Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме).
методическая разработка (6 класс) по теме

Шекаева Надия Фаязовна

 

Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр турында мәгълүмат бирү, аңлату, күнекмәләр формалаштыру.

-Укучылар, бүгенге дәрестә юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр турында белем тупларбыз, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

Слайдлардагы, карточкалардагы , дәреслектәге биремнәрне үтәрбез.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byleklryu.k.docx27.16 КБ

Предварительный просмотр:

                                                        -1-

Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр.                            (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме).

Максат:

1.Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр буенча  яңа  белемнәр  формалаштыру.

2.Ю.к.таләп итүче бәйлекләрне  җөмләләрдә  дөрес  куллану  күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда бер-берсен контрольдә тоту,үзара ярдәмләшү,булышу сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

Дәреслек, карточкалар, компьютер, мультимедия проекторы.

Дәрес тибы:яңа лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру.

                                                     Дәрес  барышы:

1нче слайд:

Кыңгырау белән

Башлана дәрес.

Парта янында

Утырам дөрес.

I.Оештыру.

-Исәнмесез , укучылар!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

-Хәерле  көн!

-Бүген  сыйныфта  кем  дежур?

1.(Дежур укучы рапорты).

-Сыйныфта мин дежур.Бүген  икенче декабрь.Җомга көн.Дәрестә барлык укучылар да бар.

-Маша,һава  торышы нинди?

-Урамда салкын,кар ява(яумый).

-Илья,синеңчә ,бүген буран булырмы?

-Минемчә,  буран булмас.

-Эльвина, син ничек уйлыйсың,урамда җил исәме?

-Җил исә,чөнки агач ботаклары селкенә.

-Рәхмәт.

2нче слайд:

2.-Фонетик зарядка белән дәресебезне дәвам итик. Балалар,экранга язылганнарны башта бергәләп, ә аннары аерым – аерым әйтербез.

                                                     -2-

ки – кы – ке – ка – кә – ко – кө – ку - кү

ик – ык – эк – әк – ак – ок – өк – ук - үк

кили – кылы – келе – кәлә – кала – колы – көле – кулу - күлү

II.Актуальләштерү.

3нче слайд ачыла:

Послелоги (бәйлекләр).

Послелоги  соответствуют русским предлогам, но в отличие от них всегда стоят после самостоятельного слова и поэтому называются послелогами. Они управляют определенными падежами.

-Укучылар, алдагы дәрестә баш килешне һәм иялек килешен таләп итүче бәйлекләрне өйрәндек.Әйдәгез, бергәләп аларны искә төшерик

әле (тәрҗемә  итү).

4нче слайд:

әти белән,      сезнең белән,    алма кебек,  урам аша,     кеше турында, синең шикелле,  китап өчен,  аның турында;

 через Волгу,  о Татарстане,    как лиса,   с ними,  с сестрой

-Укучылар,молодцы,истә калдыргансыз.Мин  сезгә бер бирем әзерләдем. Экрандагы сүзләрне укыгыз һәм төркемнәрен әйтегез әле.(Исем, сыйфат, фигыль)

5 нче слайд:

акыллы                            бәрәңге                         кадәр

карамастан                       китә                              шатлык

сөйли                               тикле                             караганда

җөмлә                              йөгерә                           яшел

                                           

                                                        -3-

-Хәзер тикшерәбез.

Исемнәрне, фигыльләрне, сыйфатларны нинди сорау куеп таптыгыз?

  1. Кайсы сүзләргә сорау куеп булмады?
  2. (карамастан, тикле, кадәр, караганда)

Экранда 6нчы  слайд:

Бу сүзләргә сорау куеп булмый.

-Бу сүзләр дә бәйлекләр дип атала.Алар мөстәкыйль сүз төркемнәре түгел,сөйләмдә сүзләрне бәйләү өчен хезмәт итәләр.

 III.Яңа  белемнәр  формалаштыру.

Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр турында мәгълүмат бирү, аңлату, күнекмәләр формалаштыру.

-Укучылар, бүгенге дәрестә юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр турында белем тупларбыз, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

Слайдлардагы, карточкалардагы , дәреслектәге биремнәрне үтәрбез.

 7 нче слайд:

Юнәлеш килеше.(Направительный падеж)+

табан, таба, кадәр,чаклы,тикле, хәтле, каршы, караганда, карамастан .

                                            Мәсәлән:

дулкынга каршы – против волн, күлгә таба – к озеру, давылга карамастан – несмотря на бурю

 дулкынга, күлгә, давылга(ю.к.)

                                                                                                             

8 нче слайд:

Сүзлек эше:

Таба,табан –к, по направлению

Кадәр,чаклы,тикле,хәтле -до

Каршы –против, навстречу, напротив

Карамастан –несмотря на,  вопреки

Караганда- по сравнению

Укучылар бәйлекләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.

                                             

                                                 -4-

9 нчы слайд:

Экранда  урман, күл, мәктәп, театр рәсемнәре.

Кадәр,таба бәйлекләре белән сүзтезмәләр  төзеп әйтү:урманга таба бару, күлгә таба китү, мәктәпкә таба атлау, театрга таба бару;урманга кадәр килү, күлгә кадәр йөгерү, мәктәпкә кадәрҗитү, театрга кадәр бару.

Җөмләләр төзетү.

10 нчы слайд:

Экранда  җил-буран, дулкыннар рәсеме.

Каршы, карамастан бәйлекләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.Сүзтезмәләр төзү:җил-буранга каршы атлау, дулкыннарга каршы чабу;Җил-буранга карамастан китү, дулкыннарга карамастан йөзү.

Җөмләләр төзеп әйтү.

11нче  слайд:

Экранда  кыз һәм малай, лимон һәм карбыз,  китаплар рәсеме.

Аларны чагыштырып әйтү:малай кызга караганда зуррак,карбыз лимонга караганда баллырак,бу китап  бу китапка караганда калынрак.

Физкультминут.

“Күрсәтегез,балалар!”(җырлы-хәрәкәтле уен)

Күрсәтегез,балалар,

Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай җилләр исәләр.

Күрсәтегез ,балалар,

Ничек ява яңгырлар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай яңгырлар ява.

                                                     -5-

Күрсәтегез,балалар,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай кошлар очалар.

Күрсәтегез,балалар,

Ничек яфрак коела:

Менә шулай, менә шулай

Шулай яфрак коела.

Күрсәтегез,балалар,,

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

IV.Ныгыту.

1.Карточкалар  белән  эш.

Төшеп калган сүзләрне куеп язарга.

1рәт.

Кызлар ...таба киттеләр.

Театрга ...ничек барырга була?

Пароход дулкыннарга ...йөзә.

Яз кышка...җылырак.

(каршы,урманга,караганда,кадәр)

2нче рәт.

Малайлар ...таба киттеләр.

Абый җилгә ... барган.

Көз җәйгә ... салкынрак.

Син сәгать ничәгә ... футбол карадың?                                                          (кадәр,күлгә,караганда,каршы)

3нче рәт.

Укучылар музейга... автобус белән бардылар.

Идел Камага ...озынрак.

Балалар ...таба йөгерделәр.

Халык фашистларга ... көрәште.

(каршы,караганда,тукталышка,кадәр)

12 нче слайдта карточкалардагы биремнәр тикшерелә.

                                               -6-

2.Дәреслек белән эшләү.

(76нчы бит)

1)5нче күнегү.Кагыйдәне укып,мисалларны тәрҗемә итү.

2)6 нчы күнегү(телдән).

3.Слайдтагы җөмләләрне тәрҗемә итү(вакыт калса).

V.Нәтиҗә ясау.

-Укучылар табан, таба,кадәр,чаклы,тикле,хәтле, каршы, караганда, карамастан сүзләрен ничек атыйлар?

-Бәйлекләр.

-Бу бәйлекләр алдыннан килгән сүзләр кайсы килештә була?

-Юнәлеш килешендә.

-Бәйлекләрнең функциясе нинди?

-Сөйләмдә сүзләрне бәйлиләр.

-Яхшы,укучылар,дөрес әйттегез.

VI.Өй  эше.

 Вариатив.

1.Ю.к.таләп итүче бәйлекләр кулланып ,“Кыш” темасына миниатюр сочинение язарга(күләме 7-8 җөмлә).

2. 77 нче бит,9нчы күнегү.(Кирәкле бәйлекләрне куярга,язмача)                        

VII.Йомгаклау:

-Балалар,бүгенге дәрестә сез нинди тема өйрәндегез һәм нәрсәләр белдегез?

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

Рус телле укучылар белән хаталар өстендә эш төрләре.

Укучының программа кысаларында, тел үзенчәлекләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. 2-11 нче сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләрдән алып, тикш...

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...