“Бәйлекләр иленә сәяхәт" План-конспект
методическая разработка по теме

Галиева Зөлфия Шамил кызы

знче сыйныфның рус төркемнәрендә өйрәнгән бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,  кулланырга күнектерү максатыннан уздырылган дәрес фрагменты һәм презентациясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_byleklr.docx16.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:         “Бәйлекләр иленә сәяхәт.”

Максат:         -     бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,  кулланырга күнектерү;  

  1. бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;
  2.  укуга иҗади караш, игътибарлылык тәрбияләү;  татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү;       

Җиһазлау:    мультимедиа; карточкалар; рәсемнәр,  

Дәреснең  төре: кабатлау;  

Метод һәм алымнар: әңгәмә;    

Дәрес  барышы:

  1. Оештыру өлеше.    

1нче слайд. Дүртенче апрель. Сыйныф эше.

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, Зөлфия Шамиловна!

- Кәефләрегез ничек?

- Иртәнге кояш кебек.

  Татар телен, Тукай телен

  Өйрәнергә дип килдек.

- Рәхмәт, укучылар. Утырыгыз. Кем бүген сыйныфта дежур?

  (Дежур укучының җавабы.)

Дежур укучы такта янына чыга һәм үзенә роль сайлый: “укучы” я “укытучы”.

   “Сорау - җавап” уены.  (Бүген ничәнче апрель? Бүген атнаның кайсы көне? Дүшәмбе атнаның ничәнче көне? Ул кайда яши? Ул ничәнче йортта яши? Ул ничәнче фатирда яши? Ул кайда укый? Ул ничәнче сыйныфта укый? Бүген ничә дәрес? Бүген көн нинди? һ.б.)

  1. Фонетик күнегү.

1нче слайд. 

Әлеш, мәлеш

Мичтә бәлеш.

Казанда ит,

Аша да кит!

  1. Укучылар, Бу нәрсә?
  2. Санамыш.
  3. На какие звуки мы должны обратить внимание?
  4. Укучыларның җаваплары.

Сыйныф икегә бүленә: малайлар  һәм кызлар төркеменә. Чиратлашып санамышны әйтәләр. Соңыннан кимчелекләр әйтелә.

  1. Укучылар, бик яхшы. Я надеюсь, что вы будете помнить произношение этих звуков и будете произносить их правильно.

  1. Төп өлеш.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  1. Ә хәзер без уен уйныйбыз. Игра называется “Подбери первому слогу второй слог.” И это игра вам подскажет тему нашего урока.

2нче слайд.

Уен. “Беренче иҗеккә икенче иҗекне тап.”

бе-лән

ө-чен

ке-бек

ка-дәр

Русчага тәрҗемә итеп бару.

  1. Болар нәрсәләр? Сез алар турында нәрсәләр беләсез?
  2. Укучыларның җаваплары.
  3. Димәк, без бүген “Бәйлекләр иленә сәяхәткә чыгабыз”.

3нче слайд. “Бәйлекләр иленә сәяхәткә чыгабыз.”

  1. Укучылар, өй эшен кем әйтә?
  2. Повторить послелоги.
  3. Как вы дома повторили послелоги, я узнаю во время урока, так как наш урок называется “Бәйлекләр иленә сәяхәт.”
  4. Сәяхәткә нәрсә белән барабыз?

Слайдка ПҖКӘТЯСҮ хәрефләре җыелмасы чыга.    

  1.     Если вы уберете глухих согласных, то узнаете как мы будем путешествовать.
  2. ҖӘЯҮ.
  3. Әйе, укучылар, җәяү. Басабыз һәм Ш.Галиев шигыре белән сәяхәткә китәбез. (Шигырьдәге саннар төркемдәге укучылар санына карап үзгәртелде.)

Алдык 13 капчыкны,

Салдык 13 кашыкны,

Сәяхәткә ашыктык

5 малай һәм 8 кыз.

Укучылар шушы шигырьне әйтеп, бару хәрәкәтләре ясыйлар.

 1нче тукталыш: “Бәйлекләргә булыш.”

  1. Булды, укучылар, 1нче тукталышка килеп җиттек. (Тукталышның исемен ачыклау). Да, ребята, мы должны помочь послелогам. Они заблудились, и не могут найти свой дом.

Тактада өй рәсемнәре.

1нче өй: кушымчасыз.

2нче өй: –га/-гә; -ка/-кә кушымчалары

3нче өй: –дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән кушымчалары

Өй астына бутап бәйлекләр куелган, укучылар берәм-берәм чыгып, урыннарына урнаштыралар. Нәтиҗә ясау.

  1. Сәяхәтне дәвам итәбез. Басабыз һәм киттек.
  2. Алдык 13 капчыкны,

Салдык 13 кашыкны,

Сәяхәткә ашыктык

5 малай һәм 8 кыз.

Укучылар шушы шигырьне әйтеп, бару хәрәкәтләре ясыйлар.

2нче тукталыш: “Сорауга җавап бир: Тычкан кайда?”

  1. 2нче тукталышка килеп җиттек. (Тукталышның исемен ачыклау).

4нче слайд. Слайдтагы рәсемнәр ярдәмендә бәйлекләрне кабатлау. (астында, өстендә, янында, артында, алдында) Нәтиҗә ясау.

  1. Сәяхәтне дәвам итәбез. Басабыз һәм киттек.
  2. Алдык 13 капчыкны,

Салдык 13 кашыкны,

Сәяхәткә ашыктык

5 малай һәм 8 кыз.

Укучылар шушы шигырьне әйтеп, бару хәрәкәтләре ясыйлар.

3нче тукталыш: “Җөмләләр төзе.”

  1. 3нче тукталышка килеп җиттек. (Тукталышның исемен ачыклау).

5нче слайд. Рәсемнәрне сүзләр белән алыштырып, кирәкле бәйлекләрне куеп җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү. Нәтиҗә ясау.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлекләрнең төркемчәләре

"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме).

Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр турында мәгълүмат бирү, аңлату, күнекмәләр формалаштыру.-Укучылар, бүгенге дәрестә юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр турында белем тупларбыз, аларны сөйлә...

Бәйлекләр(карточкалар)

Ю.к.не таләп итүче бәйлекләрне өйрәнгәндә куллану өчен карточкалар...

Бәйлекләр.

Дәрес эшкәртмәсе  7 нче сыйныф рус балаларына атап төзелде. Әлеге папкага шулай ук "Бәйлекләр" темасына  27 слайдтан торган презентация дә керә....

Бәйлекләр темасына таратма материал.

Бәйлекләр темасына таратма материал....

Кебек, шикелле бәйлекләре

Әлеге ачык дәрес материалында 4 сыйныфларда кебек , шикелле бәйлекләрен үтү буенча әзер дәрес планы бирелде....

"Бәйлекләр иленә сәяхәт" Презентация

знче сыйныфның рус төркемнәрендә өйрәнгән бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,  кулланырга күнектерү максатыннан уздырылган   дәрес  презентациясе...