эссе

Шарапова Лилия Каюмовна

      Исемем укытучы сүзенең мәгънәсе белән туры килгәнгәме икән, Аллаһе Тәгалә тарафыннан минем тормышым укытучылык белән бәйләнгән.

Һәрбер кешенең яшьли хыялланган канатлы хыялы була. Кечкенә чагымнан ук укытучы булу теләге белән янып яшәдем. Уйнаган һәрбер уенымда да, язган һәрбер иншамда да  беренче укытучымның үз-үзен тотыш – кыяфәтен, туган телемә булган мәхәббәтемне шушы һөнәр белән бәйли идем

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx16.82 КБ

Предварительный просмотр:

      Мин Шарапова Лилия Каюм кызы Идел буе районы  73 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I  квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

      Укытучы, мөгаллим! Нинди тирән мәгънәле сүзләр.

      Укытучы – тирән белемле, киң күңелле, ярдәмчел, максатчан, нык ихтыярлы, балаларны яратучы шәхес.

       Исем дә кешегә мәгънә белән бирелә. Һәм кеше үз исеменә, үз холкына тугры кала.  Әти –әни дә миңа исемем җисемемә лаек булсын диеп, зур өметләр баглап, Лилия (ак төстәге лалә чәчәге) дип исем кушканнар.

      Ак төс – хыял, чисталык, эчкерсез, мөлаемлелек, ярдәмчел, киң күңеллелек төсе.

      Исемем укытучы сүзенең мәгънәсе белән туры килгәнгәме икән, Аллаһе Тәгалә тарафыннан минем тормышым укытучылык белән бәйләнгән.

Һәрбер кешенең яшьли хыялланган канатлы хыялы була. Кечкенә чагымнан ук укытучы булу теләге белән янып яшәдем. Уйнаган һәрбер уенымда да, язган һәрбер иншамда да  беренче укытучымның үз-үзен тотыш – кыяфәтен, туган телемә булган мәхәббәтемне шушы һөнәр белән бәйли идем. Алай гына да түгел, иң зур хыялым – балалар дөньясына чумып, аларның шаяруларын, сабыйларча шатлыклы көлүләрен, олыларча күп белергә теләп меңнәрчә сорау яудыруларын, кечкенә генә уңышларына да канатланып сөенүләрен, өмет тулы күзләренә кояштай балкып карауларын күрү.

 Әйтерсең лә пар атларда үтте

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Мәктәп белән бәйләде тормышымны

Шушы  моңлы дәртле чыңнары.

Ходай изге язмыш юрагандыр

Милләт җанлы сылу балага.

Мөгаллим булу теләге китерде

Казан дигән калага.  

Тырышуым бушка китмәде

Балкып яндым белем күгендә

Матур хыялларым чынга ашты

Мөгаллимә булдым мин дә.

    Мин –укытучы! Хезмәт юлымны Казан шәһәрендә башладым.Хәзер дә мәркәзебезнең 73 нче гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга туган телебез – татар телен укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх , нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым һәм карыйм. Укучыларым балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам.

    Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык – фигыльләре төрле булган кебек,уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә  төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам.Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз –үзен  яратып яшәү – ят нәрсә. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер технологияләрен, фән һәм техника казанышларын да өйрәнергә туры килә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” – дип язган. Шушы казанышлар дөньясында кайный –кайный эшләү дәверендә үз эшеңнең авырлыгын да, кыенлыгын да сизмисең икән. Алар сине күкнең җиденче  катына алып менгән лачыннар төсле үз тирәләрендә күбәләктәй очып йөрергә мәҗбүр итәләрдер кебек тоела.

    Бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдиннең бик акыллы сүзләре искә төшә: “Балаларны үзегезнекеннән башка бер заманда яшәү өчен укытыгыз”. Никадәр дөреслек, алдан күрүчәнлек ята бу фикердә. Асылына төшсәң, бу укытучыларга эш юнәлешен билгеләү дә. Бары тик үзе әз булса да заманнан алдарак барган укытучы гына баланы киләчәк кешесе итеп тәрбияли һәм белем бирә ала.

     Шушы акыллы сүзләргә нигезләнеп, мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кретик фикерләү сәләтенә ия булган шәхес тәрбияләү” дигән методик тема өстендә эшлим. Төп бурычым итеп - киләчәк буын бүгенгесе көн белән генә яшәргә тиеш түгел. Җәмгыятьтә үз урынын, үз фикерен дөрес, мөстәкыйль рәвештә таба белүче, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүне куям.

   Балалар белән эшләү миңа бик ошый. Үземнең укытучы булуым белән горурланам. Һәркөнне аларның көләч йөзләрен, акыллы күзләрен күрү, бергәләп аларның уңышларына сөенү миңа зур шатлык китерә. Балаларның  уңышлары – ул минем уңышларым. Үз укучыларымны мин дә шулай тормышта үз юлларын табарлык шәхес итеп тәрбияли алсам иде.

Килер буын сөенерлек булсын,

Тарихлардан табып исемең.

Һәм әйтерлек булсын: исемеңә

Туры килә иде җисемең.