5 нче сыйныфта план-конспект. "Сан турында төшенчә".
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Хайрутдинова Эльвира Рифкатовна

Максат: 1) микъдар һәм тәртип саннарының төшенчәсен бирү;

               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыру;

               3)  саннарны сөйләмдә аңлап һәм дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту;

               4) укучыларның фикер йөртепҗавап бирү барышында теманы      мөстәкыйль          аңлауларына ирешү;

               5)  телләр өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:  дәреслек, язылган плакатлар, ноутбук, интерактив такта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san_6_klass_achyk_dres_.docx18.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Микъдар һәм тәртип саннары.

Максат: 1) микъдар һәм тшртип саннарының төшенчәсен бирү;

               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыру;

               3)  саннарны сөйләмдә аңлап һәм дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту;

               4) укучыларның фикер йөртепҗавап бирү барышында теманы      мөстәкыйль          аңлауларына ирешү;

               5)  телләр өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:  дәреслек, язылган плакатлар, ноутбук, интерактив такта.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. 
  2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

 Бүген татар теле дәресендә “Микъдар һәм тәртип саннары” темасы белән танышырбыз. Саннарны төркемчәләргә аерып әйтергә,дөрес сорау куярга, кушымча ялгарга, җөмләдә кулланып әдәби, матур җөмләләр төзергә өйрәнербез.

  1. Үткәнне искә төшерү.

Мәктәп, сыйныф бүлмәсе  темаларына кагылышлы сүзләрне кабатлау.

    Слайд 1. Тактада табышмаклар бирелә. Табышмакларны укы, җавабын әйт.

                 Бер түбә астында дүрт туган ( өстәл)

                 Башы бер, күзләре унике ( сәгать)

  • Табышмакларда кайбер сүзләр кызыл төс белән билгеләнгән. Әйдәгез шул сүзләргә сорау куйык. ( бер, дүрт, бер, унике) .Бу сүзләр  нинди сорауга җавап булалар? (ничә? күпме?).
  1. Яңа темага. Әйтегез әле, нинди сүз төркеме ничә?, күпме? сорауларына җавап бирә.

  Слайд 2. Сан. ( сан кагыйдәсе слайдта бирелә). Кагыйдәне уку, сан төркемчәләрен кабатлау. Дәреснең темасы кабат әйтелә.

  Слайд 3. Бирелгән сүзтезмәләрне уку,микъдар саны кагыйдәсен чыгару. 

  Слайд 4.  Микъдар  санының кагыйдәсен уку, истә калдыру.

 Ә тәртип санының тәрҗемәсен   укытучы  үзе әйтә.

Слайд 5. Сүзтезмәләрне уку,  тәрҗемә итү,кушымчаларын аңлау.  Балалар тәртип санының кагыйдәсен үзләре чыгара.Кайсы очракта – ынчы- енче , - нчы- нче кушымча ялганышын балалар үзләре исбатлап әйтә.

  • Микъдар һәм тәртип саннарының кагыйдәсен берләштереп әйтү.

Слайд 6. Исем белән сан янәшә килгәндә, рус һәм татар телендәге аерманы искәртү. (Сан исем белән янәшә торганда, исемгә  күплек сан кушымчасы ялганмый). Укытучы бу кагыйдәне үзе русча аңлатып , искә төшереп китә.

Слайд 7. Аңлаганны тикшерү. Рус телендә язылган сүзтезмәләрне татар теленә тәрҗемә итү.

  1.  Ял итү. Физик күнегүләр ясау.
  2. Дәреслек белән эш.  64 нче биттә бирелгән кагыйдәне уку.  
  3. Грамматик күнегүләр өстендә эш. 64 нче бит , 5 нче күнегү. Чылбыр буенча балалар җөмләләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр.
  4.  Дәфтәргә язу. Слайд 8. Нокталар урынына микъдар һәм тәртип саннарын куеп җөмләләрне күчереп язу.  Дөреслекне слайдка карап тикшерү. Слайд 9.  Балалар дәфтәрләрне бер- берсе белән алыштырып, ,хаталарны төзәтәләр. Эшкә йомгак ясала.
  5. Диалогик сөйләм үстерү.  Укучылар микъдар һәм тәртип саннарын кулланып, бер – берсенә сораулар бирәләр.
  6.  Слайд 10.  Белемнәрне тикшерү өчен тест.( сүзнең дөрес тәрҗемәсен табып әйтәләр).

Дәреслектәге 6 нчы күнегү өстендә эш ( телдән)

  1. Йомгаклау. Йомгаклау өлешендә балалар ребус чишәләр.

Слайд 11.Монда нинди сүз яшеренгән?( Сан).

  • Без дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләштек?
  • Бигрәктә, нинди саннар турында сүз алып бардык?
  • Микъдар саны нинди сорауга җавап бирә?
  • Тәртип саны нинди сорауга җавап бирә?
  1. Рефлексия. Бу саннар турында безгә белергә кирәкме?
  •  Ни өчен? Алар нәрсә белдерә?
  1.  Слайд 12. Өй эше.  64 нче бит, 4 нче күнегү (кагыйдәне ятла), 6 нчы күнегү( язмача)
  2. Балаларны мактау, билге кую. Балалар сез дәрестә бие актив булдыгыз. Сез афәриннәр! Мин сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....