Шарапова Лилия Каюмовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: татар телендә әдәби китаплар уку

Увлечения: татар театры, мәдәнияты белән танышу

Страна: Казань

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ СОШ №73

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sharapova-liliya-kayumovna

Укытучы,мөгаллим! Нинди тирән мәгънәле сүзләр. Укытучы – тирән белемле, киң күңелле, ярдәмчел, максатчан, нык ихтиярлы , балаларны яратучы шәхес. Укытучылык – ул минем һөнәрем.Тәҗрибәм зур булмаса да,үз юнәлешем, җиңүләрем бар. Мин балаларга үз телемне,татар телен укытам. Тел – зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес. Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар.Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп. Шәхес итеп карыйм. Шуларны истә тотып, мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән , укучыларның мәдәни компетентлыгын формалаштыру өстендә эшлим. Максатым: балаларның сәләтен күрә белү, иңади баскычка күтәрү, әдәпле.әхлаклы итү, һәръяктан камиллшкән шәхес тәрбияләү. Бүгенге көндә илнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, укыту технологиясенең тирән белемле , югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап ала белү зарур. Яңа җәмгыятькә яңа укытучы кирәк. Укыту һәм тәрбиянең уңышы укучыларны танып белү процессы белән кызыксындыру, иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтүгә, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә бәйле. Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә дә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод һәм алымнар үзгәреш кичерә,камилләшә. Шуны истә тотып, тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барам, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын үз практикамда кулланам. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтүдә чит телләр укыту методикасын элементларын кулланам. Укучыларның эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә дидактик, тәрбияви, үстерешле, рольле уеннар кулланам. Мондый уеннар дәреснең һәр этабында да уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Проблемалы укыту – укучыларның акыл көче үсешен, танып белү активлыгын ,мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләр хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала. Мин дә үземнең дәресләремдә проблемалы укыту технологиясен файдаланам. Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына да әйләндерергә ярамый, ул – укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланырга тиеш. Ул укучылар өчен шактый кыен , ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

О себе

Мин Шарапова Лилия Каюм кызы 1983 елда тудым. Бүгенгесе көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Үз эшемне яратып, намус белән башкарам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан шигырьләре

Моё портфолио

Проблемалы укыту – укучыларның акыл көче үсешен, танып белү активлыгын ,мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләр хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала. Мин дә үземнең дәресләремдә проблемалы укыту технологиясен файдаланам. Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына да әйләндерергә ярамый, ул – укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланырга тиеш. Ул укучылар өчен шактый кыен , ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Мои публикации:
Педагогические науки
Родной язык и литература
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: