Кебек, шикелле бәйлекләре
план-конспект урока (5 класс) по теме
Әлеге ачык дәрес материалында 4 сыйныфларда кебек , шикелле бәйлекләрен үтү буенча әзер дәрес планы бирелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 55 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы: Шарапова Лилия Каюм кызы.
Сыйныф: 4в (рус төркеме)
Дәрес: Татар теле
Тема: “Кебек”, “шикелле” бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
Максатлар:
1. Кебек, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
2. Кебек, шикелле бәйлекләрен сүзтезмә, җөмләләр төзегәндә дөрес куллану күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү.
3. Йорт һәм кыргый хайваннарны хөрмәт итү, кайгыртуны тәрбияләү.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
II. Өй эшен тикшерү.
Тизәйткечне кабатлау.
- Яңа теманы өйрәнү.
- Кроссворд чишү;
- Сүзлек эше (дәфтәргә язу)
- Алма, груша чагыштыру;
- Әфлисун, лимон чагыштыру.
- Белемнәрне ныгыту. Китап белән эшләү.
- 31нче бит, 2нче күнегү. (Җаваплар төзү, дәфтәргә язу, тәрҗемә итү)
- Әңгәмә.
Физкультминутка.
- Ел фасылларын чагыштыру
а) охшаш ягын
б)аермалы ягын
4. Диалог төзү
5. Текст өстендә эш.
6. Карточкалар белән эшләү.
V. Өй эше.
Тактадан сүзләр язу
VI. Билгеләр кую.
Дәрес барышы:
- Оештыру өлеше.
- Исәнләшү.
- Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
- Өй эшен тикшерү. ( 1 слайд)
Басымны дөрес куеп, тизәйткечне кабатлау. Башта хор белән, аннан соң берничә баладан аерым сорау.
Бу тизәйткеч тактада языла.
Өстәлдә ал алма
Ал алманы
Өстәлдән алма
- Молодцы, алга барабыз, уйлап алабыз.
III. Яңа теманы өйрәнү.
- Рәсем буенча кроссворд чишү. ( 2 слайд) Аннан соң килеп чыккан сүзне уку.
Һәр рәсемгә бу нәрсә? дип сорау куябыз. Укучылар җавап бирә. Сүзләр укытучы артыннан кабатлана, тәрҗемә ителә.
Сүзләр: кәбестә, бәрәңге, кабак, кишер, кыяр.
- Укучылар, нинди сүзләр килеп чыкты?
- Кебек дигән сүз килеп чыкты.
- Кебек сүзенең синонимы ничек?
- Кебек сүзенең синонимы шикелле.
- Сүзлек эше. ( 3 слайд). Һәр сүз янына рәсемнәре куела.
Шаян-озорной
Кебек-шикелле-как, словно
Сусыл – сочный
Өлешле – с дольками
Бу сүзләр сүзлек дәфтәрләренә языла. Сүзләр хор белән кабатлана.
2. Предметларның муляжлары яисә чынбарлыктагысы буенча җиләк-җимешләрне чагыштыру (телдән). ( 4 слайд)
а) алма груша кебек/шикелле бик тәмле.
баллы.
сап-сары.
кызыл түгел.
яшел.
түгәрәк түгел.
сары түгел.
б) - Әйдәгез, балалар хәзер әфлисун белән лимонны үзегез чагыштырыгыз. Балаларга битләр таратыла. Эшне үзләре башкара. Җаваплар тактада онимация рәвешендә тикшерелә. (5 слайд)
әфлисун лимон кебек/ шикелле
сусыл.
өлешле.
тәмле түгел.
сары түгел.
җылы якта үсә.
файдалы.
түгәрәк түгел.
әче түгел.
- Белемнәрне ныгыту. Китап белән эшләү.
- Укучылар хәзер китапларыгызның 31нче битен ачыгыз. Һәм 2 нче күнегүне табыгыз. Болар нәрсәләр?
- Болар хайваннар.
- Хәзер шушы хайваннарны чагыштырыйк. Җөмләләр тактада язылган, сүзләр бармак белән күчереп куела. ( 6 слайд)
- Дөя кебек ... . Ташбака шикелле ... . Арыслан кебек ... . Маймыл шикелле ... .
Хайваннар сүзләре урынына рәсем була. Балалар рәсемнәрне сүз белән язалар. Сүзләр: әкрен, шаян, көчле, зур.
- Укучылар, сез хайваннарны яратасызмы?
- Син нинди хайван яратасың? Ни өчен?
Әйе, хайванннарны яратырга, алар турында кайгыртырга кирәк.
Бу җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп языгыз. Аннан соң җөмләләр рус теленә тәрҗемә ителә.
Физкультминутка.
Ел фасыллларын чагыштыру. ( 7 слайд)
- Укучылар, әйдәгез, хәзер ел фасылларын чагыштырабыз. Башта охшаш якларын әйтик.
көз җәй кебек/шикелле
кояшлы.
аяз.
матур.
җылы.
ел фасылы.
Хәзер аермалы якларын әйтик. (8 слайд).
Көз җәй кебек/шикелле эссе түгел.
алтын түгел.
яшел түгел.
сары түгел.
яңгырлы.
салкын түгел.
5. Диалог төзү.
- Укучылар, бер-берегезгә җәй һәм көз турында сораулар бирегез.
- Диана, син көзне яратасыңмы?
- Әйе, мин көзне бик яратам.
- Көз җәй кебек кояшлымы?
- Әйе, көз җәй кебек кояшлы.
- Җәй көз кебек алтынмы?
- Юк, җәй көз кебек алтын түгел.
- Көзге агачлар җәй кебек яшелме?
- Юк, көзге агачлар яшел түгел.
- Җәй көз кебек салкынмы?
- Юк, җәй көз кебек салкын түгел.
- Текст төзү. ( 9 слайд)
- Укучылар, шушы сүзләрне кулланып, текст укыйк.
Менә көз килде. Көз җәй кебек ... түгел. Шулай да көннәр ... . Яфраклар ... шикелле сап-сары. Миләш яфраклары ... кебек янып тора. Чыршы, нарат җәйге шикелле ... утыралар. Мин көзне бик яратам.
Сүзләр: кояшлы, эссе, ямь - яшел, ут. Сүзләр анимация рәвешендә чыга.
- Карточкалар белән эш.
Карточкалар өч дәрәҗәгә бүлеп бирелә.
Түбән дәрәҗә.
Алма кебек ... . Лимон кебек ... . Җиләк шикелле ... . Әфлисун кебек ... . Мандарин шикелле ... . Груша кебек ... .
Урта дәрәҗә.
Лимон алма кебек ... түгел. Җәй көз шикелле ... . Мандарин әфлисун кебек ... . Җиләк виноград шикелле ... .
Югары дәрәҗә.
Песи ... кебек ... колаклы. Саша ... шикелле ... . Дөя ... кебек ... . Җәй ... кебек ... . Алма ... шикелле ... .
1. Өй эше. (10 слайд)
Дәрестә өйрәнгән сүзләр белән “Көз” турында хикәя төзеп килергә. Өй эше көндәлекләргә языла. Сүзләр бирелә: алтын көз, салкын, сары яфраклар, яшел, кызыл, җил, кебек, шикелле.
2. Билгеләр кую.
Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бәйлекләрнең төркемчәләре
"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....
![](/sites/default/files/pictures/2012/12/26/picture-81739-1356539582.jpg)
Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме).
Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр турында мәгълүмат бирү, аңлату, күнекмәләр формалаштыру.-Укучылар, бүгенге дәрестә юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр турында белем тупларбыз, аларны сөйлә...
Бәйлекләр.
Дәрес эшкәртмәсе 7 нче сыйныф рус балаларына атап төзелде. Әлеге папкага шулай ук "Бәйлекләр" темасына 27 слайдтан торган презентация дә керә....
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/19/picture-245398-1366370192.jpg)
Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары
Материал - Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...
![](/sites/default/files/pictures/2015/01/16/picture-555254-1421393033.jpg)
Җирдә тудырылган һәрбер китап, бер могҗиза кебек укылсын!
Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов белән булган очрашуның эшкәртмәсе....