Пояснительная записка к "Методическому семинару"
статья на тему

Салахова Венера Хамитовна

Предварительный просмотр:

«МЕТОДИЧЕСКИЙ СЕМИНАР»

                                                              Салахова Венера Хамитовна

                                                                                 учитель татарского языка и литературы

                                                              МБОУ «Уразаевская ООШ»

“Методик семинар”га аңлатма язуы

(ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА к методическому семинару)

“ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ”

Методик семинар кысаларында сезнең игътибарыгызга педагогик эшчәнлегемнең  кайбер тәҗрибәсен тәкъдим итәргә телим. (Слайд 2)

XXI нче гасыр мәктәбе укытуның традицион формалары һәм технологияләре белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына алга китеш, үсеш мөмкин. Соңгы елларда укытуда төрле технологияләрне куллана башладылар. Яңа энциклопедик сүзлектә (Мәскәү, 1999 ел) “Технология” термины (techne – грек сүзе, сәнгать, осталык дигәнне белдерә) “фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы метод, алым һәм ысуллар җыелмасы” дип аңлатыла.

  Теманың актуальлеге. Cоңгы елларда уен технологияләрен актив кулланыла башлады. Татар телен милли мәктәпләрдә генә түгел, ә чит тел буларак өйрәтү процессында да уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә, аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. (Слайд 3)

Төп проблема  укучыларда татар теленә карата мәхәббәт, кызыксыну уяту. (Слайд 4)

  Хезмәтнең бурычлары:

 - тормышны танып белүләренә ирешү;

- яңалыкны белергә омтылыш тудыру;

- аң-белемнең тормышта кирәклегенә төшендерү;

- теоретик белемнәрен практикада куллануга ирешү;

- укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү;

-төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү. (Слайд 5)

Төп тикшерү объекты – укучыларга белем бирү  процессында уен технологиясен кулланып уку эшчәнлеген  оештыру . (Слайд 6)

 Теманың фәнни яктан әһәмияте - татар теле укытучыларына  хезмәттә күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр, алдагы эш тәҗрибәсендә куллану өчен материал буларак файдаланырлар дип саныйбыз. (Слайд 7)

Белем бирү процессында уку технологиясен куллану.

        Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәби уку, әдәбият дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллануның роле. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллективизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә. Төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла.

                          Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Бу исә укучыга үз белемен күрсәтергә, үзенең сәләтен ачарга булыша. Дәресләрдә шундый уен төрләрен кулланырга була:

  • сүзле уеннар
  • абстракт фикерләүгә уеннар
  • логик фикерләүгә уеннар
  • акыл үсешенә ярдәм итүче уеннар
  • аңны үстерүче уеннар
  • театральләшкән уеннар
  • кыюлык тәрбияләүче уеннар
  • үз-аңны тәрбияләүче уеннар
  • пунктуальлек тәрбияләүче уеннар
  • рольле- сюжетлы уеннар      (Слайд 8)

  Үткәрү максатыннан чыгып уеннарны берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

-дидактик (белем дәрәҗәсен танып белү эшчәнлеген камилләштерү һәм башкалар)

-тәрбияви (әхлак тәрбиясе бирү, үзаң, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү)

-үстерешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләү, уку эшчәнлеген  үстерү)

-социальләштерүче (аралашырга өйрәтү максатыннан)

-рольле (тәкъдим ителгән ситуация буенча)   (Слайд 9)

  Рольле уеннарның укучыларны өйрәтү мөмкинлекләре зур. Уеннарны парлап та, төркемләп тә үткәрергә мөмкин. Мондый уеннарны үткәрү өчен пьесcа формасында уенның моделе төзелә. Укучыларга рольләрнең сүзләре бүлеп бирелә. Уен вакытында катнашучылар бер-берсе белән аралашалар, аларның табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау, әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Бу уеннар берничә этаптан тора: әзерләнү этабы (сценарий төзү, уен өчен кирәкле материалларны әзерләү, үткәрү планын төзү, максат-бурычларны билгеләү, уен кагыйдәләрен ачыклау, рольләрне бүлешү, төркемнәргә бүленү, консультацияләр үткәрү һ.б.), уенны үткәрү этабы (кирәкле чыганаклар белән эшләү, төркемнәрнең чыгышы, дискуссияләр үткәрү, экспертларның эшләре һ.б.), йомгаклау этабы (уенга анализ ясау; бәяләү; нәтиҗә ясау, киңәшләр бирү һ.б.). Рольле уеннар төрле типтагы дәресләрдә дә уңышлы кулланылалар. Мәсәлән, Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен өйрәнгәндә, алдан әзерләнгән укучылар белән әлеге шигырьне сәхнәләштерергә була. Мондый уен укучыларның танып белү эшчәнлеген дә арттыра, шигырь хәтерләрендә ныграк кала. (Слайд 10)

  Тәрбияви уеннар рухи-әхлакый үсеш мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә.  Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү - ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы  балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин . Мәсәлән, “Сүзләрне җый” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша. Уен барышында интерактив тактада чәчелеп бирелгән сүзләрне җыеп, җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзиләр. (Слайд 11,12)

     Дидактик уеннарга килгәндә, укучыларның белемнәрен тикшерү белән беррәттән, аларның хәтерләрен, игътибарлылыгын арттырырга мөмкинлек туа. Татар теленең фонетик бүлеген өйрәнгәндә укучылар төрле авырлыклар белән очрашалар. Алгы һәм арткы рәт сузыкларын авыр истә калдыралар. Эшне җиңеләйтү максатыннан чыгып, фонетик уеннар оештырырга мөмкин. Мәсәлән, “Сузыкны алыштыр” уенында “тап” сүзендәге а сузыгын укучылар төрле сузыклар белән алыштыралар: туп, тип,төп һ.б. “Шагырьне төзәт” уенында хаталы текст бирелә, укучылар төзәтергә тиеш булалар. “Тизәйткечләр” уенында, мәсәлән, укучылар төрле авазларның дөрес әйтелешен истә калдыралар. (Слайд 13, 14) Мәсәлән, “Антонимнар” темасын өйрәнгәндә, җөмләнең бер өлеше генә бирелә, укучылар җөмләнең икенче өлешен уйлап, антоним сүз кертеп әйтергә тиеш булалар. (Слайд 15)

                            Үстерелешле уеннар хәтер, игътибар, сөйләм, фикерләү, уку эшчәнлеген үстерә. “Кушма сүзләр” темасын өйрәнгәндә чәчелеп бирелеп рәсемнәрне һәм сүзләрне берләштереп кушма сүз ясарга. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б. (Слайд 16, 17,18)

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә тәркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шулай тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

  Татар теленә  өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. “Ахырын уйла”  уенын парларда, төркемнәрдә уйнатырга була.  Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, шундый уеннар уйнатырга була. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!”, “Нинди сүз артык?”, “Кушма сүзләр”. Уеннар  укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

  Укучыларның  яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана  бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән, әдәбият дәресләрендә 5-7 сыйныфларда язучы биографиясен өйрәнгәндә “коллаж” методы уңышлым. Тактага язучы портреты беркетелә. Укучылар алдан әзерләнгән язуларны сайлап алып, хронологик тәртиптә портрет янына урнаштыралар. Өлкәнрәк сыйныфларда “Интервью” уены бик кызыклы. Бер укучы язучы, ә икенчесе журналист ролен үти. Алдан билгеләнгән укучылар  интервью алына торган кеше турында барлык мәгълүматны туплап килергә тиеш булалар. Мондый уеннар укучыларның рухи-әхлакый үсешенә зур йогынты ясамый калмый.

  Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Укучылар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә. Әдәби уку дәресләрендә “Әкиятләр дөньясында”,  “Әкиятне, авторны таны”, ”Табышмак, аякка ябышмак” уеннары, әдәби викториналар  үткәрергә була.

    Социальләштерүче  уен технологиясе татар теле дәресләрендә кабатлау-йомгаклау өлешендә  грамматик күнегүләр эшләгәндә отышлы. (Слайд 19) Мәсәлән: "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт", "Кайчан? Кем? Нәрсә эшләгән?", әдәбият дәресләрендә язучы иҗатын йомгаклаганда "Тамчы шоу", "Үз уен" кебек телевизион уеннар укучыларның туган тел белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә, аларны коллектив рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Мәсәлән, “Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне” өйрәнгәндә экранда тәкъдим ителгән сүзләрне җыеп, җөмләләр төзергә. (Слайд 20)

Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин. Рус балаларына татар телен өйрәтүдә уен технологиясе куллану бигрәк тә нәтиҗәле. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша. 

   Уку процессында уен технологиясен куллану татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык  үстерә һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгара. Уку-укыту субъектын тәрбияләргә, ягъни  аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган,  үзүсешкә  ия булган кешене тәрбияләргә  мөмкин.  Укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый, уз эшенә җаваплы карый,төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә. Укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә, ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя. (Слайд 21)

Безнең төп максатыбыз –  балаларда татар теленә, аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, үз фикерләрен эзлекле дәлилли, нәтиҗәләр ясый, бәхәсләшә белү, бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү. Ә төп бурычыбыз – балаларга нәтиҗәле белем, тәрбия бирү юнәлешендә эшләү. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пояснительная записка к конкурсному заданию «Методический семинар»

Тема методического семинара «Использование исследовательской деятельности учащихся для формирования УУД»...

Пояснительная записка описания опыта работы "методический семинар"

Пояснительная записка содержит опыт работы. Конкурное задание "Методический семинар" конкурса "Учитель года Дона - 2016"...

Пояснительная записка к методическому семинару

Краткая пояснительная записка...

Пояснительная записка к методическому семинару

Пояснительная записка к методическому семинару...

пояснительная записка к методическому семинару

Пояснительная записка к методичекому семинару...

Пояснительная записка и презентация к конкурсному заданию "Методический семинар"

Конкурсное задание "Методический семинар" на тему "Системно - деятельностный подход как условие формирования исследовательских навыков учащихся"...

пояснительная записка в методическому семинару

использование ИКТ на уроках англ языка...