Башкортстан – дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле!
методическая разработка по теме

Башкортстанда яшәүче төрле милләт халкының гореф гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_ile.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛТАЧ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЮГАРЫ КАРЫШ АВЫЛЫНЫҢ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ

 БИРҮ МӘКТӘБЕ

(милләтара дуслыкка багышланган тәрбияви чара)

        Төзеде:татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Кәшфуллина Ленария Сәгъдула кызы

 “Башкортстан – дуслык иле,

Һәрбер милләт аның гөле!”

Максат: Балаларга Башкортстанда яшәүче төрле милләт халкының гореф – гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту. Милләт- тәшләребезгә карата хөрмәт, дуслыҡ тәрбияләү.

Җиһазландыру. Башкортстан картасы, Туган ил турында мәкаләләр язылган плакатлар, чәчкәләр һәм шарлар белән бизәлгән сәхнә.

Сәхнәгә милли киемдә кыз һәм малай чыға.

1че укучы.

Туган илем, димен дә сүз башлыйм,

Туган илем – Башкортстаным.

Аны зурлап тик бер сүз әйткәндә

Әйләнсәмче сайрар кошка мин.

2че укучы.

Башкортстан – туган җирем минем,

Тирмә-тирмә синең тауларың,

Шул тауларны алтын-көмеш итәр

Туган халкың, җиңеп аһ-зарын.

3че укучы.

Башкортстан – безнең азатлыкның,

Бердәмлекнең ныклы калканы,

Башкортостан син дуслык иле,

Һәр бер милләт – аның гөле!

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Хөрмәтле  укытучылар! Бөген без сезнең белән күркәм бәйрәмгә җыелдык. Ул Башкортостандагы милләт – ара дуслык, татулыкка багышланган.

Башкортстаныбыз – чәчкәләр гөлләмәсе кебек төрле милләткә бай төбәк. Анда башкортлар, татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордвалар да һәм башка халыклар дус-тату гомер итә. Алар бер гаилә булып, дуслыкның кадерен белеп, авыр чакларда бер-берсенә  ярдәм итеп, уңышларын, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып яшиләр.

         Республика халыклары арасындагы дуслыкның киләчәккә дә ныгый баруына ышанабыз. “Башкортстан” (З.Исмәғилев көе, М.Кәрим сүзләре) җыры башкарыла.

1че укучы.

Башкортстан – тиңнәргә тиң илем
Синдә салдык дуслык сараен.

Таңдай балкып синең килер көнең,

Югарыга күтәр хезмәт байрагын!

 2че укучы.

Башкортстан, синең кочагыңда

Көн күрәләр күпме халыклар.

Тугрылыкта гына ул дуслыҡ бар,

Тик дуслыкта гына хаклык бар.

Бергә.

Башкортстан – шатлык иле,

Башкртостан – сафлык иле,

Башкртостан – “Милләт – ара

Мәңге сүнмәс дуслык” иле!

“Башкорт кызлары биюе” башкарыла.

3че укучы.

 Безнең Югары Карыш авылында татар, башкорт, урыс һәм башка милләт вәкилләре тату яши. Мәктәбебездә дә төрле милләт балалары бер тугандай дус. Һәммәсе дә татарча, башкортча өйрәнергә тырыша. Чөнки туган телен, дәүләт телен белгәннәр генә илнең терәге, чын хужасы була ала.

Выступление детей в русских национальных костюмах.

Башкирия – привольная земля.

Нет лучше края для меня!

И в ясный день, и в непогоду

Мне дорога твоя природа.

Твои леса, поля и горы,

Равнины, реки и озера.

Небес волшебных бирюза –

Летящий ласковый простор.

Все радует, ласкает взор.

Какой закат! Какой рассвет!

Нигде на свете краше нет.

В лесах – березок хоровод,

И пчелки собирают мед.

В степях колышется ковыль,

Коней табун вздымает пыль.

Средь гор здесь города растут,

Народы разные живут.

А нефтяные вышки в ряд

На страже мира все стоят.

Богатая и щедрая земля –

Бескрайняя Башкирия моя!

Как не любить этот край благодатный,

Если живет там народ добрый, славный.

Дружить со всеми мы желаем

И всех на танец приглашаем.

Исполняется “Русский перепляс”

Татар милли киемендә балалар чыға

1че укучы.

Без татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп!

2че укучы.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса – яшәр гөмергә

Бөтен җир шарында тынычлык!

3че укучы.

Татар, башкорт –

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын

Уртак безнең җирдә теләкләр!

Парлы татар биюе  башкарыла.

Алып баручы. Милләт –ара мөнәсәбәт – Башкортстан җитәкчелегенең һәрчаҡ игътибар үзәгендә булган мәсьәлә. Халыкның яшәү шартларын үстерү, туган телне, милли мәдәниятне, тарихны өйрәнүгә булышлык итү – дәүләтебезнең милли сәясәте.

        Мондый сәясәт милләт-ара мөнәсәбәтләрне яхшырту, ышанычлы мохит тудыруны һәм халыкның бер – берсенә хөрмәт тойгысын уятуны тәэмин итә. Төбәктә милли мәдәниятне үстерүгә тоташ комплекслы программалар юнәлтелгән. Мәсәлән, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре” турында Башкортстан Республикасы Законы, “Башкртостан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү”, “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү” буенча Дәүләт программалары –боларның барсы да милли мәдәниятне үстерүгә корылган.

1че укучы.

Башкортстан!

Сине мактап сайрый

Урманнарда сары сандугач.

Сине сагынып кайта киек кошлар,

Һәр ел саен, җылы яз җиткәч.

2че укучы.

Башкортстан!

Горурланам синең белән,

Тугангамы синең җиреңдә.

Горур басып үтәм урамнардан,

Канат үскән кебек иңемдә.

3че укучы.

Яратам мин туган җиремне,

Яратам мин әти-әниемне,

Яратам мин Башкортстанның

Төрле милләттән дус – ишләремне!

Мордва халык биюе башкарыла.

Алып баручы. Башкортстаныбызның җире бик зур, тарихы бик бай. 1557 елда башкорт халкы үз теләге белән Рус дәүләтенә кушылган. Шуннан  башлап башкорт халкы рус халкы белән тату гомер кичерә.

1773-1775 еллдарда башкорт крестианнары рус крестианнары белән бергә патшага каршы сугышкан. Башкорт атлы гаскәрләренә Салават Юлаев җитәкчелек иткән.

        1812 елда атаклы Бородино яланында өч дистәгә якын башкорт полкы сугышкан. Сугыша-сугыша алар Парижга да барып җиткән. 200 еллык данлы тарихы бар Башкортстанымның.

“Данлы еллар авазы” темасына өзек сәхнәләштерү.

“Тынычлыҡ җыры” башкарыла.

Төрле милләт киемендә укучылар керә.

Курай моңына “Дуслык биюе” башкарыла. Сәхнә артыннан Башкортстанға данлау шигырь юллары укыла.

1.Башкортстан – Туган илем, -

Синдә туып, күкрәп яшим.

Синең сулыш, димәк, минем сулыш,

Синең белән бергә яшим!

2. Синдә үтә ямьле Корылтайлар.

Җыр бәйгесе уза төньякта.

Озын көйләр, дәртле курай моңы

Сихри моңга чорный бар якны.

3. Колач җәя дуслыҡ фестивале.

Яз сулышы сизелә җиремдә.

Түзми, тибә ярсып яшь йөрәгем

Канат җилпи илһам күңелдә!

4. Башкортстан -  минем җан кисәгем!

Башкортстан -  туган илкәем!

Башкортстан ямен, табигатен саклау –

Синең, минем изге бурычым!

5. Башкортстан, без горурбыз,

Зур киләчәгең булганлыктан,

Киләчәгең – үз кулыңда.

Дуслыкта һәм туганлыкта!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Телдән журнал "Башкортстан- туган ягым"

Устный журнал, посвященный 100-лети нашей родной республики...

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘКӘН РАЙОНЫНДАГЫ МИШӘРЛӘРНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.

Милли телебезнең җирле сөйләшләрен өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтелә....

Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре

6 нчы рус сыйныфының татар телен  өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...