Бәйлекләр.
методическая разработка (6 класс) по теме

Дәрес эшкәртмәсе  7 нче сыйныф рус балаларына атап төзелде. Әлеге папкага шулай ук "Бәйлекләр" темасына  27 слайдтан торган презентация дә керә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bylek_suzlr_6_kl._achyk_dres.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Бәйлек сүзләр.

Максат: 1. Бәйлек сүзләр турында белешмә бирү.

               2. Укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү.

               3. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Дәрес барышы:

I. Кереш өлеш.     1.Оештыру.

                               2.Укучыларны барлау – дежур укучы чыгышы.

II. Актуальләштерү. Ситуатив күнегүләр эшләү:

  1. Как  скажешь если ты научила сестренку обливаться холодной водой?
  2. Как  скажешь   если папа научил тебя делать зарядку?
  3.  Как  скажешь  если Вячеслав Юрьевич научил тебя заниматься спортом?

     -   Как  скажешь если учитель научил вас беречь природу?

  1. Как  скажешь если книга научила тебя любить природу?
  2. Как  скажешь если мама научила вас помогать людям?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Яңа теманы аңлату. Слайдлар белән эшләү.

  (2слайд) В татарском языке в  функции послелогов очень активно употребляются имена существительные, имеющие значения времени и места:
ас(т)-низ
өс(т)-верх
ян-бок
як-сторона
ал-перед
арт-зад
баш-начало
эч-внутри
урта-середина һ.б.

(3 слайд) /Алар  III заттагы кушымчаларны ялгыйлар. /Они обычно присоединяют аффиксы принадлежности
III  лица  
– ы,-е, -сы,-се

Аст..., өст..., , ян..., яг..., алд..., арт..., баш..., эч..., , урта... 

(5 слайд) -Рәсемнәргә карап әйтегез. Китап кайда ята?

(7 слайд) -   Барлык бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була?

                 -   Килешен билгеләгез.  Кушымчаларны  әйтегез.

(8 слайд) -   Җөмләләр төзегез.

(11-16 слайдлар) -Рәсемгә карагыз әле. Ә бу сүзләр рус телендәге нинди предлогларга туры килә?

-Бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була? Килешен билгеләгез.Кушымчаларны  әйтегез

2. Дәреслек материалы белән эш:

   1) 182 бит. Истә калдыр! Бергәләп кычкырып уку.

   2) 183 бит, 2 нче күнегү. Текстны тәрҗемә итеп дәфтәргә язу;

       - Бәйлек сүзләргә нинди предлоглар туры килде?

 

  3. Текст белән эш:                  

Табын янында.
     Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым.Табын янына Саша да утырды. Өстәл өстендә зур савыт белән салат та бар иде.Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Майлы коймакны өстәл өстенә куйды. Десертка алма бирделәр. Саша иң зур алманы алды да, рәхмәт әйтмичә, табын яныннан китте. Малай киткәннән соң өстәл өсте бик пычрак калды.

     

 - Сүзлек эше. Сүзләрне уку, дәфтәргә язып кую.

       - Текстны укыгыз. Бәйлек сүзе булган җөмләләрне табып тәрҗемә итәргә.

       - Бәйлек сүзләрнең кушымчаларын күрсәтегез.

       - Тексттан алынган җөмләләрне укып чыгыгыз (23 слайд):

Табын янына Саша да утырды.
Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Майлы коймакны өстәл өстенә куйды. Саша иң зур алманы алды да, рәхмәт әйтмичә, табын яныннан китте.

- Сашаның табын янында үз-үзен тотышы сезгә ошадымы? Саша нинди малай?

- (25 слайд). Сез Сашага биргән киңәшләр белән килешәсезме? Тәрҗемә итегез.

- Ашар алдыннан кулларыңны ю.
-
Өстәл янында тәртипле утыр.
-
Табын янында сөйләшмә,көлеп утырма.
-
Табын яныннан киткәндә,рәхмәт әйтергә кирәк.

IV. Нәтиҗә чыгару.

  1. - Нинди бәйлек сүзләрне белдегез?
  2. - Бу бәйлекләрне нинди килешләрдә кулландык?
  3. - Алар нинди сорауларга җавап бирде?
  4. - Рус телендәге предлог белән татар телендәге бәйлекнең нинди аермасы бар?

V. Йомгаклау.

1. Өйгә эш бирү: 1.Бәйлек сүзләрне ятларга.182 бит.
                           
2. 183бит,6нчы күнегү.

2. Дәрескә билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлекләрнең төркемчәләре

"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме).

Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр турында мәгълүмат бирү, аңлату, күнекмәләр формалаштыру.-Укучылар, бүгенге дәрестә юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр турында белем тупларбыз, аларны сөйлә...

Бәйлекләр(карточкалар)

Ю.к.не таләп итүче бәйлекләрне өйрәнгәндә куллану өчен карточкалар...

“Бәйлекләр иленә сәяхәт" План-конспект

знче сыйныфның рус төркемнәрендә өйрәнгән бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,  кулланырга күнектерү максатыннан уздырылган дәрес фрагменты һәм презентациясе....

Бәйлекләр темасына таратма материал.

Бәйлекләр темасына таратма материал....

Кебек, шикелле бәйлекләре

Әлеге ачык дәрес материалында 4 сыйныфларда кебек , шикелле бәйлекләрен үтү буенча әзер дәрес планы бирелде....

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...