Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат (дәрес планы)
план-конспект урока (9 класс) на тему

Салахова Венера Хамитовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdi.docx57.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.

Дәреснең максаты:

1.Укучыларга Габди тормышы, иҗаты турында өстәмә мәгълүматлар бирү, иҗат юлын өйрәнү.

2. Габди шигырьләрен сәнгатьле уку һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.

3.Укучыларда мәрхәмәтлелек, матурлык хисләре, шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү .

Материал: 9 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.

Структуралар: ФИНКИН МЭПС, ЧОП ЧИЛИ ЧОП

Дәрес планы

1.Актуальләштерү.

17 йөз әдәбиятын искә төшерү.

М.Колый иҗатын кабатлау

2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1) Габдиның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә материал бирү.

А) язучы биографиясен шигырьләре белән бәйләү.

Ә) Габдиның шигырьләре тормыштагы, җәмгыятьтәге вакыйгалар тәэсирендә язылганлыгын искәртү.

2)Аерым шигырьләр хакында әңгәмә уздыру.

А) “Галимнәрне якын күр” шигырен уку һәм анализлау.

Ә) “Ата-анаңны хөрмәт ит” шигырен уку һәм анализлау.

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)Төркемләп эшләү. Тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү.

4.Өйгә эш бирү. Шагыйрьнеңүзегезгә ошаган бер шигырен яттан өйрәнегез.

5.Йомгаклау.

Сорауларга җавап бирү.

Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1.1   Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән күренекле шагыйрь Габдиның тормышы, иҗаты турында бик күп өстәмә , кызыклы мәгълүматлар алырбыз,аның шигырьләре турында сөйләшербез.

 Алдагы дәрестә без нинди тема өйрәндек әле?

Укучы: Без 17 йөз әдәбиятын өйрәндек һәм М.Колый иҗаты белән таныштык.

(укучылар узган дәрес материалын сөйлиләр)

2.1. Габдиның тормыш юлы белән танышу.        

Габди — XVII һәм XVIII гасыр әдәбиятларын тоташтыручы, Мәүла Колыйдан алган шигъри эстафетаны үзеннән соң килгән әдипләргә, иң беренче чиратта, Габдессәламгә, Утыз Имәнигә җиткерүче шагыйрь.

«Габди» — әдипнең тәхәллүсе. Аерым шигырьләрендә ул үзен «Мескен Габди» дип атый.

Шагыйрьнең тормыш юлы хакында мәгълүматлар бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә без аның кемлеге хакында әсәрләренә таянып кына фикер йөртәбез. Бер шигырендән аңлаганча, авторга 30 яшь тулган була. Шуңа карап аның туган елы 1679 ел дип билгеләнә. Ә үлгән елы билгеле түгел.

Әсәрләреннән Габдинең Казан белән бәйләнешле булуы аңлашыла: «Шәһрең булгай һәм Казан», «Шәһре — Казан, теле — төрки» һ. б.

Шагыйрь — үз чорының укымышлы, билгеле кешесе.

Габдинең безгә билгеле иҗат мирасы зур түгел: 60 тан артык кыска-кыска лирик шигырьләр. Жанр ягыннан алар төрле: хикмәт, робагый, мәдхия, мөнәҗәт һ. б. Бу шигырьләр «Тәгърифнамә» исеме астында бирелгәннәр.

Габди дә, нәкъ Мәүла Колый кебек, үзенең уй-кичерешләрен Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә белдерә. Чор күренешләрен, кешеләрнең холык-фигыльләрен, эш-гамәлләрен дә ул нәкъ әнә шул тәгълиматка, дини әхлакка таянып бәяли.

Шагыйрь яшәгән чор — татар тормышының иң авыр, иң катлаулы еллары. Габди дә кыенлыкны күрә, җәбер-золымда яшәгән халыкка кызгану, теләктәшлек тойгысын белдерә, әмма сабыр итәргә, түзәргә чакыра. Шагыйрь өчен кешеләрнең үзара тату булып, килешеп яшәве мөһим.

Габди, үз элгәрләре Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый традицияләрен дәвам итеп, кешеләрдә булырга тиешле матур әхлакый сыйфатларны, күркәм эш-гамәлләрне тасвирлауга зур урын бирә. Кешене бизи торган сыйфатларның иң изгесе — «сәхилек», ягъни юмартлык, ди ул.

Шагыйрь тәкәбберлек, масаю, хәрам мал җыю, кешене рәнҗетү, саранлык кебек күренешләрне кискен тәнкыйтьләп, аларга тыйнаклык, әдәплелек, юмартлык кебек матур сыйфатларны каршы куя.

ФИЗКУЛЬМИНУТ. ЧОП ЧИЛИ ЧОП

2.2.  Без бүген сезнең белән дәреснең икенче өлешендә ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Безнең максатыбыз — Габдиның ике шигырен укып анализлау.

“Галимнәрне якын күр” шигыре укыла. Түбәндәге план буенча анализ ясала:

1.Шигырьне өлешләргә бүлегез,һәрберсенең эчтәлеген ачыклагыз

2.Лирик геройның хисе сәбәбен,дәрәҗәсен, юануын билгеләгез.

(Соңгы строфада лирик герой юануы бирелә.)

3.Нинди сурәтләү чаралары бар?

 “Ата-анаңны хөрмәт ит” шигыре укыла. План буенча анализ ясала:

1. Шигырьнең төп эчтәлеге.

2. Тел сурәтләү чаралары

3.1.Хәзер Габдиның тормыш һәм иҗат юлын искә төшереп китәрбез.

Төркемнәргә сораулар бирелә:

I төркем өчен

II төркем өчен

Габди кайчан һәм кайда туган?

Ул кайда укыган?

Габди нинди шигырләр яза?

Ниниди шигырләре бар?

4.Өйгә эш бирү. Шагыйрьнең үзегезгә ошаган бер шигырен яттан өйрәнегез.

5.Йомгаклау.

Сорауларга җавап бирү.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

5 нче сыйныфта план-конспект. "Сан турында төшенчә".

Максат: 1) микъдар һәм тәртип саннарының төшенчәсен бирү;               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыр...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....