаса белән сыйлады. Эт колбасаны бигрәк тә яратты. Колбасаны өйдә дә яраталар шул. Малай очраклы кунагын тагын бер тапкыр сыйпады – яратты да юлын дәвам итте.

Өйгә кайткач, әнисеннән эләкте, әлбәттә. Ләкин  малай бу ачулануга түзәргә әзер иде. Әнисе дә хаклы, Рөстәм дә гаепле түгел.

Беркөнне Рөстәм  мәктәптән кайтып килә иде. Көтмәгәндә аның өстенә һау – һаулап эт көтүе ташланды. Малай, аркасыннан сумкасын алып, селтәнеп тә карады. Ләкин этләр аз гына чигенәләр дә, усал өреп, тешләрен ыржайтып, тагын Рөстәмнең  өстенә сикерергә телиләр.

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Этләрнең берсе алгарак чыкты да, шулай ук һау – һаулап, эт көтүенә ташланды. Ниһаять, этләр чигенделәр. Алар, малайны онытып, үз юллары белән киттеләр. Малай янында аны яклаган эт кенә калды. Ул, малайга койрыгын болгый – болгый, күзләрен елтыратып карап тора иде.

Бу – Рөстәмнең яңа дусты, ипи белән колбаса яратучы эт иде.

(Ә.Баяннан)

9. Рөстәмне әнисе даруханәгә җибәрде.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

10. Аның каршысына бер зур эт килеп чыкты.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

11. Этнең тамагы ач иде.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

12. Малай этне конфет белән сыйлады. 

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

13. Эт колбасаны бик яратып ашады.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

14. Мәктәптән кайтканда, малайның каршысына эт көтүе килеп чыкты.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

15. Этләрнең  берсе малайны яклады.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

16. Рөстәм этне танымады.

1) текстка туры килә          2) текстка туры килми

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Яхшы дуслар.                           5. Малайның чирләве.

2. Дәресләрне аңлату.                  6. Дус янына баруы.

3. Дус янына бармавы.               7. Яңа укучы.

4. Чын кеше.                                 8. Малайларның дуслашуы.

А. Дамир белән Камил – аерылмас дуслар. Мәктәпкә бергә баралар, бергә кайталар. Дәресләрен дә гел бергә әзерлиләр. Урамда да бергә булалар. “Менә дуслар!” – диләр алар турында.

Ә. Чирек тәмамланырга бер ай вакыт калгач, Дамирны больницага салдылар. “Малайның үпкәсенә салкын тигән. Бер ай ятар әле”, - диделәр табиблар.

Б. Бу хәбәрне ишеткәч, класс җитәкчесе балаларга дәрестән соң калырга кушты.

- Иртәгәдән башлап, чиратлап больницага йөрергә кирәк булачак. Дамирга көн саен дәресләрне аңлатырга кирәк, - диде ул.

В.  – Кем беренче бара?

Укучылар, беренче булып Камил барыр, дип уйладылар. Ә Камил эндәшмичә утыра иде.

  • Камил, ник дәшмисең? Син иртәгә дустың янына бармыйсыңмыни?

Г. – Минем спорт секциясенә барасым бар. Безнең тренер бик таләпчән, тренировкаларны калдырырга кушмый, - диде Камил.

Камилдән беркем дә бу җавапны көтмәгән иде.

Д. Шулвакыт иң арткы партада утыручы Гаяз кул күтәрде.

- Ни әйтергә телисең, Гаяз? – дип сорады укытучы.

- Рөхсәт итсәгез, мин барам, - диде малай.

- Син бит безнең мәктәптә әле ике-өч көн генә укыйсың. Дамир белән танышып өлгермәдең?

Е. – Шулай, әлбәттә. Ләкин больницада танышырбыз, дип уйлыйм, - диде малай. – Анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли. Аның белән без Дамирны тиз терелтербез.

        Бу сүзләр чын күңелдән иде. Укытучы, дулкынланып:

  • Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – диде...

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18-25.    

18. ........... һәркем һәм һәрнәрсә кышны үзенчә көтә, үзенчә каршылый.

ТАБИГАТЬ

19. Күчмә ............. күптән инде җылы якларга юл тотканнар

КОШ

20. Яфраклы агачлар да ........... йокыга талган. 

КЫШ

21. Карт ............... яшел ботакларына кар йомарламнары сырышкан.

НАРАТ

22. Ул............... тын гына черем итәләр.

АГАЧ

23. Тик яшь наратлар гына горур ................  югары чөеп басып торалар. 

БАШ

24. Җәнлекләр .......................  төрлечә каршы ала.

КЫШ

25. Кышка азык әзерләгән җәнлекләр .............. яхшы хис итә. 

ҮЗ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.  

26. Нәүрүз – татар  халкының  иң  .......................    бәйрәме.

ЯРАТ

27. Ул  элек-электән .............. чыгар алдыннан бәйрәм ителгән.

ЧӘЧҮ

28. Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү ................. булган.

ГАДӘТ

29. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8-10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга ............ чыккан.

БАЛА

30. Соңыннан балалар ................ җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар.

БЕР

31. Арадан иң чибәр, уңган ................. Нәүрүз итеп сайланган.

КЫЗ

32. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә ......... үпкәләрен гафу иткәннәр.

БУЛ

Ответы на задания 18-32 запишите в бланке ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

4 бүлек

Для ответа на задания 33-38 используйте бланк ответов №2. При выполнении заданий 33-38 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке №2. Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются.

В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

33. Спросите у друга (подруги), как он (она) провел(а) выходные дни.

34. Попросите у одноклассника книгу о компьютерах.

35. Предложите другу (подруге) пойти в кино.

36. Поинтересуйтесь у библиотекаря, о чем эта книга.

37. Поздравьте дедушку с 23 февраля.

38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Быел мин театр түгәрәгенә йөрергә булдым. Түгәрәк җитәкчесе Илгизәр абый безгә театр турында сөйләде, тиздән безгә ролләр бирәчәк.

Син нәрсә белән кызыксынасың? Мәктәптә нинди түгәрәкләргә язылдың? Сиңа театр ошыймы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар  төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре   (БРТ форматы)...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...