эш тәҗрибәсеннән

Шарапова Лилия Каюмовна

Укытучылык – ул минем һөнәрем. Тәҗрибәм зур булмаса да, үз юнәлешем, җиңүләрем бар.  Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел – ул зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribse.docx18.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кретик фикерләү  сәләтенә ия булган шәхес тәрбияләү.

     Укытучылык – ул минем һөнәрем. Тәҗрибәм зур булмаса да, үз юнәлешем, җиңүләрем бар.  Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел – ул зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.

     Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм. Шуларны истә тотып мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кретик фикерләү  сәләтенә ия булган шәхес тәрбияләү” – дигән  методик тема өстендә эшлим.

     Максатым:

Балалларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, тормышка әзерлекле, һәръяктан камилләшкән  шәхес тәрбияләү.

    Бурычларым:

  1. Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.
  2. Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.
  3. Укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру.

     4.   Укучыларны креатив эшчәнлеккә тарту.

  1. Белем һәм тәрбия процессында оптимальләштерү һәм белем алуга уңай омтылыш булдыру.

    Һәр бала–иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади фикерләү  сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе.

    Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсысына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшенең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда,үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.

   Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә язма эшләр үткәрү ярдәмгә килә. Картина буенча инша, изложение, кечкенә күләмле хикәяләр укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәләренә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулыкта була. Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль  фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм

дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, критик  фикерләү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

   Әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану технологиясенең яңалыгы – аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруда. Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар шактый. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту. Өйрәтү авыр булса да, тора – бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башлыйлар. Әдәбият дәресләрендә  сингапур методикасыннан “кәрзин”, “инсерт” ысулларын кулланам. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала.

    Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлегә телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннар үткәрү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә кызыксыну уята. Үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүлеп өйрәтәм:

-дидактик уеннар (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү)

- тәрбияви уеннар (әхлак тәрбиясе бирү, үзаң, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше)

-үстерешле уеннар (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләү, уку эшчәнлеген һ.б. үстерү)

-социальләштерүче (аралашырга өйрәтү максатыннан)

-рольле уеннар (тәкъдим ителгән ситуация буенча)

Мондый уеннар дәреснең һәрбер этабында да: яңа тема аңлатканда,узган дәрес  материалын ныгытканда да, яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә телдән сөйләм күнекмәләрен камилләштергәндә яхшы нәтиҗә бирә.

   Бәйләнешле сөйләм дәресләрен дә һәм дәрестән тыш эшләремне дә укучыларның кретик фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтәм. Төрле проект эшләре эшләп, башка сыйныф укучылары каршысында чыгышлар  ясап, аларны да бу эшчәнлеккә тартабыз. Эшнең максаты: мәгълүмат җыю, аларны эшкәртү, укучыларның фикерләү сәләтен мөстәкыйльлеккә омтылу.

    Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар гына тудырып калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен  табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.