Җирдә тудырылган һәрбер китап, бер могҗиза кебек укылсын!
презентация к уроку по теме

Галина Фаразина Миннефановна

Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов белән булган очрашуның эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tyshy.docx24.61 КБ

Предварительный просмотр:

Совет районы 174нче урта гомуми белем мәктәбе

        ...Җирдә тудырылган һәрбер китап

Бер могҗиза кебек укылсын!

(Язучы ,шагыйрь Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсенең эшкәртмәсе)

        Үткәрделәр: татар теле һәм

        әдәбияты укытучылары

        Исламова З.С, Галина Р.М.

        Казан, 2014

Шигырь.Миншагаев Ренат 5б сыйныфы.”Мин  - чын татар малае!”

Әйдәгез танышыйк:

Галимҗан – исемем.

Рас килә, ди, әти,

Исемгә җисемем.

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Оялмыйм, курыкмыйм,

Мин бит үз илемдә!

Үземне Ватанны

Сакларга әзерлим.

Дөресен әйткәндә,

Күптәннән әзер мин!

Башымда – чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга

Өйрәтә дәү әтәй.

Әйткәнне көтмичә

Әнигә булышам.

Яшермим, аз гына

Абыйдан калышам...

Тәүфикълы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

  Алып баручы.  Камилә                 Кадерле дуслар!Бүген без  йөрәге белән чын татар булган  язучы, шагыйрь,әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсенә җыелдык! Ул бүген безнең кунагыбыз.Ә кем соң ул Г.Гыйльманов? Шушы сорауга җавапны укучылар бирер.Рәхим итеп тыңлагыз!

Презентация (слайдлар күрсәтелә).

Хисамова Камилә.

 Язучы, шагыйрь,әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы 1957 елның 1нче февралендә Башкортстан АССРның Дүртөйле районы Әсән авылында туа. Аның тәүге иҗат җимешләре  Дүртөйледә чыга торган “Ленин  байрагы” газетасында дөнья күрә һәм 10нчы сыйныф укучысы Галимҗан  Шәехзадә Бабич исемендәге әдәби премиянең беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә.

1974нче елда Г.Гыйльманов Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә.1986елда Татарстан китап нәшриятына эшкә килә.Матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар – яшүсмерләр редакциясендә җаваплы вазифалар башкара.1999 елда Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнә.2005 елдан ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм телләрне үстерү бүлегендә эшли.

Сәетова  

Г.Гыйльмановны бүгенге укучылар татар әдәбиятының сыйфат, үсеш дәрәҗәсен билгели торган һәм мавыктыргыч катлаулы сюжетлы, борынгы мифлар рухында язылган “Албастылар” романының, үзенчәлекле сюжетка корылган “Җанбалык”, “Оча торган кешеләр” кебек чәчмә әсәрләрнең авторы буларак беләләр.

Бу әсәрләре белән ул, реалистик сурәт тудыру традициясен җимереп, чынбарлык белән хыял дөньясы, ирреаль донья керешкән “метафизик реализм” юнәлешенә борылды.

Өченче укучы.

Г.Гыйльманов балалар өчен дә иҗат итә.Ул  - нәниләргә атап язылган “Гөрләвек – Ручеек”, “Йөгерек гөрләвек”, “Әбием сихерче бугай” исемле шигырь китаплары авторы . 2002елда Г.Гыйльманов А.Алиш исемендәге әдәби премия белән бүләкләнде. Балалар өчен язылган пьесалары арасында «Убырлы карчык»-әбием”, “Булат нигә яхшы укый?”, “Минем исемем бүрек”, “Көмеш тарак”, “Шүрәлеләр ни атлы?”, “Кәнфитләр патшалыгында” һәм башкалар кызыклы образлар системасы белән аерылып тора.

Алып баручы.Камилә

 30елдан артык дәвам иткән иҗатының башы язучының туган нигезенә, бөек Бабичны биргән туган авылына барып тоташа. Дусларыма гел әйтәсе килә:

Мин шушыннан, шушы нигездән!

Әткәй миңа бишек әмәлләгән,

Әнкәй миңа сөтен имезгән

Җыр “Туган як”.

Алып баручы.

Бүгенге әдәбиятта яратып укыла торган авторларның  берсе булган Г.Гыйльмановның иҗаты күпкырлы.Прозада, поэзиядә яки драматургиядә дисеңме – һәр өлкәдә үзен сынаган язучы ул.Соңгы елларда балалар өчен шигырьләре дә укучыларны кызыксындыра башлады.

Гаязов Нияз “Су корты” шигыре.

“Су корты”, - дип үрти бабай,

“Су җенедер”,- ди әби.

Әби үзе суны сөйми,

“Бранхит” ди, “диабит”...

Җәй буе елгадан чыкмыйм,

Кыш көне елга туңса...

Пары- суы белән әзер

Ишегалдында мунча.

Мунчада бар су -  минеке,

Тиргиләр: “Бетерәсең!”...

Пар җибәрсәм, олы абый:

“Җитәр,- ди , -үтерәсең...”

Коенуга килсәк инде,

Аптырап тормыйм кыш та.

Рәхәтләнеп коенам мин,

Су алып чыгып тышка.

Кайчакта ютәлләп алам,

Кайчагында төчкерәм.

(“Әптчи!...”)

Түзәм...

Чөнки мин су сибеп,

Үз-үземне үстерәм.


Алып баручы. Г.Гыйльманов – гомере буе балачагын сагынып яшәгән язучыларның берсе .”Балачак рухы белән сөйләшү “– шуның ачык мисалы

Укучылар чыгышы.”Балачак рухы белән сөйләшү).(5б,5а)

  1. - .Балыкларга канат нигә кирәк?
  • Кешеләр тоткач, очып төшеп калу өчен.

2. – Кеше ни өчен җырлый?

- Күңелендәге сагыштан йөрәге ярылмасын өчен...

- Кеше ни өчен җылый?

- Бәгыре таш булып катмасын өчен.

3.– Кошлар ни өчен җылы якка китә?

- Кешеләрнең чит җирләргә китүен аклау өчен.

- Кошлар ни өчен кабат туган якларына кайта?

- Кешеләрнең туган нигезләренә кайтырга тиешлеген искәртү өчен.5.

.4 -  Ни өчен елгалар кирегә акмый?

  • Бала чакка, яшьлеккә кайтып булмый, димәкче була Ходай Тәгалә.

5. – Көзен ни өчен яфраклар, үләннәр саргая?

- Бу вакытта Ходай Тәгалә табигатькә бер мәлгә  генә кешеләрнең борчу –сагышларын күрсәтеп ала.

6. – Ни өчен Җир түгәрәк?

- Чөнки сабыйларның  беренче төшергән рәсемнәре  -Боҗра!

7.  –Салават күпере нинди төстә?

-     Салават күперендәге җиде төсне бергә кушсаң, ак төс барлыкка килә. Кеше күңелендә Салават күпере яши.

Алып баручы. Әйе,кеше күңелендәге салават күпере н җыр итеп тә җырлый ала икән.

Савчина Айгөл “Алмагачлары” ҖЫРЫ.

Безнең мәктәп укучылары җырлап кына түгел, биеп тә яшиләр.

Бию.

Алып баручы.Г.Гыйльманов балалар өчен проза әсәрләре дә, әкиятләр дә иҗат итә.Укучылар бу әсәрләрнең берничәсен сәхнәләштереп тә өлгергәннәр.

Әкият “Бала кемнеке?”

 Автор .(Х.Энҗе).Борын-борын заманда яшәгән, ди бер патша.Ул үзенең гаделлеге белән тирә-якта дан тоткан, ди.Бердәнбер көнне патша сараеның капка сын ике хатын иярткән бер карчык шакыган.Яшәсен яшәгән, күрәсен күргән карчык куенындагы төргәкне патша тәхете катына китереп куйган.

Карчык  Эльвина( төргәкне куя, башын иеп): И, патшаларның патшасы!Гаделләрнең гаделе!Бу төргәк эчендә күкрәк баласы ята, аның кемнеке булуын әйтсәнә!

Патша(Камил): Әй, мәхәббәтсез карчык!Һәр баланың газиз анасы була, бу сабыйның да анасы бардыр, үз баласын да танымагач, ул нинди ана инде?!

Карчык(Эльвина): И патшаларның патшасы! Гаделләрнең гаделе!Минем белән килгән шушы хатыннарның икесе дә бу баланы үзенеке дип саный шул...

Патша(Камил): Ничек инде?!

Карчык(Эльвина): Аларның икесе дә бер үк көнне, бер үк сәгатьтә, бер үк тирмәдә бала китерделәр.Әмма балаларның берсе озак яшәмәде. Аны Тәңре үз катына алды. Моны кендек әбисе дә күрмәде. Шуңа күрә балаларның аналарын белә алмый калдык...

Патша(Камил)(хатыннарга карап): (1нче хатынга): Бу бала өчен нәрсәңне бирер идең?

1нче хатын(С.Гүзәл): Җанымны бирер идем, патшаларның патшасы!...

Патша (2нче хатынга): Бу бала өчен нәрсәңне бирер идең?

2нче хатын(Т.Гөлназ): Гомеремне дә кызганмас идем, гаделләрнең гаделе...

Автор.(Энҗе) Патша тагын уйга калган. Икесе дә бик ышандырып, чын йөрәктән әйтәләр кебек...Әмма патша белә: кайсыдыр ялганлый, кеше баласын алмакчы була...

Патша(Камил).: (башкисәрне чакыра, баланы өстәлгә куярга куша):  Ике ана бер баланы бүлешә алмыйлар икән инде, икесенә дә тигез итеп бүлеп бирергә генә кала. Чап урталай баланы!

Башкисәр кылычын күтәрә, шул вакыт :

1нче хатын(С.Гүзәл): Балам! – (дип егыла, һушын югалта).

2нче хатын аяк өсте кала.

Патша(Камил): Әй сез! Бу баланы һушын югалтып егылган хатынга бирегез.Аның җаны шушы сабый җанына бәйләнгән.Бала авырлыгы алтын бүләк итеп, хөрмәтләп, өенә кадәр озатыгыз! Ә ялганчы хатынны сарайдагы иң кара эштә калдырыгыз!

Автор(Энҗе). Белмим, бу хәл чынлыкта булганмы- юкмы,  әмма аналарның балалары өчен гомерләрен дә кызганмавы хак нәрсә.

Алып баручы.Әйе! Һәрбер кешенең тормыш юлына этәргеч ясаучы, акыллы киңәшләрен бирүче ул –әниләр. Галимҗан Гыйльманов та үзенең беренче шигырьләрен әнисенә укып күрсәткән.Ә әнисе һәрвакыт үсендереп, сөендереп җибәргән.

Җыр.”Әнкәй, озак яшә”. Миншагаева Резедә.

Галимҗан Гыйльманов «Тапкыр малай»

Автор(Энҗе). Бер авыл малае ур манга чыбык -чабык җыярга барган. Көне буе йөри-йөри тәмам адашкан бу. Каршысына Соры Бүре килеп чыккан.

Бүре.(М.Фәрхәд) Карурман эчендә нишләп йөрисең?Минем тамакка эләгәсең бит хәзер...

Малай.( С.Ильвир.)  Мин... мин монда үзем белән көрәшерлек җан иясе эзләп йөрим...

Бүре.) .(М.Фәрхәд Нәрсә?! Менә хәзер мин сине кабам да йотам...Күп сөйләшеп торсаң...

Малай.( С.Ильвир Ярый, йотарсың....Тик...Әйдә, башта көчләрне сынашып карыйк.

Бүре.(М.Фәрхәд.)Син минем белән көрәшмәкче буласыңмы?!

Малай.(С.Ильвир Әйе, куркасыңмы әллә?!

Бүре.(М.Фәрхәд)  Минме?!Әйдә , алайса көрәшәбез!

Малай.(С.Ильвир).. Әйдә!!! Тик... минем бер шартым бар.

Бүре М.Фәрхәд)   ). Нинди шарт?! Тиз бул, әйт шартыңны!

Малай. . .( С.Ильвир)   Урманда йөргәндә  көчемне төшереп калдырганмын. Өйдә күп алар минем. Яңасын алырга тиз генә кайтып килергә кирәк. Көтеп тор, яме...

Бүр.( М.Фәрхәд).. Ләкин тиз генә йөр...

Малай.) С.Ильвир   . Мин китсәм, качып китмәссеңме соң?!

Бүре.( М.Фәрхәд)... Юк, юк.Бар тиз бул инде.

Малай.. С.Ильвир Шулай да, ышанмыйм мин сиңа...

Бүре.( .(М.Фәрхәд).... Ышанмасаң, менә аякларымны бәйләп калдыр...

Автор(Энҗе). Малай Соры Бүренең аякларын бәйләп тә куйган.

Малай.(С.Ильвир)   . Әй,Соры Бүре! Авылга алып чыга торган иң туры юлны күрсәт әле миңа.

Автор. (Энҗе). Соры Бүре авылга илтә торган юлны да күрсәткән. Шулай итеп, авыл малае үзенең зирәклеге аркасында бәладән котылып калган. Ә Соры Бүре әле һаман да аның көрәшергә килгәнен көтеп утыра , ди!

Алып баручы.Хәзер инде сүзне язучының үзенә бирик.

Сораулар .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары

Материал -  Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...

Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”

Кеше барыбер кошлар нәселеннән Төшләремдә очам кош булып... С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омт...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Кебек, шикелле бәйлекләре

Әлеге ачык дәрес материалында 4 сыйныфларда кебек , шикелле бәйлекләрен үтү буенча әзер дәрес планы бирелде....

“Һәрбер кеше җирдә бала булган”

«Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – заман таләбе» темасына багышлап уздырылган әти-әниләр конференциясендә чыгышы....

Башкортстан – дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле!

Башкортстанда яшәүче төрле милләт халкының гореф гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту ....