Эссе "Киләчәк укытучысы".

Шарапова Лилия Каюмовна

Эссе.

Киләчәк укытучысы.

Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.

(Ризаэтдин Фәхретдин)

Атаклы мөгаллимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең шушы җөмләсе нинди тирән мәгънәгә ия булган хак сүзләр җыелмасы. Ныклабрак уйлап карасаң, нәкь тә шулай.” Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала” дип тә бик дөрес әйткән ул. Ныклы белем алуга, дөрес тәрбия бирүгә  өтәргеч ясаган затлар  гына, кешене кеше итә алалар. Ә бу затлар исә – укытучылар.

Укытучы – дөньяны танып белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләре белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче, психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та.

     Мин – укытучы. Белем нурларын балаларга өләшүче изге җан иясе. Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгыннан таратыр, дөнья көтү юлларын өйрәтүче олы көч, акыл ул. Мин көн саен узган сукмак – мәктәп белән гаилә арасын бәйләп торган изге юл. Шул юлда дөреслекне күрсәтүче дә без – укытучылар.Ә чын укытучы нинди булырга тиеш соң? Ул үз белемен, тәҗрибәсен укучыларга җиткерергә, аларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итәргә тиеш. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә шулай ук хаклык бар.
Хәзер яңа заман укытучысына югары таләпләр куела. Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Һәрбер мөгаллимнең максаты –  көндәшлеккә сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Заман укытучысы – заман технологияләре белән бергә атлый.
Ә киләчәк укытучысына килгәндә... Киләчәк укытучысы кем соң ул? Ул нинди булырга тиеш?

    Киләчәк! Бу серле сүз. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, киләчәкне күз алдына китерергә бик авыр.  Шулай да, “өметсез шайтан гына”,  - ди халык. Без – белем ияләре. Бу серле сүзнең мәгънәсен киң итеп ачып, серләрен, юнәлешләрен, халәтен өйрәнергә тиешбез. Киләчәк укытучысы – ул үз белемнәрен укучыларга тапшырырга, бу белемнәрнең дөрес үзләштерелүен вакытында тикшереп торырга тиеш. Моннан тыш, балаларга кызык түгел кебек тоелган фәннән дә мавыктыргыч, гадәти булмаган нәрсә эшләргә сәләтле кеше. Киләчәк укытучысы яныннан укучыларның бер дә китәсе килми, мәктәпне тәмамлагач та, алар кабат-кабат аның янына киңәш сорап киләләр. Димәк, ул укучылар өчен тугры дус та.
Киләчәк укытучысы ул, беренче чиратта, үз укучысының ихтыяҗын күрә белүче һәм һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүче. Бу сыйфатлар киләчәк укытучысында сакланырга тиеш.

         Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны саклау, туган телеңне үстерү – укытучыга әманаттай тапшырылган изге бурыч, шуңа хыянәт итмик. Зиһенебездә булган белемне, күңелебездәге тәүфыйкъ һәм иманны киләчәк буыннарга тиешенчә өйрәтик. Укытучы сумкасында яткан гади генә китапларның зур байлык, бетмәс – төкәнмәс хәзинә булырлык итеп балалар күңеленә җиткерик.

Киләчәк нәрсә таләп итә соң? Минемчә, киләчәк укытучысы мобиль булырга тиеш, чөнки көннән-көн мәгълүмат күбәя, тиз генә җавап таләп ителә торган мәсьәләләр арта бара. Нәкъ менә шуңа күрә укытучы тормышта яхшы ориентлаша белергә тиеш, чөнки укытучы – ул үрнәк, ул үз фәненә генә түгел, тормыш юлына, тормыш позициясенә дә, яхшылыкка да өйрәтә. «Киләчәк укытучысы заман белән бергә атларга түгел, ә бер адым алга барырга тиеш», - дип әйтер идем. Мөгаен, бу аның төп үзенчәлегедер.
Киләчәк укытучысы иң заманча гаджетлардан дөрес файдалана белергә тиеш. Чөнки мәктәпләрдә елдан-ел күбрәк техника кулланыла. Мәгълүматлаштыру процессы бара. Укытучы теге яки бу гаджетларны куллана гына түгел, ә яңа версияләрне дә үзләштерергә сәләтле булырга тиеш. Заманча техниканы куллану укытучының эшен җиңеләйтә һәм дәресне төрлеләндерә.

Укытучы хезмәте элек – электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы – шатлыкларын уртаклаша алырга  һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга тиеш.

Бүгенге көндә укытучы - мәгълүмат йөртүче генә түгел, оештыручы да, консультант та. Бу – югары белемле, үз һөнәренә тугры, замана белән бергә атлаучы укытучының гына хәленнән килә торган катлаулы вазифа. Замана укытучысы – шәкертләрен, канатландырып, киләчәккә ияртүче, киләчәк идеалларын расларга өйрәтүче, киләчәктән “килгән” кеше ул. Балалар төрле: кемдер образлы фикер йөртә, кемдер формулалар белән уйлый. Бөтенесенә бертөрле шаблон кулланырга ярамый, һәркайсына шәхси якын килү кирәк. Укытучының бурычы – балага нәрсә якын икәнен билгеләү, һәм катлаулы әйберләрне аңа аңлаешлы телдә җиткерү. “Гади укытучы кыенлыкларны аңлата, талантлы укытучы гадилекне күрсәтә”, - ди рәссам Рене Бро. Минем фикеремчә, киләчәк укытучысы нәкъ шундый таләпләргә туры килә дә.
Бүгенге көндә, компьютер технологияләре, интернет гасырында, уку-өйрәнү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, балалар үзлектән дә шөгыльләнә ала торган электрон уку әсбаплары нәшер ителә. Киләчәктә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр тагын да үсә, киңәя, камилләшә барачак. Ләкин боларның берсе дә “тере” укытучы сүзен алыштыра алмаячак. Тик ул сүз чын-чынлап тере, ялкынлы, эмоциональ булырга тиеш. Әлбәттә, замана белән бергә укытучы-укучы роле, мөнәсәбәте үзгәрә һәм киләчәктә дә бу үзгәрешләр дәвам итәчәк. Белем бирү системасы, белем бирү оешмалары үзгәрер, мөгаен. Тик аларда да белем бирү процессы кешеләр аралашуы, үзара мөнәсәбәте, диалог, үсү, камилләшү мәйданы булып калыр. Һәрхәлдә, киләчәк укытучысы - үзендә психолог, артист, дус, остаз сыйфатларын берләштергән кеше булыр. Көн дәвамында ул әллә ничә тапкыр кирәкле рольгә керер. Бу эшне ул никадәр оста башкарса, нәтиҗә дә шулкадәр яхшырак булыр. Шуңа күрә укытучыга һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Чөнки шәхес, мотивация, иҗат, тәнкыйди фикерләү, хис белән бәйле бер генә нәрсәгә дә роботлар белән алмашыну куркынычы янамый.

Ризаэтдин Фәхретдин: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” – дип яза. Бу бик дөрес сүзләр. Без баларга аң –белем бирү белән бер рәттән, аларны безнең җәмгыятебез мәшәкатьләренә җайлашып яшәргә дә өйрәтергә тиешбез. Гасырлар дәвамында тупланган педагогик тәҗрибәбезгә  таянып, алдынгы карашларны өйрәнеп һәм гомумиләштереп, заманадан бер адым алга атлаучы шәхес ул - киләчәк укытучысы. Киләчәк укытучысы – универсаль күпкырлы шәхес образы, алдагы буыннар тәҗрибәсенә таянырга тиеш, дип әйтәсем килә. Буыннар тәҗрибәсенә таянып, яңа методикалар һәм алымнар өстендә эшли. Димәк, киләчәк тулысынча безнең үткәнебезгә бәйле. Үткәннәрдән башка бернинди киләчәк тә юк. Шуңа күрә, без илебезнең киләчәген кайгыртып, укучыларның белемнәрен арттырып, киләчәкне үткәнебезнең тарихы  белән бәйли белергә тиешбез.Илебез һәм киләчәк буыныбызның тынычлыгы һәм чәчәк атуы бездән тора бит. Барысы да безнеңкулда!

      Укытучы – нинди бөек исем!

      Даһилар да синнән башлаган.

      Барыбызны Син бит өйрәтүче

      Синнән башка дәфтәр битләренә,

      Хәрефләр дә тигез ятмаган. (Гөлнара Әхмәтшина)

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: һәр кешелекнең язмышы, мәктәп сукмагыннан башлана. Бала – чаганың дөрес юл сайлавында, безнең – укытучыларның йогынтысы бик зур. Без – югарыдан күрсәтүче Маяк. Ә Маяк  һәрвакыт дөрес, туры  юлдан барырга  өндәүче билге. Киләчәк буынны матур, якты тормышта яшәтүче шәхесләр – укытучылар! Үзебез сайлаган юлдан, армый – талмый, барырга насыйп булсын.

       Картаер бер, ләкин ул кабызган,

       Янар тауларны сез күрерсез.

       Аның гомере шул тауларда булыр

       Укытучы эше – үлемсез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_kilchk_ukytuchysy.docx22.67 КБ

Предварительный просмотр: