Татарстан - безнең Ватаныбыз.

Шарапова Лилия Каюмовна

Татарстан турында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  авазларының әйтелешен ныгыту, сүзлек составын баету, иҗади индивидуаль эшләү сәләтен ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, гуманлык хисләрен тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_-_beznen_vatanybyz.docx26.88 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татарстан – безнең Ватаныбыз.

Максатлар: Татарстан турында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  авазларының әйтелешен ныгыту, сүзлек составын баету, иҗади индивидуаль эшләү сәләтен ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, гуманлык хисләрен тәрбияләү.

Регулятив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү,  күнегүләрне, биремнән чыгып, дөрес үтәү;          

 Танып белү: өйрәнгән темаларга караган сүзләрне таный белү, сөйләмнәрен формалаштыра алу;                                                                                                     Коммуникатив: тормыш тәҗрибәсен куллану.                                                                               Предметара нәтиҗәләре:

  • Төп  белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыру.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, төрле дәрәҗәдәге карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Исәнмесез, укучылар.
  • Хәлләрегез ничек?
  • Кояшлы иртә кебек

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

  • Бүген бездә кунаклар. Әйдәгез эле кунаклар белән дә исәнләшик. (борылып исәнләшәләр).
  • Бүген класста кем дежур?
  • Дежур укучы җавабы.

  1. Өйрәнгәннәрне кабатлау.
  • Өйрәнгәннәрне кабатлау өчен, без сәяхәткә чыгабыз. Ә сәяхәткә автобус белән барырбыз. Автобуска утырыр өчен нәрсә кирәк?
  • Билет кирәк.
  • Ә билет ничә сум тора ?
  • 20 сум тора.
  • Әйдәгез, без билет урынына сүзләрне кабатлап алабыз. (Тактага ватманга  баскычлап мич ясала, балалар шунда варианлап, такта канатына язылган сүзләрнең тәрҗемәсен табып  беркетәләр).

Туган җирем                     родная земля

Ватаным                            Отечество

Горурланам                      горжусь

Чиктәш                             граничит

Туган ил                            родная страна

Чит ил                               зарубежная страна

Тыгыз                               тесный

Бәйләнеш                          связь

Казанның тарихы            история Казани

Кара алтын                         черное золото

Нефть чыгаралар              добывают нефть

Идел                                   Волга

 Кама                                Кама

Татарстан                         Татарстан

Үстерәләр                         выращивают

Җитештерәләр                 производят

Тарихи                              исторический

Башкала                              столица

Өлкә                                 облость

Байлык                            богатство

  • Балалар , карагыз әле кайсы сүз татарча да русчада  шулай ук әйтелә?
  • Татарстан сүзе.
  • Без  бүген нинди бүлекне кабатлыйбыз?
  • Татарстан – безнең Ватаныбыз.
  • Татарстанның нинди зур шәһәрләрен беләсез?
  • Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Казан.
  • Татарстанга нинди Республикалар чиктәш?
  • Башкортстан Республикасы, Удмуртия,  Мария Эл, Чувашия  Республикасы.
  • Нинди чиктәш өлкәләрне беләсез?
  • Киров, Самара, Ульяновск, Оренбург  өлкәләре.
  • Нинди елгалар ага?
  • Идел һәм Кама елгасы.

(Шәһәр, республика, өлкә, елга  исемнәре тактага ябыштырыла).

Ә хәзер без сезнең белән Алабуга шәһәренә  барабыз. Автобус белән барабыз.  Күзләрне йомабыз , 20 кадәр саныйбыз. (Картага русча Елабуга сүзе куела, аннары Алабуга сүзенә алыштырыла.)

  • Кем Алабуга шәһәре белән таныштыра? (Камил сөйли)

(Алабуга шәһәре янына флажок бөркетелә). Алабуга –борынгы шәһәр. Анда И.Шишкин, М.Цветаева музейлары бар. Алабугада машиналар,тракторлар җитештерәләр.

  • Ә хәзер без Яр Чаллы шәһәренә барабыз. ( Күзләрне йомабыз, 10 га кадәр саныйбыз). Картага Чаллы сүзе куелган була, ә Яр сүзе өстәлә.

Кем Яр Чаллы шәһәре турында сөйли? (Зәлия сөйли) 

Яр Чаллы-зур, матур шәһәр. Анда КамАЗ заводы бар. КамАЗда машиналар җитештерәләр.

  • Яхшы. Түбән Кама  шәһәренә барабыз.  Күзләрне йомабыз , 20 кадәр саныйбыз. Безне шәһәргә кертмиләр?  Ни өчен?
  • Кама сүзе җитми.
  • Картага Түбән сүзе  куелган була, аннары Кама сүзе өстәлә.
  • Кем Түбән Кама шәһәре белән таныштыра? ( Даниль  сөйли).

Түбән Кама шәһәре-химиклар шәһәре. Анда шиналар заводы һәм нефть эшкәртү заводы бар.

  • Ә хәзер Әлмәт шәһәренә барабыз. 
  •  Безне бу шәһәргә кертмиләр, ни өчен?
  • Чөнки Әлм.т сүзендә, ә шәхефе җитми.
  • Кем Әлмәт шәһәре турында сөйли? (З.Ангелина сөйли).

Әлмәт-нефтьчеләр шәһәре. Анда нефть  чыгаралар.

  • Хәзер киләсе шәһәргә китәбез. Күзләрне йомабыз, 10 нан кирегә саныйбыз. Бу шәһәргә безне кертмиләр? Ни өчен?
  • Чөнки бөгелмә сүзе юл хәрефтән  язылган.
  • Ә ничек язарга кирәк?
  • Шәһәр исемнәрен баш хәрефтән язабыз.
  • Чистай шәһәренә барабыз. Кем Чистай шәһәре турында сөйли? ( Самира сөйли)

Чистай шәһәре Кама елгасы буенда урнашкан. Анда сәгать заводы бар. Сәгать заводында төрле сәгатьләр җитештерәләр.

  • Әйдәгез хәзер ял итеп алабыз.

Сәгать суга даң-даң

Хәбәр бирә таңнан.

Сәгать йөри келт-келт

Тиз мәктәпкә кит, кит.

Сәгать җырлый зиң-зиң

Мин бит туктый белмим.

Хәрәкәтләр ясап , ял итәбез.

  • Әйдәгез, күзләрне йомабыз (10 нан 1 кадәр саныйбыз).  Казанга керә алмыйбыз , капкалар ябык. Әйдәгез сүзләрне тәрҗемә итик.

Тарихи урыннар – исторические места

Үзәк - центр

манара – башня

Казан белән Кәрим таныштыра. Һәм башка балаларга сүз бирә.

    Казан –Татарстанның башкаласы.Ул борынгы шәһәр.Анда тарихи урыннар күп. Казанның үзәгендә Кремль урнашкан. Кремльдә  Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы һәм Президент сарае бар.

Казан Кремле турында Фаил сөйли. 

Казан Кремле – Татарстан тарихын , төрле халыклар мәдәниятен, риваятьләрен  һәм фактларын берләштерүче шәһәрнең «йөрәге».Аның территориясендә Кол Шәриф мәчете,  Благовещенине соборы , Сөембикә манарасы бар.  Алар барысы да Казаныбызга ямь биреп балкып торалар.

Сөембикә манарасы турында Ильвина сөйли. 

Сөембикә манарасы, легендар җиде катлы авыш манара – Казанның архитектура символы. Сөембикә ханбикә Казанда яшәгән. Халык аны яраткан. Сөембикә татар халкының борынгы истәлеге.

Кол Шәриф мәчете турында Диләрә сөйли.

Кол Шәриф Мәчете  укымышлы кеше исемен йөртә.  Кремльнең бер бизәге – зәңгәр гөмбәзле ап-ак мәчет. Бу бинага әле 20 яшь тә юк, тарихи яктан карасаң, Казан Кремлендә бу мәчет 1552 елны Казанны алганчыга кадәр ук булган. Ул барлык кешеләрне дә сокландыра. 

Благовещение соборы турында Ангелина сөйли.

Благовещенский собор является древнейшим из сохранившихся в Казани памятником православной истории и культуры. Удивительно прекрасный в своей благородной простоте  он возвышается в центре Казанского Кремля – подлинная жемчужина в архитектурном уборе древнего города.

  • Яхшы, булдырдыгыз. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз  число, сыйныф эше, матур язу күнекмәләрен язабыз.
  • Мин сезгә карточкалар бирәм. Сез күп нокталар урынына сүзләр өстәп язасыз. (парлап эшлибез).

Алабуга  ...  шәһәр.   Әлмәттә  ... чыгаралар. Чистайда  ... заводы бар.  ...  манарасы  җиде катлы.  Казанда  ...  урыннар күп.

(Җөмләләр тактага язылган , сүзләр куеп тикшерелә).

  1. А) Китап белән эшләү.

43 бит, 4, 5 нче күнегүләр. (телдән җавап бирү).

 

  1. Өй эше бирү. Сораулар ярдәмендә хикәя яза башлау.

46 бит, 7 нче күнегү. (3). Стр.46 упр.7(3).

  • Татарстан нинди республика?
  • Татарстан кайда урнашкан?
  • Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?
  • Ул нәрсәләргә бай?
  • Татарстанда нәрсә чыгаралар?

Татарстан – минем  ...  ..., ... .