Эш тәҗрибәм

Шарапова Лилия Каюмовна

Эш тәҗрибәм.

    Мин – Шарапова Лилия Каюм кызы, югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Укытучылык  һөнәремнең башлангычы  2002 нче ел. Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлап, туган авылыма укытучы булып кайттым. 2006 нчы елдан алып, 2015 нче елга кадәр Казан шәһәре Совет районының 175 нче мәктәбендә эшләдем. Бүгенгесе көндә мин Идел буе районының 73 нче мәктәбендә татар теле (туган тел) һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

     Укытучылык – ул минем һөнәрем. Тәҗрибәм зур булмаса да, үз юнәлешем, җиңүләрем бар.  Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел – ул зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.

     Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм. Шуларны истә тотып мин “Татар теле (туган тел) һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясе” – дигән  методик тема өстендә эшлим.

Максатым:

Балалларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, тормышка әзерлекле, һәръяктан камилләшкән  шәхес тәрбияләү.

Бурычларым:

  1. Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.
  2. Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.
  3. Укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру.
  4. Белем һәм тәрбия процессында оптимальләштерү һәм белем алуга уңай омтылыш булдыру.

Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлегә телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннар үткәрү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә кызыксыну уята. Үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүлеп өйрәтәм:

-дидактик уеннар (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү)

- тәрбияви уеннар (әхлак тәрбиясе бирү, үзаң, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше)

-үстерешле уеннар (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләү, уку эшчәнлеген һ.б. үстерү)

-социальләштерүче (аралашырга өйрәтү максатыннан)

-рольле уеннар (тәкъдим ителгән ситуация буенча).

Бу төрдәге уеннар башлангыч сыйныф баласына гына түгел, ә урта сыйныф укучыларын да белем алуга этәрә.

Сер түгел, бүгенге көндә туган телне укыту башка фәннәргә караганда икеләтә авыр. Ул укытучыдан предметны белүне генә түгел, зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны, иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу яңалыкка омтылу. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш — үзгәрешне тәэмин итә.
Һәр укытучы фәнне өйрәнүне кызыклы гына түгел, нәтиҗәле итәргә омтыла.

Соңгы елларда мин Валерия Николаевна Мещерякова методикасы белән эшлим. Бу методика  зур тырышлык таләп итә, ләкин балалар өчен бик кызыклы . Балалар дәрестә тулысы белән:

  • психологик рәхәтлек, иркенлек алалар;
  • тел мохитенә “чумдырылалар”;
  • чит тел өйрәнү процессында баланың шәхси үсеше, иҗади сәләтен ачуга юнәлдерелә;
  • тел үзләштерүдә табигыйлек юлын сайлый.

        Дәрестә ни дәрәҗәдә психологик рәхәтлек , иркенлек тудырылса, чит телне өйрәнү тизлеге шулкадәр зуррак, нәтиҗәлерәк була. Теләсә нинди киеренкелек баланың безнең белән аралашу теләген юкка чыгарырга, без өйрәтергә теләгән сөйләм материалының кулланылышка керүенә киртә булырга мөмкин.  Бала арымасын өчен акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп бара, уен һәм биремнәр еш алмашынып тора. Шуңа күрә дәресләрдә балаларны өстәл артында түгел, ә иркендә ярымтүгәк итеп төзелгән урындыкларга утыртыла.  Бу хәрәкәтле уеннарда катнашуны җиңеләйтә. Дәресләрдә, уеннар гына түгел, җырлар да, шигырьләр дә өйрәнелә. Дәрес саен төрле персонажлар кунак булып киләләр. Балаларның кәефләрен күтәләр, алар белән уйныйлар. Менә шундый мохиттә ана телен – татар телен өйрәнү зур нәтиҗәләргә китерә. 

Минем фикеремчә, укучыларның фән белән кызыксынуына иң төп ачкыч - укытучы шәхесендә. Иҗади, актив, иң мөһиме үз фәнен белгән һәм яраткан укытучы – фән белән кызыксындыруга иң зур стимул. Укучыларым өчен мин нәкъ шундый укытучы булырга омтылам.

Укытыла торган сыйныфларым арасында урта сыйныф укучылары да бар.Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсысына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшенең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда,үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.

   Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә язма эшләр үткәрү ярдәмгә килә. Картина буенча инша, изложение, кечкенә күләмле хикәяләр укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәләренә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулыкта була. Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль  фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, критик  фикерләү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

   Әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану,  технологиянең яңалыгы – аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруда. Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар шактый. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту. Өйрәтү авыр булса да, тора – бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башлыйлар. Әдәбият дәресләрендә  сингапур методикасыннан “кәрзин”, “инсерт” ысулларын кулланам. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала.

Тел һәм әдәбият дәресләрендә еш кына проект эшләре башкарабыз. Укучылар моны бик теләп эшлиләр. Интернет ресурслар аша, билгеләнгән тема буенча мәгълүмат җыялар, бер – берсе белән киңәшләшеп, уртак фикергә килгәч, эшне оста гына иттереп башкарып чыгалар. Әлбәттә, укучы каршылыкларга очрый, кәефе төшә, эшне эшләмәү теләге барлыкка килә.  Шул вакытта мин аларга рольле уеннар тәкъдим итәм. Алар төрле образларга кереп, фикер йөртәләр, аралашалар, уйлыйлар, киңәшләшәләр һәм уңышлы гына нәтиҗәләр ясыйлар.

Дәресләрем өчен мин бу технологиянең иң нәтиҗәле алымнарын, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсен, уку материалының эчтәлеген һәм үз мөмкинлекләремне дә исәпкә алып сайлыйм. Бу миңа белем бирүне кирәкле һәм файдалы гына түгел, ә кызыклы процесска әверелдерергә мөмкинлек бирә.

Укучы  үсә торган гөл кебек. Тәрәзә төбендәге гөлгә су сипмәсәң, ул шиңә, корый. Әгәр дә вакыт ешлыгы тәртибендә тамчылап су салып торсаң, гөл үсә, чәчәк ата. Укучы балалар да нәкь шулай. Һәрдаим белемне тамчылап өстәп торсак, укучыларыбыз җәмгыятебездә үз урыннарын табып, югары дәрәҗәләргә күтәрелеп чәчәк атачаклар.

Эшемнең нәтиҗәсе булып, укучыларымның татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында,  төрле  конференцияләрдә, конкурсларда  призлы урыннар алуын саныйм.

    Системалы рәвештә татар теле гыйлеме буенча Республика күләмендә үткәрелә торган “Без булдырабыз” олимпиадасында катнашабыз һәм беренче урыннарны яулыйбыз.

     Данилова Наталья (2019, 2020 нче еллар –I нче урын), Гарифуллин Амир (2019,2020 нче еллар –I урын, Бегляров Ариз (2019 нчы елда – 1 нче урын, 2020 елда – призер).

Фәнис Яруллин иҗатына багышланган шәһәр күләмендә оештырылган  (“Мин тормышка гашыйк”)фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, Шарапов Ранил III урын яулады,(2019 нчы ел);

   Фәнис Яруллин иҗатына багышланган республика күләмендә оештырылган  (“Мин тормышка гашыйк”) фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, Батршина Камилә I урын яулады,(2020 нче ел);

  “Җәлил укулары” Халыкара әдәби шигырь укчылар бәйгесенең район турында  катнашып, Шарапов Ранил, II урын алды. (2019 нчы ел)

Республика күләмендә сочинение язуның район этабында  катнашып, Шарапов Ранил, I урын яулады.(2020 нче ел).

   “Без – Тукай оныклары” театраль коллективы белән“Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” номинациясендә район этабында I урын, шәһәр күләмендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндек.

  “Татар кызы” бәйгесенең район турында  катнашып, “Зирәк кыз” номинацияседә Марданова Зәлия җиңү яулады (2020 нче ел)

    Район семинарларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр күрсәтәм , белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, укыту һәм тәрбия методларын камилләштерүгә шәхси өлеш кертәм, чыгышлар ясыйм:

  • 2015 нче елдан мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты метод берләшмәсен җитәклим. Һәрдаим чыгышлар ясыйм.
  • Район методик берләшмәсендә “Валерия НиколаевнаМещерякова технологиясе буенча эшләүнең методлары һәм алымнары» темасы буенча чыгыш ясадым, (2019)
  • Республика семинарында«Внеурочная деятельность в рамках реализации ФГОС по общекультурному направлению», темасы буенча чыгыш, (2017)
  • Бөтенрәсәй күләмендә Якутиядән килгән кунакларга Валерия НиколаевнаМещерякова системасы буенча “”буенча  ачык дәрес.

“Мәгариф” электрон журналында «Кебек, шикелле» бәйлекләрен сөйләмдә куллану» темасына мәкалә һәм «Мәгариф» журналында «Татарстан – безнең Ватаныбыз» дигән темага дәрес эшкәртмәсе бастырдым.

Эш тәҗрибәсенә таянып, Валерия Николаевна Мещерякова авторлык системасы буенча “Башлангыч сыйныфта татар телен өйрәтү методикасы” буенча тьютор булдым, Әлфия Рухулловна Мотыйгуллина дәреслегенә эш программасына тәкъдимнәр язу төркемендә катнашып киләм.

Заманадан артта калмаска тырышам nsportal.ru мәгариф хезмәткәрләренең социаль челтәрендә, Инфоурок проектында укытучылар сайтларында  шәхси сайтларымны булдырдым.

 Хәзерге заман укытучысына иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм:

- үз фәнеңне яхшы белү;

- балаларны ярату, аларның шәхесен ихтирам итү, аларга кеше итеп карау;

- балаларга иң уңайлы, иң отышлы алымнар белән белем бирә, дәрес материалының иң кирәкле өлешен сайлап ала белү, укучылар алдына бер максат кую һәм шуңа ирешү;

- укучыларның активлыгы, дәрестә күп эшләү, уеннарны оста куллану;

- алган белемнең тормышта нәрсә өчен кирәк булачагын аңлату, күрсәтү, ышандыру;

- укытучының тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы – үрнәк булырга тиеш.

- Таләпчәнлек. “Башта үзеңнән таләп ит, соңыннан укучыдан сора”. Минемчә, бары таләпчән укытучыны гына укучылар да, әти – әниләр дә хөрмәт итәләр, югары бәялиләр. Укытучы өчен бу бик мөһим.

Шушы сыйфатларга ия булган укытучыга балалар үзеннән-үзе тартылалар, киләчәктә дә аңа охшарга тырышачаклар, дип уйлыйм. Барлык һөнәр кешеләренә караганда да укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать. Аны дәлилләп торуның кирәге юк, дип исәплим.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: гомерлеккә сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Укучыларымны күрүгә, бөтен дөнья мәшәкатьләрем, борчуларым онытыла. Шуңа минем күңелем һаман яшь, шуңа мин бәхетле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribm.docx27.06 КБ

Предварительный просмотр: