Татар теле – дуслык теле 21 февраль – Халыкара дуслык көне (класстан тыш чара)
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
Татар теле – дуслык теле
21 февраль – Халыкара дуслык көне
(класстан тыш чара)
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
Максат:
- укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту;
- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү;
- татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация “Татар теле – дуслык теле”
Кичә барышы
Җыр – “Мин яратам сине, Татарстан”.
1 нче алып баручы. Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштыра.
Ана теле бер булыр
Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.
1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.
2нче алып баручы.
Ишеттем мин читтә “Туган телне”
Халкым, нинди моңлы көең бар.
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.
Әсәрләнәм сабый бала кебек,
Ир булсам да яшем тыялмыйм.
1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз!
1 укучы.
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”
2 укучы
Туган тел ул
Ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
Туган тел ул
Тумышыннан
Безгә кирәк булган тел.
Ызгыш – низаг өчен түгел,
Иҗат өчен туган тел.
Туган тел ул
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
3 укучы
Балам диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
Әнием дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшәм
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин яратам.
1 нче алып баручы. Кичә башланганда “Ана теле бер бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.
4 укучы
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;
Шул анам теле белән “бала” диләр ата-анам.
Шул тел аркылы иман, уку-язуны өйрәнәм;
Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.
Мин бала чакта ук “әти-әни” дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
2 нче алып баручы. Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең
Әй мөкатдәс, татар теле,
Әй син батыр татар теле!- ди.
5 укучы
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!
1 нче алып баручы. (2нче алып баручыга исеме белән эндәшә) ........., хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?
2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:
“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
1 нче алып баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
....................., син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый икән бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнеп киткән. Алар АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.
2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:
Телгә тимә- аңга тимә,
Телгә тимә- канга тимә,
Телгә тимә- намга тимә,
Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.
6 укучы
Дөньда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшеп.
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
7 укучы
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.
2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:
Шигырь
Кил, өйрән, и туган бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.
8 укучы
Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек борсаң, шулай борыла
(Башка чарасы юк),
Безнең агай-эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!
Сүз юк —
Урыс телен белү кирәк нәрсә,
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга, татар була торып,
Урысчадан доклад укыйлар.
Ответработниклар!
Бәлки,
Урыс теле шәп тел икәнлекне
Күрсәтүдер сезнең уегыз,
Яхшы эш ул,
Тик шулай да, зинһар, куегыз!
Ответ дигән сүзнең «в»сын ашап,
«Әтбит» дигән булып йөрисез,
«Моя» белән «мой»ның муенын борып,
Үтерергә, ахры, телисез.
«Совсем» сүзен, «чәпчим» чәпчеттегез,
Урыс аңламаслык иттегез,
Бу ни хәл бу, «әтбитработниклар»,
Бу нинди юл белән киттегез?!
Татар газетына, урысчалап,
Мәкаләләр язып бирәсез,
(Секретарьга кушып яздыруны,
Сизмиләр дип ахры беләсез.)
Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә әйтик яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса...
2 нче алып баручы.
И минем җандай кадерлем
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
9 укучы
Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле –
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиәтләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.
Ана телем, сине йөзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә – үткен кылыч,
Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.
Җырларның да иң татлысы сиңа генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илең, туган телең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!
Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны – сулны шәйләмичә егылам димен.
Туган телем балкыта да барыр юлны,
Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.
1 нче алып баручы.
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр.
Җыр – “Туган тел” (җыр басып башкарыла)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле - дуслык теле
,,Туган тел көне " уңаеннан әзерләнгән дәрес үрнәге....
Татар теле - дуслык теле
,,Туган тел көне " уңаеннан әзерләнгән дәрес үрнәге....
Татар теле туган телем.
Сцынария...
Татар теле туган телем.
Сцынария...
Татар теле туган телем.
Сцынария.Төп максаты hәм бурычлары: -Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф- гадәтләренә. Йолаларына өйрәнү; -Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү; -Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җ...
“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)
Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....
Татар теле - анам теле
ldquo; Татар теле- анам теле “ Максат: Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү....